Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • “Валда шинясь” – кояш бәйрәме

    “Валда шинясь” мордва мәдәниятенең фольклор бәйрәмен күрер өчен Килдеш авылына ел саен берничә йөзләп кеше килә.

    (Тәтеш, 29 июнь, “Тәтеш таңнары”). Тюштянь ярминкәсе, театральләштерелгән кереш бүлек, милли ризыклар: Килдеш авылында республика күләмендәге “Валда шинясь” мордва мәдәнияте бәйрәме булды. 

    “Валда шинясь” мордва мәдәниятенең фольклор бәйрәмен күрер өчен Килдеш авылына ел саен берничә йөзләп кеше килә. Быел ул тугызынчы тапкыр узды. 

    Кунаклар өчен Тюштянь ярминкәсе эшләде, анда халык сәнгате күргәзмәсе бизәлгән иде. Кунаклар өчен билгеләнгән аланда үлән­нәрдән хуш исле чәй эчәр­гә, мордва йортында ха­лыкның күп гасырлар дә­ва­мында ничек яшәвен бе­лергә, милли ризык­лардан авыз итәргә, ­балыкчылык станында балык тоту уңы­шын сынап карарга һәм өч төрле уха белән сыйланырга мөмкин булды.   

    Күңелле спорт бәйге­ләрендә балалар да, өлкән­нәр дә катнаштылар, алар мордваларның традицион күңел ачуында үз көчләрен сынадылар.  
    “Кояш сәгате буенча яшәү сәнгате” дип исемләнгән те­ат­ральләштерелгән кереш бүлек мордва халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары, бәйрәмнең бай ­тарихы турында барды.  
    – “Валда шинясь” бәй­рәмен без тугызынчы ел үт­кәрәбез һәм бүгенге көндә ул республика проекты булып тора. Безнең район – күп милләтле, һәрбер халыкның үз бәйрәме бар, – дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә район башлыгы Рәмис Сафиуллов. 

    Россия халыкларының мәдәни мирасы елында рес­публика күләмендәге “Валда шинясь” бәйрәме – бөтен Татарстан өчен мөһим вакыйга. Безнең максат – мәдәни байлыкны яшь буынга тапшырып калдыру, – диде Дәүләт Думасы Федераль Җыенының милләтләр эше  буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов. 

    ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәм­мәтшинның котлавын укыды һәм Тәтеш районында яшәүчеләрне, кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде. Башка мәртәбәле кунаклар да җыелучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. 

    – Аю һәм циферблат рә­вешендәге кояш сәгать­ләре, узган гасыр урталарында мордвалар торагына охшаш мордва утарындагы яңа йорт – быелгы яңалыкларның берсе. Йорттагы кирәк-ярак әйберләрен  хәтта музейга куярлык, аларны безнең борынгы бабаларыбыз кулланган. Бәйрәмдә Саранскидан Павел Мигуновның “Тюштя”ның фин-угыр хәрби уеннарын яңарту”  дигән мастер-классы булды, – дип уртак­лашты районның мордва милли-мәдәни үзәге җи­тәкчесе Ирина ­Николаева.      

    Республика күләмендәге бәйрәмгә быел Мордо­виядән, Чувашиядән, Казаннан, Ульяновскидан, Алексеевскидан, Татар­станның Кама Тамагы һәм Тә­теш районнарыннан иҗат коллективлары килде. Алар­ның барысы да “Мордва җырлары агыла” дигән концерт программасында катнашты.    

    – Күрсәтелгән милли көнкүреш, ризыклар миңа яхшы таныш һәм мор­два авылында уздырылган җәйге каникулларны искә төшерә. Әлеге көнне башка шәһәрләрдә яшәүче дусларны һәм туганнарны очратырга мөмкин булды, – дип уртаклашты бәйрәмгә ире һәм кызы белән бер­гә килгән тәтешле Ирина ­Той­кина. – “Валда шинясь” минем өчен күңелле һәм шатлыклы бәйрәм. 
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: