Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтештә 1921 елның февралендә гаҗәеп вакыйга булган

    Төгәл бер гасыр элек Тәтеш ярындагы Иделдән 6 метрлы кырпы балыгы тотканнар!

    (Тәтеш, 3 март, «Тәтеш таңнары»,Инна Сафиева). Төгәл бер гасыр элек Тәтеш ярындагы Иделдән 6 метрлы кырпы балыгы тотканнар! Бу вакыйга Тәтеш тарихында әһәмиятлеләрнең берсенә әйләнгән һәм танылу алып килгән. Шәһәребезнең йөз таныкламасын – кырпы балыгын күрергә илебезнең барлык почмакларыннан һәм чит илләрдән киләләр.

    Гаҗәпкә калырлык зур кырпы тотканнар

    Тәтештә 100 ел элек...
    Идел буендагы шәһәрнең сәүдә – сату итү тормышының  якты эзләре әле югалмаган. Шулай да элекке хуҗаларның таштан һәм агачтан бизәкләп ясалган мәһабәт биналарына инде совет учреждениеләре кереп төпләнгән. Шулай ук, инкыйлабка кадәр, өч ел элек булгандагы кебек, шәһәрнең гаять зур буш урынында шау-шулы базар гөрләгән. 
    –     20нче йөз еллыкның авыр, ачлык булган 21нче елы. Тәтешлеләрне су баса торган болыннар, урманнар, туендыручы – Идел коткарып калган, чөнки Тәтеш берничә йөз ел зур балыкчылык үзәге булып торган. Әмма ГЭС челтәре файдалануга кертелгәннән соң һәм балык йөзеп чыгу өчен шлюзларны япкач, кырпы Каспийдан ­уылдык чәчәргә инде башка керә алмаган, Иделдә мондый муллык башка­ ­булмаган. 

    Балыкчыларның күпчелеге хыялдагы балыкны каптыру  өметен гомер буе җуймыйлар, ләкин уңыш фәкать бик сирәкләргә генә елмая. Балыкны тоткан урын һәм аның зурлыгын чагылдырган күренеш хәзерге вакытта кешеләрдә гаҗәпләнү хисләре тудыра. Бу кырпыны тотучыларның куллары ничек калтыравын, аны тауга тартучы атларның мус­куллары дерелдәвен, базар мәйданында кешеләрнең моңа кадәр беркайчан да күрелмәгән зурлыктагы балыкны күреп ничек гүләүләрен бары тик күз алдына гына китерергә мөмкин. Идел балыгы, һәрвакыттагыча, күзләрне иркәләр иде, тик бу юлы гына түгел. Барлык карашлар бары тик кырпыга гына текәлә. Кешеләр, ай-вай килеп һәм кулларын селтәп, якын килмичә генә, карар өчен куркып кына якынлашып, чынлап торып гаҗәпкә калганнар. Кырпыны һәм уылдыкны зур кисәкләргә бүлеп һәм тоз сибеп, зур мичкәләрдә Казанга эшчеләргә җибәргәннәр, ә ашказаныннан чыккан балыкларны (киң капчыклар белән кыслалар, чөгәләр һәм шабмыларны) шәһәрдә яшәүчеләргә биргәннәр. Балыкчыларны премия белән бүләкләгәннәр, – дип уртаклаша Тәтеш ягының балыкчылык тарихы ­музее хезмәткәрләре. 

    Үткәннәрне җанландыручы фотосурәт 

    –     Балык тотканда төшелгән фотосурәт безнең туган як музеенда озак еллардан бирле саклана. Игътибарлы, төпченүчән кеше, бизәкләп эшләнгән мәгълүматка бик үк дикъкать бирмәскә мөмкин, әлбәттә, шулай да бу вакыйга музей директоры На­талья Понедельникова идеясе һәм музейның “Үткәннәрне җанландыручы фотосурәт” гранты проекты ярдәмендә шөһрәт һәм танылу казанды, аны Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм мәдәният министрлыгы хуплап алды, – ди Тәтеш ягы тарихы музееның мәдәни-белем бирү эшчәнлеге бүлеге мөдире Надежда Ильина.
    Шулай итеп 2013 елда шә­һәрнең тарихи үзәгендә яшәү­челәрнең дә, шулай ук һәр кунакның да игътибарын җәлеп итәрлек объект барлыкка килде, аның янында бер генә турист та фотога төшмичә узып китә алмый. Ул “Фотога төшү” өчен чын үзәккә әйләнде, шулай ук күренекле кунаклар Юрий Гальцев, Александр Вислов, Вилле Хаапасало, Михаил Кожухов һәм башка бик күпләрнең безнең кырпы белән төшкән фотосурәте социаль челтәрдәге битләрендә барлыкка килде.


    –     Танылган фотосурәт бөтен дөнь­яны әйләнеп чыкты, әлеге тарих турында рес­публика һәм федераль ММЧда, телеканалларда сөйләделәр һәм хәтта Дискавери каналы үзенең фильмында кулланды. Безнең кырпы һәйкәле Тәтешнең йөз таныкламасына әйләнде. Вакыйга китапларда, энциклопедияләрдә язылды, аның турында телесюжетлар төшерелде, – ди музей директоры, Татарстан Рес­публикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Наталья Понедельникова. 
    –     Европада балык тотымына багышланган һәйкәл бары тик Тәтештә генә урнаштырылган. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов, республика хөкүмәте ярдәмендә музей булдырылды, бүгенгесе көндә аның залларында һәм су асты дөньясын, үткән заманнарны, балыклар, аларның гадәтләре, шулай ук балыкчылар һәм аларның кәсепләре турында тыңлап, сәгатьләр буе карап йөрергә мөмкин. Әгәр “Үткәннәрне җанландыручы фотосурәт” булмаса, Тәтеш балыкчылары һәм балык­лары хакындагы тулы бер белем катламы югалырга да мөмкин булыр иде, – дип хәбәр итә музей хезмәткәре Елена ­Петрунина.
    Әлеге вакыйга өчен юбилей елында бу вакыйганың геройлары – гасырлар дәвамында аларны дан-шөһрәткә күмгән очрак насыйп иткән балыкчыларны искә алмыйча калырга ярамый. Александр Страшин һәм Александр Сергеев, аларның балалары һәм оныклары безнең шәһәрдә яши, ә Сергеевның оныгының улына – Александр Петрунинга язмыш хәтта республикадагы бердәнбер балыкчылык музеенда мөдирлек итү бәхетен дә язган. 
     

    Кырпы 960 килограмм авырлыкта булган, аңардан 200 килограммга якын кара уылдык чыккан 
    (хәзерге Россия базарында бу уылдык 30 миллион сумга якын булыр иде). 
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: