Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Туган якка мәхәббәт

    27 сентябрь – Бөтендөнья туризм көне.

    (Тәтеш, 26 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Елена КАЛАШНИКОВА, Галина Таҗетдинова фотосы). Гаять күп сандагы кешеләр даими рәвештә сәяхәтләргә һәм экскурсия­ләргә бара, тауларга күтәрелә һәм табигатькә чыгуны оештыра.

    Хис-тойгылар эзләп
    Берничә ел элек кенә әле Тәтеш турында хәтта Татарстанда гына да бик күп­ләр белмәгәндер, ә хәзер алар Россия чикләреннән ары еракта да туристлык шәһәре данын яуладылар. Долгая Поляна, Вшиха, кыр­пы һәйкәлен күрү теләге елдан-ел арта, истәлекле урыннарның әлеге исемлегенә күптән түгел Балыкчылык тарихы музее да өстәлде. Тыйнак музей хезмәткәрләренең тырышлыгы белән шәһәр кунаклары аны мәңгелеккә хәтерләрендә саклап калсын, ә тәтешлеләр туган яклары хакында көн саен тагын да күбрәк кызыклы мәгълүматлар белсен өчен барлык шартлар тудырыла. Быел шәһәребезгә 47750 турист килде, пристаньга 86 теплоход тукталды, 61 автобустагы пассажирлар онытылмас хис-тойгылар эзләп район җиренә аяк басты. Һәм бу чик түгел әле, чөнки турист­лык сезоны ябылмаган.

    “Чагыштырмача яшь һәм­ шул ук вакытта­ инде ­­тәҗрибәле дә: ­рай­­оныбызда үсеп килә торган күчмә туризм турында шулай дип әйтергә була. Әлеге хезмәт фикердәшләрне берләштерде, үзеңнең туган ягыңа яңа көч белән гашыйк булу һәм шәһәрдә барган барлык үзгәреш­ләргә битараф калмау мөмкинчелеген бирде. Безнең өчен туризм – бу үсү генә түгел, беренче чиратта, меңәрләгән кешегә шулай ук кечкенә Идел шәһәренең бай тарихы хакында сөйләү дә. Дөнья күргән сәяхәтчеләрнең безнең очрашуны барлык Идел буенча иң кызыклы һәм кунакчыл, ә экскурсияне – иң мавык­тыргыч һәм профессиональ булуын белдерүләре бик тә сөендерә. Боларның барысы артында да безнең тәтешлеләр тора. Быел игелекле туристлар безнең өчен яңа иҗади юллар яздылар: “Без Тәтеш җиренә килдек, ә сез күңелебезне яуладыгыз”; “Җанымны дәвалар өчен, мин сезнең Тәтешкә киләм”, – дип сөйли Тәтеш ягы тарихы музее ди­ректоры Наталья Понедельникова.    
    Кошки-Новотимбаеводагы И. Я. Яков­­лев исемендәге му­зей-мемориалы да туристларда зур кызыксыну уята, анда бөек мәгъ­рифәтченең тормышы һәм эшчәнлеге хакындагы мәгъ­лүматлар белән бергә, шулай ук чуаш халкының көнкүреше, авыл тарихы турында яктырткан экспонатлар да урнаштырылган. 

    Учак төтене һәм гитарага кушылып җырлау
    Шәһәрдә һәм районда туризм буенча балалар берләшмәләре берничә елдан бирле уңышлы эшләп килә. Шуларның икесе – “Яшь турист-коткаручылар” һәм “Туризмның яшь инс­трукторлары” – балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә, тагын бишесе – Алабирде, Олы Шәмәк, Бакырчы, Олы Тархан, Нармонка авыллары мәктәп­ләре базасында. Гомумән алганда бу табигатьтә төн кунуны һәм походларны яратучы 180гә якын кеше.

    “Спорт төрендәге походлар һәм дистанцияләргә ярышлар, кагыйдә буларак, шактый финанс чыгымнары таләп итми, шул ук вакытта алар кирәкле төп осталыкны һәм походларда, ярышларда кат­нашудан канәгатьлек алу мөмкинлеген бирә. Спорт туризмы белән шөгыльләнү, комплекслы спорт төре кебек, балалардан төрле яклы белем, осталык, тәҗрибә һәм физик әзерлек таләп итә”, – ди балаларга өстәмә белем бирү үзәгенең туризм буенча методисты Анна Осипова. 

    Шулай ук балаларның барысы да, бердәй булып, походлардан һәм ярышлардан тирән тәэсирләр ала. “Туризм минем өчен – хыялый яңа ачышлар, учак төтене һәм гитарага кушылып җырлау, үзеңне зур һәм кызыклы дөньяның бер кисәге һәм таулар патшасы итеп тою, син бары тик югарыга гына күтәрелсәң дә, бик оста аш пешерүченең котелокта тәмле ботка әзерләвенә тиң тойгылар турындагы уйлар барлыкка килә”, – дип уртаклаша Арина Никонорова.

    Бөтендөнья туризм көне – ул актив ял итүчеләрнең һәм кешеләргә якты кичерешләр һәм онытылмас хисләр бүләк итүчеләрнең бәйрәме. Болары да, тегеләре дә, һичшиксез, мавыгучан, һәр көннән шатлык таба белгән кешеләр булып торалар.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: