Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Юлчыларның көндәлек хезмәте

    Җанлылык хөкем сөргән шәһәр һәм тын авыл урамнары – барлык юл инфраструктурасы елдан-ел ­яхшыра бара.

    Бик иртә – әле сәгать 7 генә булуга да кара­мас­тан, юлчылар эш­кә керешергә әзер һәм Сөйкигә китүне көтәләр, чөнки быел соңгы объектны – 1 километр 400 метр юл өслеген нәкъ тә шунда тапшыруга әзерлиләр.

    “Татавтодор”ның Тәтеш участогы начальнигы ­Иршат Әхтәмов билгеләп үткәнчә, эшләрне бер атнадан инде тәмамлау ниятләнелә.
    – Без автомобиль юлларын карап тору, ремонтлау һәм аларны ясау  белән шөгыльләнәбез. Җәйге вакытта бездә 57 кеше эшли, штат саны – 49. Участок­ларда 40-45 техника, шул исәптән башка учас­токлардан да транспорт җәлеп ителгән чаклар була, – дип сөйли Иршат Мәсхүт улы. – Быел безнең тарафтан 9 километрдан артык юл төзелде һәм ремонтланды, тәртиптә тоту белән шөгыльләнүне санамаганда. Апас – Тәтеш автоюлына, Свердлов һәм Калинин урамнарындагы юлга ремонт ясалды, Буа – Тәтеш автомобиль юлы участогы яңартып төзекләндерелде, Кама Тамагы районы чикләренә кадәр юл өслеген ремонтлау төгәлләнде. Киләсе елга билгеләнгән планнар турында сөйләргә иртәрәк әле, шулай да без Тәтеш районында 21 километр юлны төзү һәм ­ремонтлау өчен гариза бирдек.
    Участоктагы коллектив кышын да эшсез утырмый – 315 километр­да юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә: аларны кар көртләреннән чистарта, бозлавыкка каршы көрәшә, кирәк булса, куркынычлылык тудыру торышындагы ­чокырларны җайга сала.
    – Юлларны кышкы айларда карап тору вакыты апрель башында тәмамлана, аннары җәйге сезонга әзерлек бара. Төзелеш сезоны якынча май урталарында башлана һәм октябрь ахырына ноябрь башына кадәр дәвам итә. Әмма монда барысы да һава шартларына бәйле. Хәзерге вакытта барлык техника да кышкы айларга әзер. Быел без яңа трактор алдык, яңа юл машинасы кайтуын көтәбез, – дип билгеләп үтә Иршат Мәсхүт улы.
    Сүз уңаеннан,учас­токның барлык хез­мәт­кәрләрен объектларга илтәләр, азык-төлек һәм махсус эш киеме белән тәэмин итәләр.
    – “Татавтодор”да 2011 елдан бирле эшлим, аңа кадәр “Заря” колхозында хезмәт куйдым. Олы Тормыда яшим һәм һәр иртә Тәтешкә киләм. Машина йөртү стажым 45 елга якын, шуңа күрә төягечтә эшләү авырлык­лар тудырмый. Эшем миңа ошый – техника яңа, уңайлы, хезмәт хакын да вакытында бирәләр, – ди төягеч шоферы Вазыйх Гыйззәтуллин.
    – Оешмада бишенче ел эшлим. Автогрейдер – зур машина, ул гадәти транс­порттан­ ­аерыла, шуңа күрә башта аңарда ялгышлыкларсыз эшләргә өйрәндем. Кышын мәшәкать азрак, әлбәттә, гәрчә бураннан соң юлны кайчагында төнге вакытта да чистартырга туры килсә дә. Ә җәй көне эшләве кызыграк, чөнки объектларда берәр генә түгел, команда белән эшлибез, – дип уртаклаша автогрейдер машинисты Марат Рәхмәтуллин. 
    Юлчылар кул ­астында бүгенге көндә ­заманча техникалар ­булуга да ка­ра­мас­тан, кеше хез­мә­теннән башка гына аларны эшләп чыгу мөмкин тү­гел. Шуңа күрә, “Тат­ав­тодор”ның Тәтеш ­уч­ас­­тогы хезмәткәрләре бер минутны да бушка уздырмыйча, көзнең якты кояшы балкып торганда, эшне вакытында тапшыру өчен ­объектка ашыга.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: