Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

Рус Тат
Көн темасы

Тәтешлеләр кыш белән хушлаштылар.

Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда "Хуш, Май чабу бәйрәме!" дигән күмәкләп күңел ачу киң колач белән узды.

Бәйрәм алдыннан зур ярминкә булды: авыл халкы шәһәрлеләрне төр­ледән-төрле товарлары белән сөендерде. Иртәдән үк җырчы-хатын-кызлар халыкны коймаклар белән сыйладылар. "Май чабу" бәйрәме - ул гасырлардан бирле сакланып килүче матур гадәт. Халыкның аны саклап калуы бик тә әйбәт. Ул - яз, яхшылык, күңел ачу бәйрә­ме. Олысының да, кечесенең дә бү­ген әлеге йоланы күңеленә сеңде­рүе бик яхшы", - дип фикерләре бе­лән уртаклаштылар "Миләшкәй" балалар бакчасы хезмәткәрләре. Алар, мәсәлән, бәйрәмгә 600дән артык коймак пешергәннәр һәм тәтешлеләрне баллы, каймаклы, кайнатмалы кой­маклар белән сыйладылар. Коймакларның башка "рәтләрендә" дә кунакларны колач җәеп көтеп тордылар. Бәйрәм үзәгеннән читтәрәк урнашкан эш осталары сувенирлары палаткалары янында да зур җанлылык хөкем сөрде.
Район мәдәният йорты каршында­гы сәхнә күңел ачу үзәге булды, аның хезмәткәрләре кызыклы декорацияләр белән, халыкчан итеп берсеннән-берсе матур теат­раль­ләштерелгән күренешләр тәкъдим иттеләр. Музей, үзәк китапханә, авыл мәдәният йортлары вәкиллә­ре, үзешчән артистлар күңелле җырлары һәм биюләре белән язны каршыладылар. Бәйрәм карачкысы тамашачыларның алкышлары астында дөрләп янып китте. Әлеге йола бе­лән кышны озаталар, шулай итеп, барлык күңелсезлекләрне һәм бәхетсезлекләрне оныталар. Шул мизгелдән яз үзенең тулы хокукына керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев