Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтешлеләр китаплар өчен чират тордылар

    27 май - Бөтенроссия китапханәләр көне.

    Тормышта һәркайсыбызның үз юлы, әмма һәрчак ул китапханә аша үтә.
    Екатерина Чугунованың (рәсемдә уңда) язмышы 26 елдан артык китапханә белән бәйле. Һәм, билгеле инде, аның эше турында үзеннән дә яхшы итеп беркем дә сөйли алмас иде.
    - Китапханәче - ул сәер белгечлек. Җәмгыятькә кирәклеләрнең берсе һәм шул ук вакытта иң күренмәүчеләрнең дә берсе, хәтта җәмгыятьтә онытылган дип әйтергә дә мөмкин. Китапханә турында менә берничә уйдырма: анда бары тик китаплар гына бирәләр; аларны интернет һәм китап кибетләре белән бик җиңел алыштырырга мөмкин; китапханәче булу өчен махсус укырга кирәкми, анда, ата-ана булган кебек, һәркем була ала; алар - техник прогресс һәм мәгълүмати технологияләр күрмәгән иске карашлы кешеләр...
    Чынлыкта исә безнең эш - бик тә иҗади, бу белгечлектә белемнән тыш әле тагын кешеләрне дә ярата белергә кирәк, - дип басым ясый Екатерина Куп­риянова һәм сөйләвен дәвам итә: - Алабуга мәдәният-агарту училищесен тәмамлаганнан соң, мин үзәк китапханәнең уку залына китапханәче булып эшләргә килдем. Ул вакытта мәгълүмати технология­ләр юк, нәкъ тә менә китап белем чыганагы иде. Егерме кешелек уку залы һәрчак халык белән тулып торды, чират тезелә һәм хәтта өстәлләргә өстәмә урындыклар куйган чак­лар еш булды. Сорау һәрчак төрле: төгәл, гуманитар, иҗтимагый-сәяси фәннәр, авыл хуҗалыгы, педагогика буенча һәм башкалар. Хәзер генә ул бик гади - интернетны ачтың һәм анда бөтенесе дә бар. Ә ул чакларда китапханәче "аяклы энциклопедия" сыман, бөтен сорауларны үтәр өчен, барсын да белергә тиеш иде. Төрле яшьтәге кешеләр өчен бик күп чаралар уздырылды: китаплар премьерасы, сәяси, әдәби һәм тематик кичәләр, викториналар. Бер очрак хәтердә калган. Ул вакытларда китап җитешми торган чак, һәм без укучылар өчен "Китап­лар уйнату" уены үткәрер­гә булдык. Кечерәк тартма ясадык, аңа сораулар язылган билетларны салдык, укучылар билет сатып алырга һәм андагы өч сорауга дөрес җавап әйтергә тиеш иделәр. Китапханәдә нәрсә булды дисез?! Без сорауларны эзләгәндә, алар кабатланырга тиеш түгел, билетларны бер мизгелдә алып та бетерделәр. Укучылар шул вакыт аралыгында белешмә бас­маларны җентекләп өйрәнделәр: энциклопедия­ләр, аңлатмалы сүз­лекләр, белешмәлекләр. Бу анш­лаг булды! Нәтиҗәдә дөрес җаваплар өчен алар зарыгып көткән китапларын алдылар, ә без җыелган акчаларга - яңаларын. Рес­публика китапханәләре арасында уздырылган уенда катнашып, призлы урынга лаек булдык. Минем эшләү дәверендә хезмәт күрсәтү бүлегендә берничә буын укучылар алышынды, аларның күбесе каршы очрашканда әле хәзер дә исәнләшеп китәләр. Күптән түгел менә мондый хәл булды, элекке укучы, хәзер инде танылган эшкуар, минем белән күрешкәч, болай ди: "Сезне күргәч, үземә һәрчак сорау бирәм: мин китапханәгә китап тиеш түгел микән?" Миңа, билгеле инде, көлке тоелды, ул беркайчан да бурычлы булмады.
    Укучыларга хезмәт күрсәтү бүлегендә мин 23 ел эшләдем, шуның 19ы - мөдир. 2007 елда әдәбиятны комплектлау һәм эшкәртү бүлегенә күчтем. Биредә эш күләме башка, бөтен җирдә төгәллек һәм пөхтәлек кирәк, шулай да хезмәтем бик ошый, чөнки укучыга китап юлы нәкъ тә менә биредән башлана. Яңа китап­ларны эшкәрткәндә сөенеп куя­сың, чөнки аларны үзебезнең китапханәләр алалар, ә китапханәчеләр матур әдәбият укырга яратучыларга җиткерәләр.
    Үз һөнәремне яратам. Янәшәмдә намуслы, җавап­лы, кирәк чакта киңәшләре белән дә ярдәм итәргә әзер торучы игелекле хезмәттәшләрем булуы белән чиксез бәхетлемен.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: