Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Пенсионерлар өчен бию терапиясе

    Пенсиягә чыгу – кәефсезләнер өчен сәбәп түгел, бу вакыйгалар белән тулы яңа тормыш башлау өчен тагын бер мөмкинлек.

    Газетабыз бит­лә­рендә без ­Татарстан Республикасында ­Россия ­Пенсионерлар берлегенең Тәтеш бү­леге эшчәнлеге турында берничә тапкыр язган идек. Әлбәттә, коронавирус пандемиясе аның эшенә төзәтмәләр кертте, шулай да ул дәвам итә.

    – Безнең иҗтимагый оешмабызның төп бурычы – ул өлкән яшьтәге кешеләрне төрле эш­чәнлек юнәлешләренә: мәгариф, мәдәни, спорт, иҗат һәм башкаларга җәлеп итеп, аларга сыйфатлы тормыш тәэмин итү. Бүген­ге көндә моны эшләве, пан­­­­демия белән бәйле рәвештә, күпкә катлаулырак. Тик, шулай да, безнең районда өлкәннәрнең иҗтимагый тормышы, минемчә, шактый бай, – дип сөйли ТР буенча ­Россия Пенсия фондының җирлектә­ге бүлек рәисе Нина ­Новикова.
    Аның әйтүенчә, өлкән яшьтәге кешеләрнең актив яшәү рәвеше формуласы, нигездә, “Өлкән буын” ­Университеты мәгариф проекты аша тормышка ­ашырыла. Аның кысаларында 2020 елның октябреннән 2021 елның маена кадәр сәламәт яшәү рәвеше, “Мәдәният һәм агарту”, “Психология нигезләре” факультетлары эшләгән, өлкән яшьтәге кешеләр компьютер белеменә өйрәнгәннәр, алар өчен танылган шәхесләргә багышланган авторлык тематик программалары эшләнгән, төрле тематикалы иҗади ку­накханәләр оештырылган, психологик һәм сәламәтләндерү практикаларына, шул исәптән онлайн тәртиптә, аерым игътибар бүлеп бирелгән.
    “Интернетка рәх­мәт – 2021” дигән  VII Бө­тен­россия шәхси казанышлар бәйгесендә һәм пенсионерлар арасында компьютер буенча IT-Олимпиада күп төр ярышта Россия Пенсионерлар берлегенең  җирлек бүлекчәсе вәкилләре чәчәк үстерү һәм төзекләндерү бәйгесендә читтән торып катнашкан, һәм, Нина Валентиновна билгеләп үткәнчә, әлеге чараларда катнашучыларның исәбе алдагы елларга караганда күбрәк булган.
    – Сәламәт яшәү рә­вешен киң җәелдерү һәм ­пенсионерларны спорт, физкультура бе­лән даими шөгыль­лә­нүгә җәлеп итү бүлек эшчәнлеген­дә аерылгысыз һәм әһә­мият­ле юнәлеш булып тора. “Барс” спорт-сә­ламәтләндерү комплексы базасында алар теннис, шахмат, йөзү буенча спорт секцияләренең ике сәламәт яшәү рәвеше мәктәбендә шөгыль­ләнделәр, район һәм рес­публика күләмендәге чараларда: “Өченче яшь” Спартакиадасы, шахмат-шашка турнир­ла­рында, йөзү буенча ярышларда, велосипед узышларында, ГТО буенча чаңгы марафонында һәм башкаларда катнаштылар. Безнең бүлекчә эшчәнлегендә мәгариф һәм мәдәният өстенлекле юнәлеш булып кала, әлбәттә, – дип билгеләп үтә Нина ­Валентиновна.
    Татарстан Республикасында Россия Пенсионерлар берлегенең Тәтеш районы бүлеге быел “Иң яхшы җирле бүлекчә” рес­публика конкурсының “Мәдәният һәм агарту” номинациясендә өченче урынны алды. Вокаль ансамбльләр арасында “Келуне” ансамбле (җитәкчесе Ирина Николаева) “Мин яратам сине, тормыш” бәйгесендә беренче урынны алды.
    – Кешегә актив рә­вештә озын гомерле булып яшәр өчен интеллектуаль үсешкә омтылу бик мөһим. “Өлкән буын” Университеты белем бирү проекты бу уңайдан – пенсиядә дә яңалыкны белергә омтылучы кешеләр өчен уникаль тренинг мәйданчыгы. Өлкәннәр ункөнлегендә без ачкан  “Өлкән буын” Университеты яңа уку елында да шактый кызыклы программалар: “Сәламәт яшәү рәвеше”, “Бию терапиясе”, “Психология нигезләре”, “Мәдәният һәм агарту”, “Вокал-хор белән җырлау”ны тәкъдим итә. “Өлкән буын” Университеты төп мәгариф проектының яшәвен һәм үсеш алуын билгеләп үтәсе килә, чөнки аны оештыруда һәм эшләвендә тырыш, иҗади, үз эшләрен яратучы кешеләр катнаша, алар күп еллар дәвамында өлкәннәргә актив яшәргә, ­матур итеп өлкәнәергә, килә­чәккә курыкмыйча рух күтәренкелегендә карарга һәм олы яшьтә дә үзеңнең планнарың­ны һәм хыялларыңны тор­мышка ашырырга ярдәм итәләр. ­Болар – факультетларның җи­тәкчеләре Надежда Гришина, Вера Евграфова, Лидия Егорова, Евгения Кириллова, Наталья Шлячкова, Наталья Шәрипова һәм Тамара Яшукова. Без “Өлкән буын” Университеты факультетлары­ның яңа тыңлаучылары өчен һәрвакытта ачык. Ул уңышлы эшләсен өчен, өлкәннәргә сәла­мәтлекләрен сакларга, коронавирустан ­сак­ланырга – ­вакцина ясатырга кирәк, – ди Нина ­Валентиновна.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: