Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Өйрәнәләр һәм өйрәтәләр

    Районда "Россиянең ел укытучысы" Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы булып узды.

    Ул иҗади эшләүче педагогларны ачыклау, хуплау һәм бүләкләү, аларның хезмәт абруен арттыру, респуб­лика мәгариф системаларын камилләштерүгә юнәлтелгән өметле белем бирү идеяләрен һәм тәҗрибәләрен киң җәелдерү, шулай ук педагоглар һөнәре турындагы уңай фикерләрне дәлилләү максатларында үткәрелә.
    Шәһәрдәге 2нче урта мәктәп районның 14 гомуми белем бирү учреждениесеннән егерме ике Тәтеш укытучысына мөстәкыйль тәҗрибә, авторлык ачышын күрсәтү өчен мәйданчык булды, алар анда өч номинациядә - "Ел укытучысы", "Татар теле һәм әдәбияты укытучысы", "Педагоглык дебюты"нда ярыштылар. Мәктәп балалары белән өч көнлек киеренке, иҗади эш, дулкынланулар үзеңнең инновацилон тәҗрибәңне тулы күләмдә жюри әгъзаларына җиткерергә һәм борчуларыңны җиңеп, уйлап чыгарылган проектларыңны тормышка ашыргач, үзеңнең җиңү шатлыгын тою бәйгенең кырыс рег­ламент кысаларына сыймый.
    Алты инглиз теле укытучысы бәйге чараларында иң актив катнашучылар булды. Аларның берсе - татар урта мәктәбе директоры Илнур Җамалтдинов - "Педагоглык дебюты" номинанты булды.
    "Җиңел булмаган сынауга бик җавап­лы әзерләндем, - дип уртаклашты Илнур Назыйм улы. - Шулай да кимчелекләр булды, зона этабында район данын яклаганда аларны һичшиксез исәпкә алачакмын, хезмәттәшләремнең ышанычын акларга тырышачакмын".
    Олы Тарханнан Гөлия Солтанова да дәресне осталарча алып барды һәм иң күп санда балл җыйды. Авыл укытучысы, республика гранты ярдәмендә, һәм, әлбәттә, үзенең хезмәте, тырышлыгы белән Лондонда стажировка уза, аның укучысы ике ел рәттән "Олимпка юл" республика олимпиадасында призер була, педагогның югары квалификацияле категориясе бар. "Эзләнүчән кеше, новаторлык идея­ләрен әзерлек белән кабул итә, зур иҗтимагый эш алып бара, проф­союз комитеты рәисе булып тора", - диде хезмәттәше турында мәктәп директоры Расих Шагаев.
    Тәтештәге 1нче мәктәптән география мөгаллимәсе Наталья Горшкова эшчәнлеккә якын килүне үрнәк алыр­лык итеп файдаланды. Ул "Корылыкта су. Елгалар" дигән гади булмаган теманы аңлаешлы итеп җиткерде, ә аннан соң яңа белемнәрне уен төрендә беркетеп, классны елгалар системасына "әверелдерде". Өйгә бирелгән бирем дә заманча иде: "Үзенчәлекле елгалар" темасына зур сурәт ясарга.
    Тәтештәге 1нче урта мәктәптән Гөлнур Хәсәнова егерме елга якын балаларга татар теле укыта һәм аңа мәхәббәт уята. "Үз эшендә үзенчәлекле бихисап алымнарны һәм төрләрне актив файдалана, коммуникатив күнекмәләрне киң куллана, - диде аның хакында директорның уку эшләре буенча урынбасары Светлана Гыйсмәтуллина. - Гөлнур Рәфыйк кызы сыйныф җитәкчесе дә булып тора, балалар һәм аларның ата-аналарының хөрмәтен казана".
    Тәтештәге 2нче урта мәктәпнең тарих укытучысы Татьяна Гыйс­мәтуллина тарафыннан әзерләнгән мастер-классны да жюри танып белүчәнлеген һәм үзенчәлеклелеген билгеләп үтте. Буыннар җебен ныгытыр өчен, ул музей мобиль экспозицияләрен файдаланырга тәкъдим итте, аның хезмәттәшләре моны уңышлы гына башкардылар да.
    "Бәйгечеләр гамәли тәҗрибәдә федераль дәүләт белем бирү стандартларын, укыту һәм тәрбия бирүдә заманча нәтиҗәле педагоглык технологияләрен оста кулландылар һәм күрсәттеләр", - диде жюри рәисе, район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Татьяна Красулина.
    Февраль уртасында Кама Тамагында узачак зона этабында безнең районны Наталья Горшкова (Тәтештәге 1нче урта мәктәп), Гөлия Солтанова (Олы Тархан урта мәктәбе), Гөлнур Хәсәнова (Тәтештәге 1нче урта мәктәп) һәм Илнур Җамалтдинов (шәһәрдәге татар урта мәктәбе) тәкъдим итәчәкләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: