Тәтешлеләрне штраф та, җаваплылык та куркытмый
444
0
0

Шәһәр эчендәге тиешсез урындагы чүплекләр темасы безнең гәҗиттә берничә тапкыр күтәрелде.
Корреспондентлар шәһәр башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Евгений Кормаков белән бергәләп чыккан рейд барышында хәлнең әлегә үзгәрмәгән булуы ачыкланды.
Контейнерларның киселгән куаклар һәм кирәксез төзелеш материаллары өчен түгел, ә көнкүреш калдыкларына куелганлыгын һәркем яхшы белә. Без берничә "кайнар" ноктада булганнан соң, чүп-чар савытларыннан файдалану кагыйдәләрен һәркем дә үтәмәвенә төшендек. Нигездә, зур күләмдәге чүп-чарны шәһәр читенә ташыйлар. Пролетар урамындагы бункер территориясенең тирә-юне без караган урыннарның иң куркыныч күренештәгесе булды. Ул әле сабаклар, такталар, ботаклар белән күмелү өстенә, биредә әле тагын күп төрле калдыклар өеме якындагы чокырда "баштан" ашкан.
Коммуналь хезмәтләр шәһәрдә тәртип урнаштырырга тырышалар, әмма аларның көче бушка сарыф ителә, чөнки ваемсыз тәтешлеләр канунны бозуны дәвам итәләр, аларны акча янчыгына шактый гына суга торган икедән биш мең сум күләмендәге штраф та куркытмый.
Вахитов урамында без Юрий Судариков белән әңгәмә кордык. Күршелектәге тиешсез чүплек аны бөтенләй дә сөендерми: "Төрле иске-москыны бөтен шәһәрдән ташыйлар. Бу тыелган дип, әллә ничә тапкыр әйттем. Җавап бер: "Ә без аны кая куйыйк?" Чынлап та, кая? Кайберләрен яндырырга мөмкин булса, утта янмый торганнары белән нишләргә?"
"Транспорты булучылар чүп-чарны каты көнкүреш калдыклары полигонына үзләре илтә алалар. Кемнәрнең моңа мөмкинчелеге юк, алар өчен бер тәүлеккә контейнер куябыз. Халык шактый еш кына файдалана торган әлеге хезмәт ике мең сум тора. Чүп-чар өчен куелган савытка сыек калдыклар агызу шулай ук катгый тыела", - дип аңлатты "Тәтеш Жилсервис" директоры Анатолий Полозов.
Чүп тутырылган капчыкларны тиешле урынына кадәр илтеп җиткермәгән иренчәк тәтешлеләр хакында да әйтмичә булмый. Төннәрен әлеге кешеләр аларны шәһәр эчендәге чүп савытларында калдыралар. Мисалга шундыйлар да бар, кемдер пакетын контейнерга кадәр китерә, әмма аны борт аша ыргытырга никтер "кулы күтәрелми".
"Йорттагы тәртип хуҗадан башлана", - дигән һәркемгә таныш әйтем бар. Коммуналь хезмәтләрнең тырышлыгы ярдәмендә шәһәр урамнары чистарак була башлавын танырга кирәк, ләкин шәһәрлеләр катнашыннан башка, тиешсез чүплекләрне булдырмау проблемасы озак вакытка кадәр әле көнүзәк булачак.
Әгәр сез законсыз каты көнкүреш калдыклары китереп ташлауның шаһитлары булсагыз, 2-51-58 номеры буенча шәһәр башкарма комитетына мөрәҗәгать итегез. "Җинаять урынында" төшерелгән фоторәсемнәр хокук бозучыларга җәза бирергә ярдәм итәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
23 гыйнвар 2021 - 08:13Тәтештә яшәүче хатын-кыз сорый: Бишенче баласы туган гаиләгә нәрсә тиеш? Сорауга Тәтеш районы социаль яклау бүлеге начальнигы Ольга Колсанова җавап бирә.1300
-
23 гыйнвар 2021 - 04:59Алдакчылар банк хезмәткәрләре булып шалтыраталар, ә тәтешлеләр аларга ышаналар 2020 елда теркәлгән әлеге төрдәге җинаятьләрнең яртыдан күбесе – банктагы шәхси счетлардан акча урлашу.2100
-
22 гыйнвар 2021 - 18:53Авариядә үлгән алты айлык сабый беркетелмәгән балалар утыргычында булган Татарстанда ике җиңел машина кара-каршы бәрелешкәч, өч кеше һәлак булган.5600
-
22 гыйнвар 2021 - 17:06Тәтеш районында узган тәүлекләрдә коронавирусның тагын яңа очрак теркәлгән Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 86 яңа очрагы ачыкланган.5600
-
22 гыйнвар 2021 - 16:13Тәтешлеләр коронавирустан прививка ясата башлады Теләге булган һәркем Тәтеш үзәк район хастаханәсе поликлиникасында язылып, КОВИД-19дан прививка ясата ала.6700
-
22 гыйнвар 2021 - 15:02Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов хезмәт коллективлары белән очрашу башланды Бу атнада районның эчке эшләр бүлеге, спорт тармагы һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре, урман хуҗалыгы һәм урманчылык оешмалары, механика заводы коллективлары белән очрашулар булды6700
-
22 гыйнвар 2021 - 13:10Тәтеш районында 2021 елга зур күләмле төзелеш эшләре планлаштырылган Төгәл ниләр икәнлеген безнең мәгълүматлар графигыннан белә аласыз.6300
-
22 гыйнвар 2021 - 12:07Чикләүләрне үтәмәгән һәм колониягә озатылган Тәтеш районы прокуратурасы элек хөкем ителгән 42 яшьлек тәтешлегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.6800
-
22 гыйнвар 2021 - 09:59Яшәү өлгесе булып торалар Байрашта үрнәк булырлык парлар бик күп, Фәттаховлар – шундыйларның берсе.7300
-
22 гыйнвар 2021 - 07:512020 елда республиканың 18 районында янгыннар саны артты Иң күп янгыннар Спас, Кайбыч, Яңа Чишмә һәм Чүпрәле районнарында булды.7900
-
21 гыйнвар 2021 - 15:56Тәтешле сорый: "Минималь хезмәт хакы арткан, диләр. Аны аңлатып бирегез" Тәтеш районы прокуратурасы аңлата:10300
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.17900
-
24 сентябрь 2020 - 09:58Парламентның 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый
-
22 гыйнвар 2021 - 05:04Шәһәр паркында быел кем тәртип урнаштыраСоциаль челтәрләрдә ел башында, кар мул яуганнан соң, шәһәрдәге үзәк парктагы сукмакларның кардан чистартылмавы турында язганнар иде.6100
-
1 гыйнвар 2021 - 10:08122100
-
3 гыйнвар 2021 - 19:06Республикада болытлы һава торышы саклана, кар явачак Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -4, -9, көндез -2, -7 градус тәшкил итәчәк.67300
© 2011 - 2021. Тетюшские зори. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
сетевое издание
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+