Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтештә ТАССРның 100 еллыгында йөзенче сабый туды

    Тәтеш районында 2020 елда туган 100 сабыйның 43е – малай, 57се – кыз. Шәһәрдә – 49 сабый, авылда 51 нарасый туган.

    (Тәтеш, 29 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш үзәк район хастаханәсендә 19 октябрьдә Людмила һәм Николай Мостайкиннар гаиләсендә уллары якты дөньяга аваз салды, нәкъ тә менә әлеге нарасый ТАССРның
    100 еллык юбилей елында Тәтеш районында теркәлгән 100нче сабый булды.

    Балага Александр дип исем кушканнар, грек теленнән тәрҗемә иткәндә ул “кешеләрне яклаучы” дигәнне аңлата.

    Бала тудыру йортыннан чыгарылган көнне Мостайкиннар гаиләсен район башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән ЗАГС бүлеге начальнигы Лариса Дианова котлады һәм
    тәбрикләмә белән сувенир тапшырды.

    Тәтеш районында 2020 елда туган 100 сабыйның 43е – малай, 57се – кыз. Шәһәрдә – 49 сабый, авылда 51 нарасый туган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: