Тәтеш районында игенчеләре 79106 тонна бөртек суктырдылар

"Авангард" ҖЧҖда узган киңәшмәдә сүз кыр эшләре турында барды.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм җирлек башлыклары белән очрашуга чакырылган республиканың атказанган агрономы Иосиф Левин, чимал сатып алу буенча "Казанский" МЭЗ гендиректоры урынбасары Альбина Вәлиева һәм "Центрсельхозхимия" ҖЧҖ гендиректоры Вячеслав Медведев игътибарны майлы шепкә игүнең (элегрәк авыл хуҗалыгы техникумында узган семинарда ул хакта сүз булган иде) һәм республикада аны тормышка ашырган шартларда икътисади яктан файдалы булуына тагын бер кат юнәлттеләр, шулай ук сусыз аммиакны кертү буенча комплекслы шартлар да тәкъдим ителде.
Семинарның төп өлеше кыр эшләре барышына багышланды. Һава шартлары эшне сүлпәнәйтергә мөмкинлек бирми, шуңа да уракта катнашучылар кояшлы көннәрне тулысынча файдаланалар. Район кырларында арпа урып-җыю тәмамланып килә, хуҗалыклар сабан ашлыкларына төштеләр, чәчүлек орлык салалар, азык әзерләү дәвам итә, туфракны төп эшкәртү бара.
Билгеләп үтелгәнчә, иң югары уңыш "Колос" кырларында (гектардан 47,8 центнер), "Авангард"та (31,2), "Сафиуллов" КФХда (30), "Красная Поляна" КФХда (28,5), "Казаков" КФХда (27,8), "Парадиз"да (26,8).
"Маяк" ҖЧҖ, "Новая заря" ҖЧҖ һәм зур булмаган 5 КФХ бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны суктыруны тәмамладылар.
Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның иң күп мәйданнары "Яңа юл"да җыелган - 83 процент, "Парадиз"да - 76, "Содружество" - 72, "Тетюшское" УПХ - 70. Барлыгы район буенча мәйданнарның 77,3 проценты җыелган.
Орлык сыйфатына аерым игътибар бирү тәкъдим ителде. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Евгений Курков билгеләп үткәнчә, сорт яңарту һәм сорт алмашу белән даими шөгыльләнергә кирәк. Районда чәчүлек орлыкларның кимендә 90 проценты югары репродукцияле булырга тиеш, чөнки 2015 елда шундый күрсәткечләре булган хуҗалыкларга гына субсидия биреләчәк. Шулай ук, яңа шартлар буенча бюджет средстволары күпьеллык үлән басуларының 80 проценты дүрт елдан артмаган хуҗалыкларга бүлеп биреләчәк.
Район башлыгы Валерий Чершинцев җирлек башлыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең игътибарын игенчелек культурасына һәм юл буе полосаларын тәртипкә китерүгә, авыл исемнәреннән башлап, юнәлтте. Бүгенге көнгә район чәчүлек орлык белән 69 процент тәэмин ителгән. "Тетюшское" УПХ, "Нива", "Содружество", "Новая заря", "Маяк" көзге чәчүгә кереште. Планда билгеләнгән мәйданнарның 14 проценты чәчелгән. "Содружество" көзге шепкәне орлык өчен чәчә.
Һәр көн район кырларындагы хәлгә үзгәрешләр кертә һәм шуның белән изге максатка - үстерелгәнне җыеп алуга якынайта.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 13:35Предприятие «Транснефть – Прикамье» завершило плановые ремонты на производственных объектах К ремонтным мероприятиям были привлечены 984 специалиста, использовалось 670 единиц техники.4000
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!5900
-
25 февраль 2021 - 08:14Тәтеш кадет-интернат мәктәбе укучылары “Сугышчан листовкалар” чыгардылар Тәтеш кадет-интернат мәктәбе укучылары Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Сугышчан листовкалар” чыгардылар4500
-
25 февраль 2021 - 06:06Алабирде мәктәбе хәбәр итә. “Алга, Юнармия!” Уенда 5 – 8 нче сыйныф укучылары актив катнашты.5100
-
24 февраль 2021 - 16:12Социаль челтәрләрдә “Форпост” активистларының эшчәнлеге “Форпост” яшьләр хокук саклау хәрәкәте активистлары социаль челтәрләрдә чаралар үткәрәләр.7000
-
24 февраль 2021 - 16:05Тәтеш районы командасы “Хезмәткә һәм оборонага әзер” фестивалендә катнашты Үз яшь төркемнәрендә норматив сынауларны югары дәрәҗәдә узып, безнең команда, 5 район вәкилләрен узып, I урынны яулады.7300
-
24 февраль 2021 - 11:50“Тарихның данлы битләре” Укучылар сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, солдатларның батырлыгына багышланган җырлар башкардылар.7700
-
24 февраль 2021 - 08:04Геология буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре Тәтеш муниципаль районы укучылары командасын тәкъдим итте7800
-
24 февраль 2021 - 06:41Технология буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы нәтиҗәләре Анда 1нче Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы лаеклы тәкъдим итте.10800
-
23 февраль 2021 - 16:38«Сабый» балалар бакчасында музыкаль-спорт чаралары узды Барлык катнашучылар да яхшы әзерләнгән, шуңа күрә бәйрәмнәр күңелле үтте.10500
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.14300
-
23 февраль 2021 - 14:24Тәтеш мәктәбендә “Тере классика " халыкара проза әсәрләре укучылар конкурсының мәктәп этабы узды Барлыгы 11 укучы катнашты.10000
-
23 февраль 2021 - 12:2010200
-
24 сентябрь 2020 - 09:58Парламентның 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый
-
25 февраль 2021 - 04:17Тәтештә «Сөй телеңне, гасырлар буена сакла!» дип исемләнгән шигърият кичәсе булып уздыЧарада талантлы башкаручылар - шигърият сөючеләр һәм үзешчән шагыйрьләр катнашты.5800
-
12 февраль 2021 - 06:45«Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исем механизаторга бирелде Хезмәтләрен хөрмәтләп28300
-
4 февраль 2021 - 16:24Төбәк этапларында җиңгән спектакльләр бүләкләнәләр Финалга чыккан иҗат коллективларына истәлекле билгеләр һәм яңа спектакль сәхнәләштерү өчен максатчан грантлар тапшырылачак.27800
-
19 февраль 2021 - 12:16«Каенкай» балалар бакчасында «Озын Алан» дәүләти табигать тыюлыгы хезмәткәрләре кунакта булдылар Алар « Мин һәм Кызыл китап – 2020 ел»дигән табигый материалдан ясалган эшләнмәләр конкурсында катнашучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.27400
-
5 февраль 2021 - 10:01Балыкка кислород кирәк Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, гражданнарны яклау көллияте студентлары кышын һәм яз башында балыкларга ярдәм итәр өчен бозга чыгалар.25800
-
12 февраль 2021 - 10:02Килен токмачы Бүгенге язмабызда татар халкының матур йоласы хакында сөйләшәбез.24200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика