Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Борынгы бабайлар җиренә тугры

    Кечешәмәкле Николай Хураськин гомер буе кече ватанында хезмәт куя.

    (Тәтеш, 10 октябрь, "Тәтеш таңнары", Лина Тихонова (автор фотосы) ). Һәм “Родина” авыл хуҗалыгы предприятиесе берничә дистә еллар инде аның эш урыны булып тора. 

    “Мәктәптә укыганда шофер булырга һәм колхозда эшләргә хыялландым, шуңа күрә сигез еллыктан соң Монас­тырскийдагы СПТУга укырга киттем, – дип сөйли Николай Владимирович. – Армиягә кадәр комбайнчы булып эшләргә дә өлгердем”.

    Ул Казахстанда Байконур космодромында хезмәт итә, шоферлык танык­лыгының шул чакта кирәге чыга да инде. Хәрби хезмәткәрләрнең үз Ватаннары һәм аларга үзләренең гражданлык бурычларын нәкъ тә менә танылган, ракеталарның космик галәмгә старт алган, Юрий Гагарин очкан урында үтү дәрәҗәсе насыйп булуы белән ничек горурлануларын искә төшерә. 

    Әмма дала уртасында кечешәмәклегә яшел урманнар, калкулыклар, биш баладан иң өлкәне булып буй җиткезгән туган йорт нигезе еш кына җирсү хисләре тудырып, исенә төшеп торган. 

    Николай армиядән кайткач колхозда эшләвен дәвам итә, ул чакта бензин ташучы шофер булып. “Тәтешкә, Буага йөрдем, бездә техника күп, ягулык барысына да кирәк иде: бензин, май, солярка ташыдым, руль артында 25 ел йөрдем”, – ди ул.

    Ә хуҗалыкка яңа комбайн кайтартылгач, Николай Владимировичны бер генә сезонга булса да шуны иярләргә тәкъдим итәләр, һәм менә инде әлеге техника уникенче ел механизатор өчен җанына якын “дустына” әверелгән. “Афәрин, быел минем ышанычны аклады, җимерелмичә диярлек эшләде һәм миңа да тоткарлыкларсыз хезмәт куярга мөмкинлек бирде, әйтерсең лә һәр минуты кадерле икәнлеген аңлады, – ди авыл уңганы, үзенең кыр корабы турында. – Уңышны урып-җыйдык, ашлык яхшы, күңел сөенә”.

    Авыр, киеренке эштән соң техниканы чистартырга, ремонтларга һәм киләсе ел өчен кышкы саклауга куярга кирәк, Николай Владимирович хәзерге вакытта шуның белән шөгыльләнә дә инде. Аның хезмәттәшләре ­Иосиф Туганов белән Валерий Волков та үзләренең иптәшләре хакында хөрмәт белән сөйли: “Бик яхшы кеше, хезмәт сөючән. Әгәр эшкә алына икән инде, аны сыйфатлы башкарып,  һичшиксез азагына кадәр җиткерә”.

    Ирле-хатынлы Хураськиннар авылда эш булганга канәгать, өйдә шулай ук мәшәкатьләре җитәрлек – кайгыртучан хуҗалар сыер һәм башка маллар асрый, яшелчә үстерә. Кызлары шәһәргә яшәргә китсә дә, уллары Сергей әти-әнисе янында калган, ул шулай ук әтисе кебек “Родина”га шофер булып урнашкан, ә беренче өч елда аның комбайнчы ярдәмчесе булган.
    “Крестьяннар династиясендә эшкә карата осталык һәм намуслы мөнәсәбәт буыннан-буынга күчә, – ди авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе ­Ринат Хәкимов, – һәм бу матур гадәт гасырлар буе яшәсен иде”.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: