Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәрбиягә алган... әби

    Татарстанның 36 ялгыз кешесе, шул исәптән Евдокия Горшкова да, “Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә” республика проектында катнашучы булды.

    (Тәтеш, 7 октябрь, «Тәтеш таңнары», Елена КАЛАШНИКОВА  (автор фотосы)). Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Марина Земкова бергәләшеп Богдашкинога барырга тәкъдим итте, без шатланып ризалаштык. Тәрбиягә алган әбине үз күзләрем белән күрү теләге зур иде, аеруча да ул Тәтеш районында шундый берәү генә булуны исәпкә алганда.
    Евдокия Арсентьевнага – 90 яшь, Волковлар гаиләсендә сигезенче ел яши (проект икенче ел гамәлдә), әмма “мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерүне” алар күптән түгел генә рәсми рәвештә башкарганнар. Шулай килеп чыккан, әбекәйнең балалары һәм якын туганнары юк, Богдашкинода Волковлар белән күршелектә яшәгән. Ләкин ике инсульт кичергәннән соң, хәтта йорттагы вак-төяк мәшәкатьләрне дә эшләү кыенлашкан. “Әби безгә төенчек тотып килде, картлар йортына илтүебезне үтенде. Бу чакта ирем исән иде, ул аңа калырга тәкъдим итте дә инде. Моңа кадәр әбекәй бездә төн кунды, әлбәттә, әмма шул көннән соң бергә яши башладык”, – дип уртаклаша Мария Волкова. Евдокия Арсентьевнаны сыендыруны ир белән хатынның туганнары бертавыштан хуплаганнар.

    Кызлар үсеп буй җиткән, олысы Казанда яши, кечесе – Ульяновскида, гаилә башлыгы алты ел элек бакыйлыкка күчкән, шуңа күрә Мария Анатольевна белән Евдокия Арсентьевна күп вакытларын бергә уздыралар. Әбекәй еш кына үзенең үткәннәре, сугыш еллары, окоплар казыган һәм землянкаларда көн күргән, ничек итеп Карл Маркс исемендәге колхозда ике смена эшләгән чаклары хакында сөйли.

    Евдокия Арсентьевна төрле эчлектән ясалган пирогларны, иртәләрен сөт белән печеньены бик ярата икән, ә Волковларның кызлары һәм онык­лары кайту – тәрбиягә алган әбекәй өчен дә чын бәйрәмгә әйләнә: сигез ел эчендә алар аңа бик якын кешеләргә әверелгән. “Бары­сын да бик яратам. Алар миңа күчтәнәчләр, баллы ризыклар һәм җиләк-җимеш­ләр алып кайталар”, – ди ул. 

    Тыл эшчәне яшәгән йорттагы уңайлык­лар фатирларда яшәүче күп кенә хуҗаларны да көнләштерерлек: өйдә кайнар су да, душ кабинасы да бар. Ләкин иң мөһиме – тәрбиягә алган гаилә бүләк иткән күңел җылысын ул көн саен тоеп яши. “Бәхет – бу синең белән булу. Биредә гомер кичерәм һәм һәр көнемә сөенәм”, – ди ул Мария Анатоль­евнага, аны кулыннан кысып һәм хәтта  бер генә минутка да җибәрәсе килмәгәндәй.

    Олы яшьтә чит-ят берәү өчен якын кешегә әйләнү авыррак. Әлеге адым сабырлык һәм үз көчеңдә билгеле бер ышанычлылык булу таләбен куя. Тәрбиягә алган гаиләләрнең өлкән кешеләргә бүләк иткән бәхетле картлыгы да шуның белән кадерледер, мөгаен.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: