Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтешлеләр ел вакыйгасын атадылар

    Декабрьнең соңгы көн­нәрендә без гәҗи­тебезнең социаль челтәр­ләрдәге төркем­нәрендә сораштыру уздырдык һәм ел кешесе исемнәрен, иң актив абунәчеләрне белдек, тәтешлеләрнең нинди фоторәсемне иң яхшысы һәм нәрсәне үткән елдагы вакыйга дип әйтүләрен ачыкладык.

    (Тәтеш, 15 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Безнең подписчиклар фикеренчә, ел ­кешесе – Тәтеш районы башлыгы Рәмис ­Сафиуллов – укучыларыбызда зур кызыксыну һәм уңай тәэсирләр уяткан, районның гаммә­ви мәгълүмат чараларында эшчәнлеге яктыртып ­барылган шәхес. 

    Рәмис Хатыйп улының районда яшәү­челәрнең сорауларына җавап биргән видеосы шулай ук иң күп санда карау (5 меңнән артык) һәм комментарийлар җыйды, шуңа күрә ул укучылар тарафыннан ел ­видеосы дип ­танылды.

    Тәтешлеләрнең ел ­вакыйгасы дип нәрсәне атый алулары турындагы темага үткәрелгән сораш­тыруда, подписчиклар шәһәрнең Көньяк микрорайонындагы Җиңү паркын төзекләндерә башлау­га барыннан күбрәк тавыш бирделәр, әһәмиятле вакыйга буларак икенчесе, алар фикеренчә, “Тарихка 320 баскыч: Троицк буйлап” дигән конкурс проектында җиңеп, Вшиха тавы территориясен һәм шәһәрнең тарихи үзәген төзекләндерү булды. Татар Чагылдымында туган, элек хәбәрсез дип саналган якташыбыз Басыйров Нәби Шәфигулла улының медальонын Тәтеш ягы тарихы музеена тапшыруны 21,2 % тавыш бирүче узган ел вакыйгасы дип атады – ул өченче нәтиҗә.

    Безнең подписчик­лар ел фоторәсемен дә сайладылар. Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Николаевич Авдонинга “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы” медален тантаналы тапшыру һәм Тәтешнең кадет мәктәп-интернаты укучысы сурәтләнгән фо­торәсем барыннан да күбрәк тавыш җыйды. Аның өчен 170 кеше тавыш бирде.  Шәһәр үзәгендә урнаштырылган городничий сыны икенче урында, өченче – һава десанты гаскәрләре көнендә төшерелгән фото.

    “ВКонтакте”дагы безнең төркемдә иң актив подписчиклар Рәшит Габдрахманов, Роза Чахирева, Владимир Курков, Елена Дмитриева, Елена Нуриева, Татьяна Лизунова, Ринат Хәкимов, ә “Инстаграм”да – Гөлшат Әбделвәлиева, Галина Сабрекова безнең язмаларга башкаларга кара­ганда күбрәк ­тасвирлама бирделәр, үзләренең фи­керләрен әйттеләр, фо­торәсемнәр һәм яңа­лыклар җибәрүчеләр булдылар. 

    Яңа, 2021 елда да без­нең белән калыгыз, ә без сезгә рес­публикада һәм районда барган вакыйгалар турында “Тәтеш таң­нары” гәҗитендә, ­“Тә­теш таңнары” сайтын­да һәм безнең “Тәтеш таң­на­рыннан мең дә бер хә­бәр” төркемендә яктыртып ­барачакбыз.

    Сезнең “Тәтеш таңнары”

    фото: архив/Авангард
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: