Тэтеш таңнары
  • Рус Тат
  • Уракның бәһасе бәяләп бетергесез

    Урып-җыюны оештыру буенча оператив штабның чираттагы утырышында атналык эшкә йомгак ясалды.

    Бу атнада бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның төп мәйданнарын, район буенча кимендә 90 процентын, җыеп алу бурычы куелды. Сәбәбе җитди - өлгергән икмәкне югалтуга юл куймау, һава торышы да ашыктыра, яңгырлар көтелә. Өстәвенә шунда ук кырлардан саламны җыеп алырга, туфракны төп эшкәртүгә керешергә кирәк.

    "Районда өлгермәгән игеннәр юк, - диде авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Евгений Курков, - бу кырларда эшләрне оештыра белмәүчеләр өчен сәбәп кенә".

    Региональ фонд буенча хуҗа­лык җитәкчеләреннән катгый таләп итәргә кирәк, дип басым ясады район башлыгы Валерий Чершинцев. Беренче чиратта "Татспиртпром" һәм "Рацин" компания­ләре алдындагы йөк­ләмәңне үтәү зарур. Моны беренче булып "Маяк", "Нива" һәм "Нур" башкарды. Аның җомгада тапшырган күрсәтмәсен кичәге көнгә "Авангард", "Татарстан", "Парадиз", "Яңа юл" хуҗалык­лары үтәделәр.
    Башкалар исә үзләренең җавапсызлыклары нәтиҗәсендә киләчәктәге эшләргә - сөткә, пар җирләренә, минераль ашламаларга субсидияләр бирелмәячәген, уртак бурычны, сүз районның җитешлеге һәм абруе турында барганда, бердәм команда булып эшләгәндә генә үтәргә мөмкин булуын аңламыйлар.

    Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгече Наил Гобәйдуллин кыр кораб­ларын куып йөртүгә, кайбер комбайнчыларның кырга соңгарып чыгуларына игътибар итүне тагын бер кат сорады, комбайннарның тизлек режимын дөрес сайламаганда да бөртек югалтулар булырга мөмкин.

    Министрлар Кабинетында уз­ган видеоконференциядә орлык салуның сыйфаты буенча безнең район яхшы яктан телгә алынды. Наил Гобәйдуллин хуҗалыкларга билгеләнгән активның игътибарын чәчү әйләнешенең һәм игенчелек культурасының үтәлешенә юнәлтте. Яхшы хуҗа урып-җыюны басу уртасыннан түгел, ә юл буеннан башлый, тик моны ни өчендер барсы да үтәмиләр.

    Агымдагы атнада урып-җыю районда югары дәрәҗәдә алып барылырга тиеш. Һәр көн, һәр аяз сәгать кадерле. Тәтешлеләр үзләрен яхшы яктан күрсәтергә тиешләр һәм алар моны булдыра алалар.
    Людмила МИХАЙЛОВА


    Көндәшләр "үкчәгә" басалар

    "Содружество" ҖЧҖдан Евгений Маврин (рәсемдә) "Нью Холланд", "Лексион", "Мега КЛААС" комбайннары капитаннары арасында, 10 августта, районда беренчеләрдән булып 1100 тонна бөртек суктырды.

    Хәзер аның исәбендә - 1201 тонна. Элек "Дон-1500", "Акрос" комбайннарында Сергей Филатовның кулдашы булып эшләгән, ә уракка төшәр алдыннан яңа "Нью Холланд" алган. Хәзер алар икесе дә үз төркемнәрендә алдынгылар.

    Ә узган якшәмбедә тагын ике комбайнчы 1100 тонна суктырды: "Сафиуллов" КФХдан Фәрит Рәҗәпов (1140 тонна) һәм "Содружество"­дан Николай Алешин (1118 тонна).

    1100 тоннадан артык суктырган тагын берничә комбайнчы бар: Геннадий Куприянов ("Сафиуллов" КФХ), Юрий Шимин, Алексей Кавин, Григорий Ивлев ("Содружество" ҖЧҖ). Әмма бу юлы аларга приз эләкмәде. Бәхеткә каршы, алда тагын бер билгеле чик - 2200 тонна бар, көндәшлекнең нәтиҗәсен фаразлау читен. Төркемдә сәләтләре тигез комбайнчылар җыелган: аларның теләсә кайсы алдынгы була ала.


    Кәефләре күтәренке

    "Волга" ҖЧҖ комбайнчысы Ил­һам Галиев (рәсемдә) өлгергән игеннәргә карап шатлана.

    Узган ел комбайны ватылмаган бер көн дә булмаган, шул сәбәпле, урак киеренке узган. Быел эше, күз тимәсен, көйле бара. Аның исәбендә 600 тоннага якын суктырылган бөртек, былтыргыдан 100 тоннага күбрәк, ә алда - әле уракның өчтән бере бар. Хезмәттәше, икенче "Дон-1500"дә эшләүче Михаил Игошкинның да кәефе күтәренке. Беренче ел гына эшләсә дә, суктыруның сыйфаты һәм бөртек күләме буенча, басуда яңа кеше димәссең.

    Илдар Абдрахманов исә комбайнчыларны эш белән тәэмин итеп тора, көнгә ул 20 гектар бөртеклеләрне теземнәргә сала. Моның өчен быел яңа тагылмалы ЖВП-4,9 ургычы алганнар, ул инде үзен аклап та өлгергән.

    Азык әзерләүчеләр саламны җыеп эскертләп баралар. Алар малларны кышка җитәрлек азык белән тәэмин иткәннәр. Әмма хуҗалык җитәкчесе Ринат Сибгатуллин салам беркайчан да артык булмый дип саный. Корылыклы 2010 елда аның артыгын шактый бәягә сатканнар.


    Урак алдынгылары


    Бөртек суктыру буенча 13 августка иң яхшы нәтиҗәләр.
    "Лексион", "Мега КЛААС", "Нью Холланд" комбайннарында:
    Евгений Маврин ("Содружество" ҖЧҖ) - 1201 тонна;
    Фәрит Рәҗәпов ("Сафиуллов" КФХ ) - 1140 тонна;
    Николай Алешин ("Содружество" ҖЧҖ) - 1118 тонна;
    Геннадий Куприянов ("Сафиуллов" КФХ ) - 1108 тонна;
    Юрий Шимин ("Содружество" ҖЧҖ) - 1105 тонна;

    "Дон-1500" һәм "Акрос" комбайннарында:
    Сергей Филатов ("Содружество" ҖЧҖ) - 1358 тонна;
    Алексей Авдеев ("Содружество" ҖЧҖ) - 1303 тонна;
    Вячеслав Мерзлов ("Содружество" ҖЧҖ) - 1101 тонна;
    Харис Хисамов ("Парадиз" ҖЧҖ) - 842 тонна;
    Мәүлет Кәлимуллин ("Парадиз" ҖЧҖ) - 822 тонна.

    "Енисей" һәм СК-5 "Нива" комбайннарында:
    Алексей Леденейкин ("Казаков" КФХ ) - 715 тонна;
    Сирин Хисаметдинов ("Новый путь" ҖЧҖ) - 527 тонна;
    Хәйдәр Минвәлиев ("Новый путь" ҖЧҖ) - 497 тонна;
    Владимир Левштанов ("Авангард" ҖЧҖ) - 467 тонна;
    Михаил Абмаев ("Авангард" ҖЧҖ) - 448 тонна.

    Тырыш хезмәт җиңүне якынайта

    Районда игеннәр урып-җыю мәйданнарының 82 процентында урылды, 81 процентында суктырылды.
    14 августка, гектардан уртача 24,5 центнер уңыш белән, 65640 тонна бөртек суктырылды. Гектардан 16,2 центнер уңыш белән арыш, көзге бодай (23әр центнер), арпа (29,2), борчак (19,2) җыеп алу тәмамланды. "Содружество" ҖЧҖда (гектардан 30,8 центнер) һәм "Колос" агрофирмасы" ҖЧҖда (36,6) уңыш аеруча югары.

    Суктыруда эшләүче барлык комбайннарның тәүлек­лек җитештерүчәнлеге соңгы көннәрдә 1200-1300 гектар тәшкил итә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: