Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Яхшының барысы – яшь буынга

    Район башлыгы Рәмис Сафиуллов катнашында район мәдәният йортында Тәтеш районы мәгариф системасы хезмәткәрләренең җыелышы булды.

    (Тәтеш, 7 февраль, «Тәтеш таннары», Галина ТАҖЕТДИНОВА (автор фотосы)). Район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Татьяна Красулина зал тулы хезмәттәшләре һәм районның тармак оешмалары вәкилләренә хезмәт нәтиҗәләре ту­­­рында сөйләде. Ул учреждениеләрнең  матди-техник базаларын планлы рәвештә яхшыр­ту, шул ис­әп­­тән педагоглар һәм укучыларның да уң­ыш­ла­рына шактый дәрә­җәдә йогынты яс­авын әйтеп үтте. Белем бирү үсешенә зур ярдәм күрсәткән рес­публика җитәкчелеге­нә һәм рай­он башлыгына карата әйтелгән рәхмәт сүзләре залда алкышлар белән хуп­ланды. Кадет мәктәп-­интернаты директоры Вил Нуруллин чыгыш ясаганда тыңлаучыларның йөрәкләре кадетлар өчен горурлану хисләре белән тулыланды. Анда тәрбияләнүчеләр яхшы укыйлар да, ату осталыгына да ия, парашюттан да сикерәләр, иң мөһиме – ышанычлы дуслар һәм Ватанның патриотлары. 

    Тәтешнең 1нче урта мәктәп директоры Илдар Фәткуллов еллык нәтиҗәләре һәм киләчәккә бурычлары хакындагы үзенең отчетында учреждениенең алтын фонды – төп­ле, киң кырлы белем бирергә, моның белән бергә балада шәхес тәрбияләүгә омтылган педагоглар турында да ­сөйләде.
    Балалар районның өстәмә белем бирү үзәгенә күп кенә түгәрәкләргә һәм берләшмәләргә йөриләр. Аның директоры Вероника Понедельникова билгеләп үткәнчә, анда 900гә якын тәтешле, 200дән артык авыл баласы өйрәнә, алар дәрестән соң техник, сәнгать иҗаты белән шөгыльләнергә балаларга өстәмә белем бирү үзәгенә бик теләп киләләр. 

    Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте директоры Татьяна Адаева булачак белгечләрнең һөнәри компетенцияләрен үстерү турында сөйләде, безнең студентларның WorldSkills ярышларындагы казанышларына басым ясады.

    Район башлыгы Рәмис Сафиуллов районның социаль-икътисади үсеше хакында, республика һәм федераль программалар эше турында бәян итте, җыелучыларның сорау­ларына җавап бирде.

    Чара азагында педагогларга тырыш хезмәтләре өчен лаеклы бүләкләр ­тапшырылды.         
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: