Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүче мөселманнарга мөрәҗәгать итә

    31 июль - Корбан бәйрәме

    (Тәтеш, 31 июль, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүче мөселманнарга мөрәҗәгать итә.
    – Әлеге якты бәйрәм озак гасырлар дәвамында мөселманнар гаиләсенә зур шатлык алып килә, кешеләрне якынайтуга йогынты ясый, аларны исламның гомерлек кыйммәтләренә, борынгы әби-бабайларның йолаларына тоташтыра. Корбан бәйрәме – рухи камиллеккә, игелеккә һәм гаделлеккә омтылуны ­яктырта. 
    Изге Корбан бәйрәме безнең барыбызны да чиста уй-теләкләр һәм игелекле эшләрдә берләштерсен, һәр гаиләгә, һәрбер йортка  күңел җылы­лыгы, шатлык, җитешлек һәм үзара аңлашу алып килсен иде!


    Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов районда яшәүчеләргә үзенең котлавын җиткерде: “Барлык мөселманнарны алда торган якты һәм изге Корбан бәйрәме белән котлыйм. Сезнең укыган догаларыгыз кабул булсын һәм барлык башлангычларда уңыш, күңел тынычлыгы, иминлек китерсен”. Коронавирус белән бәйле вәзгыять аркасында, Корбан гаетенә төзәтмәләр кертелде. “Мәчеткә гает намазына ки­лүчеләрнең үзләре белән шәхси битлекләре, перчаткалары, намазлык­лары булуын үтенәбез. Мәчеттә социаль ерак­лык чаралары катгый үтәләчәк”, –
    диде Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов.
    Корбан бәйрәме уңа­еннан гает вәгазе район мәчетләрендә 3 сәгать 30 минутта башлана. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: