Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Иң мөһиме – сәламәтлек

    Бу һөнәр белгечләрен без еш кына “хатын-кыз табибы” дип ­атыйбыз, нәкъ менә алар тормышның төрле чорларында хатын-кызлар сәламәтлеген контрольдә тота.

    (Тәтеш, 24 июль, "Тәтеш таннары").
    Һәм шунысы мөһим һәм кыйммәтле, бу вазифада эшләүче кеше – хатын-кызга бала табарга ярдәм итә.
    Шул вакыттан бирле күп еллар узган. Бу вакыт эчендә Тәтеш хастаханәсендә бәһасез тәҗрибә туп­ланган, күп белгечләр эшләгән. Үз пациентларына медицина ярдәме күрсәтүче хәзерге табиблар: Татьяна Гайнуллина, Назымгөл Җәләлетдинова, Сучковлар табиблык динас­тиясен дәвам итүче Дмитрий Иванович (династиянең гомуми стажы 145 елдан артык!) иң яхшы сүзләргә лаек.

    “ҺӘРВАКЫТ ТАБИБ БУЛЫРГА ХЫЯЛЛАНДЫМ”

    Татьяна Гайнуллина Пермь өлкәсеннән булса да, үзен тәтешле дип саный, чөнки ул әти-әнисе белән Тәтешкә 1975 елда ук күченеп килгән. “Һөнәргә ничек килдең?” дигән сорауга, без аның озак еллар сырхауханәнең өлкән шәфкать туташы булып эшләгән әнисе юлыннан киткәнен беләбез. Тәтеш хастаханәсендә 1994 елдан бирле эшли. Бүгенге көндә ул акушерлык-физио­логия бүлеген җитәкли. Татьяна Александровна табиб-дерматовенеролог булып та эшли. Эштә иң мөһиме әни һәм бала иминлеге, дип саный профессионал. Хезмәттәшләре белән бергә йөклелек һәм бала табу шатлык булсын өчен бөтен көчен куя.
    Татьяна Гайнуллина:
    – Һәрвакыт табиб булырга хыялландым. Табиб – иң игелекле һөнәр, дип саныйм. Һәм анда бары тик сәләт буенча гына эшләргә була. Башка югары уку йортларын карамадым, Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетына укырга кердем. Һәм менә инде 28 ел шушы һөнәрдә эшлим. Үзем өчен эштә иң төп принципны ышаныч дип саныйм, һәм, әлбәттә, пациент белән бергә аның шатлыгын яки кайгысын бергә кичерү – безнең эштә иң мөһиме дип саныйм. Ягъни, эшкә мәхәббәт могҗизалар тудыра һәм бик авыр йокысыз төннәр аннары канәгатьләнү хисе белән бәяләнә. Тормыш девизым: “Барлык каршылыкларны да узып алга атларга кирәк”. Кыенлыкларга карамастан, кеше вакытында үзен кулга алырга һәм  билгеләнгән юнәлештә хәрәкәт итәргә тиеш – югыйсә тормышта бернинди уңыш та булмаячак. Тормыштагы тәэсирле мизгелләр шактый. Иң күңеллесе – үз фамилиямне мединститутка кергәннәр исемлегендә күрү булды. Икенче күңелле вакыйга – өч еллык эш стажым булган килеш сеңлемә бала таптыру җаваплылыгын үз өстемә алу булды. Өченчесе – оныгымның якты дөньяга килүе. Бу минем тормышымда иң мөһим һәм иң шатлыклы вакыйга! Хатын-кызларга сәламәтлек, көч, уңайлылык, матурлык, ешрак көлүләрен, күп ял итүләрен, үз-үзенә булган мәхәббәтне тоеп яшәүләрен телим.

    “БЕЗНЕҢ ӨЧЕН ИҢ МӨҺИМЕ – ХАТЫН-КЫЗ СӘЛАМӘТЛЕГЕ”

    Назымгөл Җәләлетдинова, ТРның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, тумышы белән Кызыл Тархан авылыннан. 40 елга якын медицина стажы бар. Буа медицина училищесын тәмамлаганнан соң, фельд­шер, Түбән Тархан ФАПы мөдире булып эшли. Тиздән Казан медицина институтына дәвалау факультетына укырга керә. Республика клиник хастаханәсендә акушерлык һәм гинекология буенча интернатураны уңышлы үтеп, кафедрада калу тәкъдименә карамас­тан, Назымгөл Хафиз кызы туган районына әйләнеп кайта. Менә 1984 елдан бирле Тәтеш хастаханәсендә эшли. ТР сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан расланган яман шеш авыруларын иртә ачыклау буенча эксперименталь программа кысаларында, 90нчы елларда ул меңләгән авыл хатын-кызын караган. Онкопатологиянең күп очраклары ачыкланган.

    Назымгөл Җәләлетдинова:
    – Мәктәптә үк мин физика, биология белән мавыктым, киләчәктә табиб булачагыма ышандым, ­башка һөнәр мине хәтта кызыксындырмады да. Зур теләк белән укыдым, Салман мәктәбе укытучыларын: Андрианова Александра Семеновнаны, Мельникова Нина Григорьевнаны, Ислюков Андрей Сергеевичны һәм башкаларны бик рәхмәт хисләре белән искә алам. Училищеда да бик яхшы укытучы – безнең директор Садыйков Наил Сәләхович, соңыннан ул ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары булды. Мединститутта да талантлы педагог­лар бар иде. Алар барысы да теге яки бу дәрәҗәдә минем остазларым дип аталырга мөмкин. Аларның һәркайсы минем тормышыма үз өлешен кертте. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, хатын-кызлар консультациясе хатын-кызны әзерләүнең һәр этабында мөһим роль уйный, бигрәк тә йөклелек этабында. Безнең бөтен эш коллектив белән һәм тәүлек буе башкарыла. Бездә профессиональ, бердәм коллектив – бер команда. Барысы да  җаваплы, үз эшләренә битараф булмаган кешеләр. Безнең өчен иң мөһиме – хатын-кызның сәламәтлеге, чөнки нык гаилә нәкъ менә анардан тора. Ә хатын-кыз өй учагын, йортта уңайлылыкны һәм үзара җылы мөнәсәбәтләрне сәламәт булганда гына саклый ала. Тагын бер кат басым ясап әйтәм: сәламәтлек – иң кыйммәтле нәрсә. Теләсә кайсы хатын-кызның бурычы аны Җирдә яшәүне дәвам итү өчен саклап калу.

    Сучковлар динас­тиясен дәвам итүче Дмитрий Сучков ­(династиянең гомуми стажы 145 елдан артык!), пациентлар фикере буенча, һәрвакыт проблемаларны төгәл билгели. Һәм шунда ук аларны хәл итүнең нәтиҗәле ысулларын тәкъдим итә. 
    – Грамоталы, принципиаль һәм акыл белән эш итүче белгеч, – дип сыйфатлый аны тәтешле Валентина Тихонова. – Ягымлылык, әдәплелек кебек сыйфатларны билгеләп үтәсем килә. Профессионал, үз һөнәренә яратып карый. – Дмитрий Иванович – бик әйбәт кеше.


    ТАРИХТАН

    Бала табучыларга ярдәм итү өчен белгечләр әзерләү буенча Россиядә беренче акушерлык мәктәпләре Петр I вакытында 1754 елда Мәскәүдә һәм Петербургта ачыла. Безнең Тәтештә бу җаваплы һөнәр ияләре турында беренче тапкыр 1869 елгы земский хастаханәсе штатында искә алына.
    1919 елда акушерлык-физиология бүлеген Петроград хатын-кызлар медицина инс­титутын тәмамлаган табиб Нина Соколова (Дворжецкая) җитәкчелек иткән дигән мәгълүмат бар. Соңрак, 1937 елда, аның каршында бала табу бүлеге барлыкка килә. Нина Станиславовна бала тудыру йортын, аннан соң бала тудыру бүлеген җитәкли. Ул шулай ук  хатын-кызлар һәм балалар консультацияләрен оештырган һәм җитәкләгән.

    ТАБИБЛАР КИҢӘШЕ:

    Елга бер тапкыр табибка үзеңне бик яхшы хис иткәндә барырга кирәк. Кечкенә генә проблема булганда шунда ук кабул итүгә язылырга кирәк. Һич тә үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә! Дәвалауга караганда, кисәтү җиңелрәк. Хатын-кызлар авыруларына бу тулысынча кагыла.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: