Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Урамнар “тарайган”

    Район иҗтимагый советы оештырган "Түгәрәк өстәл"дә катнашучылар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасын тикшерделәр. Әңгәмәдә хакимият вә­килләре, транспортчылар, оешмалар, ЮХИДИ хезмәте җитәкчеләре катнаштылар.

    Әлеге тема иҗтимагый совет утырышларында берничә тапкыр яңгыраса да, нәрсәләрдер вакытлыча гына уңай якка үзгәрде, әмма автотукталышлар, билгеләр, җәяүлеләр кичүе кебек проблемалар, аларга яңадан әйләнеп кайтыр­га мәҗбүр итәләр.

    Марат Галиуллин, ­ЮХИДИ­ бүлеге начальнигы:
    "2013 елда безнең районда юл-транспорт фаҗигасендә 1 кеше һәлак булды, 24е зыян күрде (2012 елда үлүчеләр - 6, җәрәхәтләнүчеләр - 16). Шәһәрнең Ленин, Свердлов, Горький урамнары хәвефле саналалар, аларда юл-транспорт фаҗигаләре дә еш күзәтелә. Район газетасы редакциясе белән берлектә рейдларны дәвам иттерәчәкбез, кагыйдә бозучыларны ачыклап, җавапка тартачакбыз. Исерек шоферлар да артты (быел 21). Еш кына балалар да юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозалар.

    Аңлату эшләре үткәрәбез, мәктәпләрдә ата-аналар җыелышларында катнашырга да әзер. Штраф түләмәүчеләргә санкцияләр кулланыла, хәтта машиналарына арест салына. Районда 5тән 60 мең сумга кадәр штраф түләмәгән 50 кеше бар".

    Чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, шәһәрдә уңай үзгәрешләр күзәтелә: юл билгеләре һәм тамгалары артты, әмма башкарасы эшләр дә әле шактый. Уку йортлары һәм балалар бакчалары тирәсе хәтәр урыннардан санала. Үзәк район хас­таханәсе янында автотукталыш, урамнар аша ясалма тигезсезлекләр кирәк, тулаем алганда юллар таләпләргә туры килми. Таксистлар да, килешүләрдән башка гына җиңел машинада пассажирлар ташучылар да еш кына тизлек режимын бозалар. Телгә алынган кайбер проблемаларга җавап­лар шунда ук бирелде.

    Райбашкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев хәбәр иткәнчә, район башлыгы үзәк район хастаханәсе янында автотукталыш өчен җир кишәрлеге мәсьәләсен хәл итүне йөкләгән, эш планына ясалма тигезсезлекләр мәсьәләсе дә кертелгән.

    Тукталыш павильоннарының дөрес урнаштырылмавы, мәсәлән "У Володара" кибете янында, аның янәшәсендә аптека, мунча, автовокзал. Шулай ук боларның да аварияләргә китерүе ихтимал.

    Геннадий Королев, ветераннар советы рәисе:
    "Теләсә нинди юл-транспорт вакыйгасы фаҗигагә китерүе мөмкин, шуңа да җәяүлеләр кичүенең һәм ясалма тигезсезлекләренең урнаштырылуына аерым игътибар бирү зарур. Мемориал каршындагы мәйдан үзеннән соң чүп-чар калдыручы автотукталышка әйләнде. (Аркадий Семенычев репликасы: "җәяүлеләр урамы ясаячакбыз").

    Райпо бинасы буена тротуар салдылар, тик аннан йөрүе куркыныч, түбәдән кар яки боз төшәргә мөмкин. Такси машиналары тукталышы да шунда ук, икенчесе - банк каршында. Җәяүлеләр, көпчәк астына эләгүдән куркып, машиналар арасыннан йөрергә мәҗбүрләр".

    Юрий Ишелев, АТП җитәкчесе:
    "Юлда йөрү культурасы турында сөйләгәндә, җәмәгать транспортына шәһәрдә йөрүе, бигрәк тә машиналар ике рәт тезелеп киткән - "Сабый" балалар бакчасы, 1нче урта мәктәп яныннан узып китүе читен. Руль артындагы ханымнар ирләрдән дә кайтыш. Һәр шофер юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә тиеш: шәһәрдә сәгатенә 40 километр тизлек белән генә йөрергә рөхсәт ителә".

    Рамил Гафуров, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе:
    "Эшлисе эшләр бихисап. Быел яңа юл билгеләре, "зебралар" ясарга, чокырларны ямарга планлаштырабыз, яктырткыч фонарьлар урнаштыруны дәвам иттерәчәкбез, шул исәптән 700 метр озынлыгында Буа ягына таба".

    Людмила Абрамова, мәгариф бүлеге начальнигы:
    "Көн саен диярлек балалар белән аңлату эшләре алып барабыз, хәл үзгәрми. Ике көн иртәнге якта укучыларның автобустан төшеп мәктәпкә баруларын карап тордым. Ата-аналары аларны кулларыннан җитәкләп светофорның кызыл утына чыгалар.

    - Ни өчен кагыйдә бозасыз? - дип сорыйм.
    - Ә алар барыбер туктыйлар, - дигән җавап алам.

    Балалар өчен ата-ана, безнең профилактик эшләргә караганда,­ үрнәк. Олыларның үзләрен ­тәрбияләргә кирәк. Яшьләр акцияләре оештырабыз, ЮХИДИ бүлеге белән берлектә эшлибез, әмма ата-аналар кагыйдә бозганда, балалардан нәрсә көтәргә?!"

    Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов:
    "Без күпме генә сөйләсәк тә, файдасыз, чөнки төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр үзләреннән башларга тиешләр. Алар балаларын машинада махсус утыргычларсыз йөртәләр. Халык шундыйларга карый да: "Аларга мөмкин, ни өчен безгә ярамый?" - ди". Ә бит закон һәркем өчен бер.
    Юл буйларына кибетләр салуның максатка яраклы булмавын да билгеләп үттеләр. ЮХИДИ бүлегенә ярдәмгә автомәктәп курсантларын, яшьләр берләшмәләрен тарту, кагый­дә бозучыларны видеога төшереп ЮХИДИга тапшыру, шоферлар белән җыелышлар үткәрү тәкъдим ителде. Искергән юл инфраструктураларын күчерергә кирәк, моның белән шәһәр башкарма комитеты шөгыльләнергә вәгъдә итте.

    Аркадий Семенычев, райбашкарма комитеты җитәкчесе:
    "Кеше гомереннән дә кыйммәт нәрсә юк. Гражданнарның иминлеге өчен күп эшләнде. Быел җирле бюджеттан шәһәрдә һәм район авылларында юл төзелешенә 30 миллион сум бүлеп бирелде, плюс дәүләт ярдәме. Юл трассаларын яктырту эшләре алып барыла. Әлбәттә, юлда үз-үзеңне тәртипле тотуда җитәкчеләр дә, ата-аналар да үрнәк күрсәтергә тиешләр".

    Аркадий Борисович, ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, юл хәрәкәте куркынычсызлыгына средстволар алу өчен республика программалары мөмкинлекләреннән активрак файдаланырга тәкъдим итте.

    "Түгәрәк өстәл"гә йомгак ясап, иҗтимагый совет рәисе Николай Кузин ЮХИДИ бүлегенең киң күләмле эшләр башкаруына басым ясады: 2013 елда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 6618 кеше туктатылган, 448 эш суд приставлары кулында (шуларның 428 башкарылган). Әмма безнең барыбызга да иминлек өчен әле күп эшләргә кирәк. Юлларда кагыйдә бозучылар булмаска тиеш. Совет карарында кешеләрнең иминлеге өчен җаваплы барлык службаларга һәм учреждениеләргә тәкъдимнәр бар. Аларның үтәлеше - контрольдә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: