Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтеш районында сөт җыю буенча авыл хуҗалыгы кооперативы булдырылды

    Авыл хуҗалыгы кооперативлары авыл кешеләренә шәхси йорт хуҗалыкларындагы продукцияләрне сатарга ярдәм итә.

    (Тәтеш, 26 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).  Редакциябезгә тәтешлеләр шалтырата һәм районда авыл хуҗалыгы  кооперативы оештырылуы дөресме икәнлегенә, аның нинди эшчәнлек белән шөгыльләнүенә кызыксынуларын белдерәләр. “Авангард” гәҗите хәбәрчеләре әлеге сорауларга җавап алу өчен белгечләргә мөрәҗәгать итте.

    Ирек Садриев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы:
    – Авыл хуҗалыгы коо­перативларын оештыру ярдәмендә яңа эшче урыннар барлыкка киләчәк, авыл эшчәннәренең ке­ре­ме, димәк, авыл тер­риторияләренең үсеш мөм­кинлеге дә ­артачак. Республикада авыл ху­җалыгының кулланучылар кооперативларына ярдәм итү системасы эшли. Эшләп килүче авыл хуҗалыгы коо­перативлары өчен шәхси ярдәмче хуҗалыкның һәм КФХның (кооперативлар составында) матди-техник базасын үстерүгә 70 миллион сумга кадәр түләүсез файдаланулы грантлар каралган, төрледән-төрле субсидияләр бирелә. Татарстанда авыл хуҗалыгы коо­перативлары хәзерге вакытта актив рәвештә оештырыла, алар яхшы үсеш ала һәм табыш китерә. 

    Рәмис Гарипов, Тәтеш районының ветеринария берләшмәсе начальнигы:
    – Дәүләт программала­рын тормышка ашыру кысаларында кулланучылар кооперативларына аерым чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидия төрендә зур ярдәм күрсәтелә. Мисалга, безнең үзебезгә генә хас үзенчәлек нигезендә, әгәр шәхси ярдәмче хуҗалыкларда яки КФХда (кооператив составында) лаборатор тикшерү нәтиҗәләре буенча мөгезле эре терлекләр авыру дип табылса, аларны сугымга ­тапшыралар, авыл хуҗалыгы коо­пера­тивының 50 процент күлә­мендәге чыгымны кап­лау өчен сәламәт мал-туар сатып алу мөмкинлеге бар. 

    Ленар Вәлиев, авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе:
    – Хәзерге вакытта безнең кооперативта 170кә якын кеше сөт җыя. Халыктан аны ике сөт җыючы кабул итә. Кооператив нәкъ тә  кешеләргә ярдәм итәр өчен эшли. Аның төп бурычы – авыл кешеләренең терлекләрнең баш санын күбәйтүгә кызыксынуын арттыру. Авыл кешеләрен борчыган ике мәсьәлә – болар сөткә бәяләрнең түбән булуы һәм мал-туарны кыйммәткә сатып алу. Коо­ператив авыл кешеләренә ничек итеп ярдәм итә ала!?

    ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы кооперативка кешеләр өчен сөт бәясен арттыруга дотация бирә һәм халык тарафыннан сатып алынган мөгезле эре ­терлек бәясеннән чыгып 50 % дотация ясый. Моның белән беррәттән кооператив барлык документларны рәсмиләштерү һәм тапшыру белән үзе шөгыльләнә. Сөтнең нәкъ тә менә кооперативка тапшырылуына халыкның ышанычлы булуы зарур, югыйсә кешеләр тапшырган сөтләренең бәясен арттыра һәм мондый шартлар буенча мөгезле эре терлек сатып ала алмаячак.

    Марат Ибәтов, сөт җыючы:
    – Сөт җыю белән 10 ел­га якын шөгыльләнәм, хәзерге вакытта 100 җи­тештерүчедән сөт кабул итәм. Сөт буенча коо­ператив оештыру хакында җыелыш булгач, моның безнең район мәнфәгатьләрендә булачагы һәм иң мөһиме – бөтен район буенча сөткә бәя бер төрле булуы җәлеп итте мине. Шунысы да игътибарга лаек, көтүлекне яңартырга һәм сөт савымын арттырырга мөмкин. Кооператив нибары сентябрьдән генә эшли башласа да, яхшы үзгәрешләрне инде күрә­без. Әгәр элек продукциябезне сөт заводына тапшырганда майлылык, аксым, литр буенча “киссәләр”, без финанс югалтулары кичерә идек.

    Кооперативта, безнең лабораториядә сөтнең сыйфаты буенча приборлар күрсәткәнчә, барысы да “ачыктан-ачык” күренә, хәзер барысы да тәңгәл килә. Исәп-хисап белән дә мәшәкатьләр юк, һәр 15 көн саен акча исәп-хисап счетына күчерелә. Бер көнгә тонна ярым сөт ­тапшырабыз. Райондагы барлык товар җитештерүчеләр һәм сөт җыючылар авыл ху­җалыгы кооперативлары эшенең нәтиҗәлелегенә ышанырлар, аңа кушылырлар, шул чакта мондый төрдәге хуҗалык итү авыл кешеләренә яхшы табыш китерәчәк, дип өметләнәм.

    Наилә Әбелханова, Кызыл Тархан:
    – Без авыл хуҗалыгы коо­перативына кушылдык, барысы да яхшы булачак, дип саныйбыз. Безнең йорт хуҗалыгында 4 савым сыеры һәм 7 тана бар. Көн аралаш 100 литрга кадәр сөт тапшырабыз, кабул итү бәясе – бер литр өчен 22 сум, начар димәс идем. Айга ике тапкыр акча алабыз, ә бу безнең гаилә өчен тотрык­лы керем. Хезмәтебез өчен түләү киләчәктә дә яхшы булыр, дип өметләнәм.

    ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2019 елда “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм итү” илкүләм проектын тормышка ашыруга кереште, анда кооперацияләрне үстерү­гә төп басым ­ясала. Республиканың авыл ху­җа­лыгы һәм азык-төлек ми­нистр­лыгы мәгъ­лүматлары буенча, авыл хуҗалыгы коо­перативларына 2019 елда 3 меңнән күбрәк кеше кушылган, ә быелның беренче ярты еллыгында кооперативлар инде 1756 фермер һәм хуҗалыкны кабул иткән.  

    Әлеге мәсьәлә белән кызыксынган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Тәтеш районындагы авыл хуҗалы­гы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итә ала.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: