Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтеш район авыл хуҗалыгы предприятиеләре игенчеләре алда торган чәчү мәшәкатьләре белән яшиләр

    Чәчүгә әзерлек турында без район авыл ху­җалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы ур­ын­­басары Николай Куд­ря­шов белән сөйләшәбез.

    - Николай Степанович, көзен барлык хуҗалыклар да җирләрне эшкәртеп кала алдылармы һәм сезнеңчә, уҗымнар ни хәлдә?

    - Районда 56 мең гектарның 41 мең 570 гектары эшкәртелгән. "Содружес­тво"да 7 мең гектарга якын, "Парадиз"да - 5,3 мең, "Хөсәенов" КФХ, "Тетюшское" АХП, "Нур" агрофирмасында 300дән 500 гектарга кадәр басу эшкәртелми калды. 17234 гектар уҗым культуралары кышка яхшы хәлдә керде. 20 декабрьгә алынган сынау үрнәкләре күпчелек хуҗалыкларда тармаклану төенендә шикәр микъдарының 25-28 процент булуын күрсәтте. Иң яхшы күрсәткечләр "Колос" агрофирмасында (33-35 процент), иң түбәне - "Волга"да (23 процент). Язын аларны гектарга 2 центнер исәбеннән һичшиксез азотлы ашламалар белән тукландырырга кирәк.

    - Ашламалар сатып алу һәм орлыклык фонд белән эшләр ничек?

    - Уңышка нигез салу өчен 12 мең тоннага якын аммиак селитрасы һәм 5 мең тоннадан артык катлаулы ашлама сатып алырга кирәк булачак, барлыгы 270 миллион сумга якын. Минераль ашламаларны "Колос" агрофирмасы (1200 тоннадан артык), "Авангард" (320 тонна), "Маяк" (80 тонна), "Нур" агрофирмасы (480 тонна), "Яңа юл" (400 тонна) вакытында сатып алдылар. Калган хуҗалыклар, аяныч­ка кар­шы, киңәшләргә колак салмадылар һәм отышлы бәяләрдән ашламалар алмадылар, хәзер моны эшләве катлаулы, әмма туры киләчәк. Агымдагы ел уңышы өчен пландагы 9 мең 900 тонна урынына 9 мең 745 тонна орлык салынды. Шуларның 85 проценты - югары репродукцияле. "Тетюшское" АХП һәм "Урожай" хуҗалыкларында орлыклар юк, аларны сатып алу мәсьәләсе хәл ителә.

    - Нинди культуралар һәм нинди мәйданнарда чәчәргә кирәк булачак?

    - Бөртекле һәм бөртек­ле-кузаклы культуралар чәчүлекләре мәйданнарын - 45-46 мең гектарга, шикәр чөгендерен 3 мең 600 гектарга кадәр арттырырга планлаштырабыз, рапска - 2 мең, кукурузга 2 мең 500 гектар калдырылды, шул исәптән бөртек технологиясе буенча - 1 мең гектар. Картайган үләннәр урынына 1 мең гектардан артык күпьеллык кузаклы үлән (люцерна) чәчеләчәк.

    - Техникаларны ремонтлау ничек бара?

    - Бүгенге көнгә тракторларның техник әзерлеге 66 процент тәшкил итә. Культиваторларның - 78, чәчкечләрнең - 73, теш­ле тырмаларның 92 проценты ремонтлан­ган. "Авангард", "Колос", "Агросоюз", "Татарс­тан", "Новая заря", "Яңа юл", "Сафиуллова" КФХ, "Казаков" КФХ механи­заторлары тагылма техниканы ремонтлау­ны төгәлләделәр. "Маяк", "Волга", "Родина" хуҗалык­ларында да чәчкечләрне төзәтүне тәмамлап киләләр. "Урожай" ҖЧҖда техника ремонтлау буенча алга китеш күзәтелми.

    Беренче заттан:
    "Җир буш тормаска, ул табыш китерергә тиеш, - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Рәмис Сафиуллов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә. - Табышсыз культуралар булмасын. Җитештерүне үстерми торып, нинди дә булса башка мәсьәләләрне хәл итү мөмкин түгел. Кешеләр бар, үтәлергә тиешле технология бар. Без техниканы вакытында ремонтларга, минераль ашламаларны сатып алырга, салымнарны, эшләнгән хезмәт хакларын даими һәм тулысынча түләргә бурычлы".

    Рәмис Хатыйп улы җитәкчеләрдән Рифхать Заһидуллин ("Яңа юл") һәм Виктор Абрамов ("Авангард") эшен уңай яктан билгеләп үтте һәм, җирдә эшләргә теләүчеләргә ярдәм күрсәтеп, чәчү эшләренең барышына шәхсән контрольлек итәчәген әйтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: