Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтешкә “Хокукый десант” килде

    ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирү өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль Департаменты белгечләре авыл хуҗалыгы техникумы базасында методик семинар булып узды.

    Чараларда Апас, Югары Ослан, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарының белем бирү учреждениеләреннән ике йөз хезмәткәр катнашты.
    "Безнең департаментка район мәгариф бүлекләре җитәкчеләреннән методик семинарлар үткәрү турындагы үтенеч белән күп хатлар килә. Без шундый очрашуларны уздырыр­га булдык, аны шартлы рәвештә "Хокукый десант" дип атадык. Семинарлар беренче чиратта агымдагы елның планлы тикшерү исемлегенә кергән районнарның белем оешмаларында үткәрелә. Балалар бакчалары, мәктәпләр, урта һөнәри һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләрен чакырган безнең се­минарларның максаты - законлылык өлкәсендә хокук бозуларны профилактикалау, аның нормаларын аңлату. Мондый очрашулар системалы рәвештә булыр дип ниятләнә, чаралар планы инде төзелгән", - дип сөйләде белем өлкәсендә дәүләт күзәтчелек бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Альбина Урмеева.
    Департамент вәкилләре ике программа эшләп чыгарды, алар семинар кысаларында тормышка ашырылды. Беренчесе җирле үзидарә хезмәткәрләре, мәктәп, урта һөнәри белем һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре директорлары өчен, икенчесе - белем бирү учреждениеләре җитәкче­ләре урынбасарларына.
    Департамент белгечләре белем эш­чәнлеген алып барганда Россия Федерациясе законлылыгы таләп­ләре, тикшерү барышында ачыкланган төп хокук бозулар, өйдә укытуны оештыру, арадаш һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү турында сөйләделәр. Планлаштырылган нәтиҗәләрнең казанышлар диагностикасына комплекслы якын килү һәм белем программаларын тормышка ашыру өчен кадрлар, матди-техник база булдыру темасы күтәрелде.
    Катнашучыларның семинар бары­шында чара спикерларына сораулары еш яңгырады, Альбина Урмеевадан башка, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирү өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль Департаментының әйдәп баручы белгечләре Лилия Салихова белән Гүзәл Хилоу чыгыш ясады.
    "Дәүләт дәрәҗәсендәге тикшерүләр белем оешмасы администрацияләре өчен мөһим вакыйгаларның берсе булып тора. Шуңа күрә тикшерүләр килүгә һәрвакытта әзер булып торырга кирәк. Минем өчен, яңа эшли башлаган җитәкче буларак, әлеге семинар бик файдалы булды", - дип уртаклашты Тәтештәге "Теремкәй" балалар бакчасы мөдире Рушания Камалиева.
    "Хокукый десант" вәкилләре респуб­ликада белем бирү тагын да сыйфатлырак, тагын да яхшырак булсын өчен барысын да эшләп, гыйнварда Татарстанның унсигез районындагы белем бирү өлкәсендәге ике меңнән күбрәк хезмәткәр белән очрашты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: