Вшиха тавы яңа төсмер ала
Тәтештә Вшиха тавы территориясен төзекләндерү эшләре дәвам итә.
(Тәтеш, 1 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Безнең шәһәрдә “Тарихка 320 баскыч: Троицк буйлап” бәйгесенең проекты тормышка ашырыла, ул уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектларның IV Бөтенроссия конкурсында тәкъдим ителгән иде.
Хәзерге вакытта Иделнең биек ярында пристаньнан Вшиха тавына алып менүче яңа баскыч төзелде. Аның озынлыгы 400 метрдан артык. Әлеге юлда ял итү өчен мәйданчыклар урнаштырылган, биредә утырып торырга, җирле матурлыкны күрергә мөмкин булачак. Ян кырыйлардагы коймалар көзгеле панельләр белән ясалган, шулай булгач, кояшлы көндә корылма әкияти кышкы матурлык хасил иткәндәй, балкып диярлек торачак.
– Әлегә баскычка тасма рәвешендәге яктырткычлар кую белән шөгыльләнәбез, ул ике яклап булачак, – дип хәбәр итте субподрядчы оешма җитәкчесе Руслан Кадыркаев. – Аннары койманы эчтән агач белән әйләндереп алачакбыз, халыкка уңайлы булсын өчен култыксалар да шулай ук агачтан булачак.
Вшиха тавында эшләр берүк вакытта тимердән ясалган зур күзәтү мәйданчыгында да дәвам итә, каркасы җыелган инде, идән өслеге бар, төзүчеләр ян кырыйлардагы коймаларны җыю буенча эретеп-ябыштыру эшләре белән шөгыльләнә. Алар шулай ук көзгеле, култыксалар кебек, агач белән тышланган булачак. Мәйданчыкны тиздән соры төскә буяп куячаклар.
Төзүчеләр эшенә салкыннар комачауламыймы дигән соравыма, материалларның барысы да шундый һава шартларына яраклаштырылган, дип җавап бирде Руслан Кадыркаев. Планда – каравыл манарасы янына брусчатка җәю, мәйданы 700 квадрат метрдан артык тәшкил итәчәк, мәйданчыкка инде бетон түшәлде, нигезе әзер, дип тә өстәде ул. Шушында ук ял итү өчен эскәмияләр куелачак.
Юлны яктырту мәсьәләсе хәл ителгән – Троицк чиркәвеннән алып каравыл манарасына кадәрге урамның бер ягына яктырткычлар белән баганалар куелачак.
Яраткан урыннарында төзекләндерү эшләренең ничек баруы тәтешлеләрнең күбесен кызыксындыра һәм алар Вшиханың ничек үзгәрүен карарга киләләр.
– Идел баскычы буйлап һәр иртәдә җәяүләп саф һава сулап йөрибез, – дип уртаклашты шәһәрле Надежда һәм Татьяна. – Безнең өчен бу үзенә күрә бер төрле күнегү. Элеккеге агач баскыч белән чагыштырганда яңасы озынрак икән, шулай да бу безне борчымый, Идел киңлекләре белән озаграк ләззәтләнәчәкбез.
Ирле-хатынлы Зинаида һәм Александр Аксеновлар җәе буе авылда яшәүләре һәм көз аенда беренче тапкыр Вшихага килүләре, матур үзгәрешләргә шатлыклы гаҗәпләнү кичерүләре турында сөйләделәр:
– Бик матур, зәвыклы, заманча булган. Төшү мәйданчыгын көтәбез, шундый зур корылмадан чал елга күренеше тагын да соклангыч булып күренәчәк. Җирлектә яшәүчеләр дә, районыбыз кунаклары да матурлыкны карап хозурлансын иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 май 2022 - 06:48Тоншерма урта мәктәбендә "Бөек Җиңүнең яшь батырлары" конкурсына театраль күренеш куелган Рольләрне 5-7нче сыйныф укучылары башкарган.1500
-
18 май 2022 - 14:21Өлкән буын ярышты Өлкән буын кешеләре өчен үткәрелгән Спартакиада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган иде.8000
-
18 май 2022 - 11:47Келәштә «Чит телләр укытучылары эшчәнлегендә яңа методик алымнар» дигән темага семинары булып узган Семинарда катнашучылар 4нче сыйныфта уздырылган инглиз теле дәресен карадылар.10300
-
18 май 2022 - 10:56Солдатларга ярдәм иттеләр Рәмис Сафиуллов Украинада зыян күргән кешеләргә март ахырында гуманитар ярдәм күрсәтте: 40 тонна азык-төлек товарлары җибәрде, бу бер айга ике мең гаиләне азык-төлек белән тәэмин итәргә ярдәм итте.8300
-
18 май 2022 - 10:32Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Эшкә велосипедта» Бөтенроссия акциясе узачак Акция көндәлек эшләр буенча велосипедта йөрүнең җиңел һәм уңайлы булуын, моның өчен махсус кием яки әзерлек таләп ителмәвен күрсәтергә тиеш.8001
-
18 май 2022 - 09:56Без үзләре дә тарихи һәйкәлләр булып торган җирле учреждениеләрнең ничек яшәве белән кызыксындык Музей директоры Наталья Понедельникова коллективның эш көннәре, сирәк була торган яллары, үзләренең хезмәткәрләрен ничек итеп бергәләп гаилә тормышына озатулары хакында сөйләде.9900
-
18 май 2022 - 08:51Представители АО «Транснефть – Прикамье» провели профориентационные мероприятия в г. Ижевске Встречи с учащимися проводятся ежегодно с целью расширения сотрудничества между потенциальными работодателями, студентами и выпускниками.10000
-
17 май 2022 - 18:02Узган тәүлектә республиткада хастаханәгә юлланган коронавируслы пациентлар өч тапкыр арткан Агымдагы елның 17 маена булган мәгълүматларга караганда, пандемия башланганнан алып республикада ковид йоктыруның 147 949 очрагы сакланган.11300
-
17 май 2022 - 16:31Тәтеш педагоглары 146 ноутбук алды Проект ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча тормышка ашырыла һәм мәгариф өлкәсен цифрлаштыруга юнәлтелә.11600
-
17 май 2022 - 13:26Гармун көйләре, шаян такмаклар яңгыраган Бәйрәм үткәрүне шул вакыттагы мәктәп директоры Ольга Никушина башлап йөргән.8100
-
17 май 2022 - 09:03Команда АО «Транснефть - Прикамье» приняла участие в Казанском марафоне 14-15 мая представители Альметьевского, Казанского, Ромашкинского и Пермского районных нефтепроводных управлений (РНУ) и аппарата управления, а также члены их семей стали участниками забега на различные дистанции - всего более 40 человек.7900
-
16 май 2022 - 12:09Тәтешләр «Кеше тәрбияләү» дигән конкурста катнаштылар 2022 елның 13-14 маенда «Кеше тәрбияләү» дигән тәрбия өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык республика конкурсының турыдан-туры этабы узды.16900
-
16 май 2022 - 10:34Работники АО «Транснефть – Прикамье» отмечены знаками отличия ГТО По результатам знаки отличия ФЗСК ГТО получили 75 человек.11700
-
17 май 2022 - 13:30Ольга Никушина Киртәле авылында узгане зур бәйрәм турында сөйләде
-
19 май 2022 - 05:09Рәмис Сафиуллов Тәтеш районының массакүләм мәгълүмат чаралары, полиграфия хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә19 май – Татарстан Республикасы Матбугаты көне.2100
-
24 апрель 2022 - 04:54Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пасха бәйрәме белән котлый 24 апрель – Пасха бәйрәме.49400
-
23 апрель 2022 - 09:13Тәтештә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды (Тәтеш, 21 апрель, “Тәтеш таңнары”).39100
-
23 апрель 2022 - 12:10Республика халкы 2023 елда төзекләндереләчәк ишегалды яки паркны сайлый ала Тавыш бирү 30 майга кадәр дәвам итәчәк.36100
-
12 май 2022 - 11:50Тәтеш интернат-йортында тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр (Тәтеш, 12 май, “Тәтеш таңнары”).28901
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Калашникова Елена Викторовна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 61
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика