Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтеш районы башлыгы чик буенда хезмәт итүчеләргә, кадрдагы офицерларга һәм чик буе гаскәрләре ветераннарына мөрәҗәгать итә

    28 май – Чик буе гаскәрләре көне

    (Тәтеш, 28 май, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов чик буенда хезмәт итүчеләргә, кадрдагы офицерларга һәм чик буе гаскәрләре ветераннарына мөрәҗәгать итә:

    – Чик буе хезмәте илебезнең иминлегендә, аның чикләренең куркынычсызлыгына һәм бөтенлегенә гарантия буларак, һәрвакытта зур әһәмияткә ия. Хәрби бурычка тугрылык, намуслылык һәм горурлык, батырлык һәм каһарманлык чик сакчыларының аерылып торган сыйфатлары булды һәм шулай булып кала да. 
    Чик буе гаскәрләренең барлык буынына сәламәтлек, бәхет, иминлек, сезгә һәм сезнең якыннарыгызга җитешлек телим!
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: