Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Кино сәнгатенә өйрәнәләр

    Актерлык осталыгы, велосипедта йөрү, тренинглар,  фото һәм ­видеога төшерү:  “Акчарлак” лагерендә “Кино дөньясы” ­ дип исемләнгән профильле сменада сиксән бала ял итә.

    (Тәтеш, 1 июль, “Тәтеш таңнары”). Шәһәр яны сәламәтләндерү лагерендә ял итүче балаларның һәр көне ­бер-берсенә ­охшамаган, бу башкача була да ­алмый, чөнки кино дөньясы сюрпризлар һәм ачышлар белән тулы. 

    Капканы ачып керәбез һәм кино индус­триясенең сихри тәэсиренә эләгәбез: мәгълүмати стендларда кәгазьдән кисеп ясалган кино пленкаларының кадрлары, корпусларның ишекләрендә стена газеталары – һәр отрядның йөз таныкламалары барыбызга да танылган телетапшырулар тематикасында бизәлгән. Спорт мәйданчыгы шау-гөр килеп тора: балалар “Күңелле старт”ларда көч һәм җитезлектә ярышалар.

    Балалар шөгыльләнгән арада без сменаны оештыручы, Казанның балалар театр мәктәбе җитәкчесе Камилла Кулдыбаева озатып йөрүендә лагерь территориясе буйлап экскурсиягә юл тотабыз һәм яшь кино төшерүчеләрнең көнкүреше белән танышабыз.    

    – Без көн саен спорт­ны, иҗатны, интеллектуаль уеннарны  берләштерәбез. Ба­лаларга ямансу булмасын өчен аларның ялын төрләндерергә тырышабыз. Лагерьдә һәр иртә гимн­нан һәм әләм күтәрүдән башлана, аннары линейка була, анда алдагы көндәге бәйгеләрдә җиңгән һәм корпусларда тәртип булдырган өчен “йолдызлар” тапшырыла, көнлек план турында фикер алышабыз. Спорт чаралары уздырабыз, берьюлы – белем лекцияләрен дә, актерлык осталыгы дә­ресләрен һәм ораторлык сәнгатен дә үткәрәбез, социаль роликлар һәм кыска метражлы Россия фильм­нарын күрсәтәбез, – дип сөйли Камилла Урал кызы. – Балалар үзләре дә инде сценарий яздылар, аның буенча йомгаклау фильмы төшереләчәк. Алар кыс­ка роликлар төшерергә, камера белән эшләргә өйрәнәләр. Әле тагын без кунаклар – яшьләр арасында киң танылган тик-токер, актриса, коткаручы – кинолог, оператор һәм музыкантны көтәбез. “Акчарлак”та һәр кич “шәм кабызу” белән тәмамлана: балалар шәмне бер-бер­ләренә тапшыралар һәм үзләренең көне ничек үтүе хакында сөйлиләр. “Кино дөньясы” программасының Камилла Кулдыбаева белән директор Ирина Таһирова тарафыннан эшләнүен билгеләп үтәргә кирәк. 

    Без лагерь территория­се буйлап йөргән арада “Күңелле стартлар” тә­мамланган иде, һәм балалар алдында башка бирем: киң танылган фильмнардан, телетапшырулар, мульт­фильмнардан ­кадрларны тамашачылар сюжетны бе­лә алырлык итеп ясарга кирәк иде. Париклар, грим, күзаллаулар эшкә җигелде. Тирә-якта малайлар һәм кызлар җиңел булмаган бирем хакында кызып-кызып сөйләшәләр.  

    – Сменада 80 бала ял итә, коллективта – 24 кеше, шуның 16сы – педагоглар. Спорт профилендәге беренче җәйге лагерь икенче июньнән башланды һәм 18 көн дәвам итте. Икенче смена, “Кино дөньясы”, 22 июньнән ­башланды. “Акчарлак”та җәй буена барлыгы өч йөздән күб­рәк бала ял итәчәк. Ки­ләсе сменалар да балалар­ны шулай ук күңелле га­җәпләндерәчәк, әмма без әлегә барлык сер­ләрне дә әйтеп бетермибез, – дип билгеләп үтте лагерь директоры Ирина Таһирова.
    Аның әйтүенчә, “Акчар­лак”та биш тапкыр дөрес туклану билгеләнгән, ризыклар төрләндереп би­ре­лә, балалар өчен аны Тәтеш районының төрле уку йортларының аш пе­шерүчеләре әзерли. Тер­ри­ториядә черкиләрдән һәм талпаннардан эшкәртү үткәрелгән, еланнарны куркыту җайланмасы кулланыла. Шулай булгач балалар өчен ял имин уза.  

    –  “Акчарлак” лагеренә мин бишенче тапкыр киләм, һәм бу смена миңа калган башкаларына караганда күбрәк ошый. Мин сөйләргә, чыгыш ясарга яратам, шуңа күрә барысы да искиткеч булыр дип уйлыйм, – ди Валерия Лащенова. 

    Балаларга комачауламас һәм алар алга таба да тылсымлы кино дөньясына чумсыннар өчен без кабат бирегә киләчәгебезне белдергән изге теләкләр белән “Акчарлак”тан ки­тәбез. Үзләренең зур булмаган кино сәнгате, иҗат­лары белән мавыккан бала­ларның шатлыклы күзлә­реннән дә мөһимрәк берни юк. Кем белә, бәлки аларның берәрсе киләчәктә танылган режиссер, оператор, сценарий язучы яки актер да ­булып куяр. 
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: