Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Редакциядә почта хезмәткәрләренә призлар тапшырылды

    “Иң яхшы хат ташучы” конкурсында җирле почта элемтәсе бүлекләренең абунә буенча планны үтәгән һәм арттырып үтәгән хезмәткәрләре ­катнашты.

    (Тәтеш, 26 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). “Авангард” газетасы редакциясе тарафыннан 2022 елның беренче ярты еллыгына язылу кампаниясе кысаларында игълан ителгән “Иң яхшы хат ташучы” конкурсында җирле почта элемтәсе бүлекләренең абунә буенча планны үтәгән һәм арттырып үтәгән хезмәткәрләре ­катнашты.

    Әйтергә кирәк, барлык поч­та элемтәсе хезмәткәрләре дә абунәчеләрне җәлеп итү буенча югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Почта хезмәткәрләренә ике тузан суырткыч үзенә күрә бер матур этәргеч булды, җиңүчеләр газета редакциясендә лототрон ярдәмендә ачыкланды.
    Барабан әйләнә, уңыш һәм бәхет елмаючыларның исем­нәре билгеләнә. Күркәм бүләк Зур Әтрәч почта элемтәсе бү­леге начальнигы Зөһрә Мө­хәммә­дуллинага һәм шә­һәрдәге поч­тальон Александр ­Лазаревка ­насыйп булды.


    – Боларның барысына да авыл халкы ярдәмендә ­ире­шелә, абунәчеләребез район газетасын яратабыз һәм аңардан район яңалыкла­рын белеп торабыз диләр, – дип уртаклаша Зөһрә Рәшит кызы. – Җирле авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе ­Радик Галимҗан улы Нургали­ев бик булышты, ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә абунә рәс­миләштерде. Мин үзем поч­тада 6 елдан бирле эшлим. Әт­рәч халкының игелеклелеге, ярдәмчеллеге өчен Аллаһыга һәрчак рәхмәт укыйм, планны һәр елны үтәп барабыз. Авылда талантлы, хезмәт сөючән, иҗади кешеләр яши, шуңа да китапларны да, газеталарны да яратып укыйлар. Хат ташучы Гөлүсә Закирова белән без бик бердәм һәм тату эшлибез. Ул безнең тырыш, аралашучан, Зур һәм Кече Әтрәч халкына хезмәт күрсәтә. Икенче ярты еллыкка язылу кампаниясендә без ирешелгән югары планканы сак­лап калырбыз, дип ышанам. Призга бик шатландым, ул алда торган юбилеема матур бүләк булды.

    – Икенче ел гына эшлим әле, миңа ошый. Иң мөһиме – кешеләр белән аралашу, саф һавада эшләү күңелгә хуш килә. Мин хезмәт күрсәтә торган учас­ток зур, берничә чакрым юл үтәргә туры килә, – дип сөйли үзенең катлаулы һәм мөһим эше турында Александр Лазарев. – Минем өчен, башка кешеләр кебек үк, мөмкин кадәр күбрәк кеше яздыру гына түгел, ә газетаның вакытында килүе дә зур әһәмияткә ия. Әнием дә поч­тага эшкә урнашты, моңа мин бик шат. Әле тагын редакциядә булу һәм район газетасын чыгаручы хезмәткәрләр белән аралашу мөмкинлеге булуы да икеләтә сөендерде. 
    Сезнең “Тәтеш таңнары” 
    Реклама 16+
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: