Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Республикада бүген көчле җил һәм температураның бераз төшүе көтелә

    Урыны белән бераз яңгыр явачак.

    (Тәтеш, 4 июль, “Тәтеш таңнары”). Бүген, 4 июльдә, Татарстанда һава шартларының бозылуы һәм температура фонының бераз кимүе көтелә. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

    Республикада алмашынучан болытлы һава саклана. Урыны белән бераз яңгыр явачак.

    Җил төньяк-көнчыгыштан исәчәк. Көндез бөтен төбәктә, шул исәптән Казанда да, җил көчәйгәндә аның тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.

    Республикада тәүлекнең караңгы вакытында һава температурасы +9..+14 градус була, башкалада — +11..+13 градус. Көндезге сәгатьләрдә һава +19..+24 градуска кадәр җылына. Казанда +21..+23 җылылык көтелә.

    фото: архтив/Авангард

    Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-kocle-il-ham-temperaturanyn-beraz-tosue-kotela-5856870

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: