Универсиада уты Тәтештә!

Кичә XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарының уты шәһәребезгә килде.
Универсиада уты эстафетасы маршруты уза торган барлык урамнар бәйрәм төсе алган һәм кешеләр дә күпләп җыелган иде. Йөзләгән тәтешлеләр һәм шәһәр кунаклары, олысыннан алып кечесенә кадәр, утны каршыларга чыкканнар. Аны тантаналы каршылау Каравыл манарасы янында оештырылды, анда Тәтеш - ныгытма-шәһәр турында тамаша күрсәтелде. 24 факел йөртүче, шулар арасында спорт ветераны Вячеслав Тимирясов, ирекле көрәш буенча Россия чемпионаты җиңүчесе Евгений Епифанов, шашка буенча ТР чемпионы Айгөл Гарифуллина, халыкара класслы спорт мастеры, стендка ату буенча ТР чемпионаты җиңүчесе, Кипрның Гран-при призеры Лилия Вәлиева, пуля белән ату буенча республика ярышларының күп тапкырлар призеры Александр Сахарнов һәм башка тәтешлеләр аны Ленин, Горький, Свердлов, Фрунзе урамнары буйлап район мәдәният йортына кадәр алып килделәр. Соңгы этапта факелны район башлыгы Валерий Чершинцев кабызды. Әлеге истәлекле вакыйгада катнашучыларны сәламләп, Валерий Сергеевич болай диде: "Мин районыбыз, Татарстан, Россия өчен чиксез горурлык хисләре кичерәм. Үзебезнең җыелма командага, шул исәптән Татарстан спортчыларына уңышлар һәм җиңүләр телим. Универсиада, алга!"
Шәһәребез өчен әлеге тарихи вакыйга концерт белән билгеләп үтелде. Универсиада уты факелы Тәтешкә гомерлек саклауга калдырылды. Шуннан соң Универсиада уты эстафетасы Чүпрәле районына тапшырылды, әмма шушы вакыйгадан алган матур тәэсирләр тәтешлеләр күңелендә уелып калды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 май 2022 - 15:24Президент телевизор бүләк иткән Тәтештә яшәүче Сәйфетдиновлар гаиләсе район елъязмасында үз урынын алып тора.2800
-
24 май 2022 - 14:46Кошки-Новотимбаево урта мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлады Укучыларны уку елы тәмамлану белән Кошки-Новотимбаево авылы җирлеге башлыгы Николай Сапожников, уку йорты директоры Лариса Паргереева һәм башка кунаклар котлады.3200
-
24 май 2022 - 09:16АО «Транснефть – Прикамье» выбрало победителей конкурса профмастерства Всего в конкурсе приняли участие 119 представителей рабочих профессий.4200
-
24 май 2022 - 08:3824 май көнне Славян язуы һәм мәдәнияте көне билгеләп үтелә. Хөрмәтле Тәтеш муниципаль районы халкы!5700
-
23 май 2022 - 16:49Яр Чаллыда югалган 13 яшьлек баланы өч тәүлек эзләгәннән соң тапканнар Малай шимбә көнне, ягъни 21 майда, кичке якта югалган.9601
-
23 май 2022 - 12:51Казанда бала тәрәзәдән егылган Бала москит челтәренә таянган һәм аның белән бергә урамга егылып төшкән.10300
-
23 май 2022 - 09:11АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое учебно-тренировочное занятие на подводном переходе нефтепровода в РТ По сценарию учения диспетчер районного диспетчерского пункта зафиксировал падение давления на подводном переходе ППМН и оперативно «остановил» транспортировку нефти.8100
-
23 май 2022 - 08:11Технологическое присоединение объектов в границах территории садоводческих некоммерческих товариществ При рассмотрении заявок на технологическое присоединение энергопринимающего устройства (ЭПУ), находящегося на территории Некоммерческого Товарищества, всегда возникало много вопросов и споров, как на этапе подачи заявки, так и в процессе выполнения мероприятий.7600
-
23 май 2022 - 06:40Казанда Пионериянең 100 еллык юбилеена багышланган балалар хәрәкәте активының республика күләмендәге зур җыены узды Анда Тәтеш районын тәкъдим иттеләр.11300
-
22 май 2022 - 14:33Егет кешегә – җитмеш төрле һөнәр дә аз Олы Тарханда яшәүче Рузилә Насыйровадан авылдашы Ирек Кәримов хакында язылган җылы эчтәлектәге хат алдык.14600
-
22 май 2022 - 12:29“Авангард” авыл хуҗалыгы предприятиесендә яшь кадрларны хуплыйлар Журналистлар “Авангард” авыл хуҗалыгы предприятиесендә булдылар.16600
-
22 май 2022 - 10:07Механизаторлар династиясен дәвам итүче Журналистлар “Авангард” авыл хуҗалыгы предприятиесендә булдылар18500
-
22 май 2022 - 07:39Тәтештә яшәүче бер хатын-кыз чит милекне – банк счетыннан акчаларны яшерен урлауда гаепле дип танылган Суд утырышында хатын-кызның өч кешелек төркем белән танышы йортында спиртлы эчемлекләр эчүе ачыкланган.15400
-
23 май 2022 - 16:151100 ел тулу уңаеннан "Изге Болгар җыены" булды
-
24 май 2022 - 08:40Рәмис Сафиуллов: Бүген - Тәтеш районындагы барлык мәктәпләрдә соңгы кыңгырау бәйрәме(Тәтеш, 24 май, “Тәтеш таңнары”).5501
-
24 апрель 2022 - 04:54Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пасха бәйрәме белән котлый 24 апрель – Пасха бәйрәме.57100
-
12 май 2022 - 11:50Тәтеш интернат-йортында тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр (Тәтеш, 12 май, “Тәтеш таңнары”).36601
-
12 май 2022 - 09:48Тәтештә "Ут хәтере сүнми" дигән әдәби-музыкаль кичә узды Һәрбер халыкның онытылмый торган вакыйгалары һәм даталары бар. Бөтен Россия халкы өчен бу даталарның берсе - Бөек Ватан сугышы.25700
-
19 май 2022 - 09:59Келәш авылы китапханәсендә "Идел буе Болгары тарихы" дип исемләнгән тарих сәгате үзды 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тула.23300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Калашникова Елена Викторовна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 61
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика