Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Гаилә тормышында иң мөһиме – ул мәхәббәт

    – Гаилә – кешенең төп тормыш кыйммәте, биредә сине аңлыйлар, гафу итәләр, ярдәм күрсәтәләр, кимчелекләренә карамастан, сине ничек бар шулай яраталар, – дип саный шәһәрле Инна Лазарева.

    (Тәтеш, 31 июль, "Тәтеш таннары", Татьяна Кузнецова).  

    Язмыш ихтыяры буенча ул 39 яшендә тол кала: ул вакытта олы улы Михайловски Хәрби академиясенең икенче курсында, ә кечесе 4нче сыйныфта укый.

    – Ирем офицер иде, шуңа күрә балалар хәрби гарнизоннарда туды һәм үсте, һәм армия көнкүреше безгә турыдан-туры таныш. Малайлар еш кына әтиләре белән эшкә йөрделәр, хәрби техникаларны карадылар, офицерлар һәм солдатлар белән аралаштылар. Шуңа күрә өлкән улым Артем 2007 елда, мәктәпне тәмамлаганнан соң, уйлап та тормыйча, Санкт-Петербургта хәрби артиллерия академиясенә укырга керде. Аны 2012 елда тәмамлап, бүленү буенча Улан-Удэга, әтисе хезмәт иткән частькә эләкте. Хәзер ул өйләнде, майор булып хезмәт итә. 

    Кече улым Роман, Тәтеш кадет мәктәп-интернатында белем алды, авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлады һәм 2018 елның октябреннән абыйсы һәм әтисе булган частьтә контракт буенча хезмәт итә. 
    Мин үземнең улларым, чын ир-атларым белән горурланам, алар хәрби тормыш авырлыгыннан курыкмыйлар, – дип сөйли Инна ­Владимировна.

    Аның сүзләренә караганда, аңа иң якын һәм кадерле кешеләр – уллары, әнисе Валентина Михайловна, килене Аня һәм кайнанасы Любовь Васильевна. 

    Алар бергәләп үзләре әзерләгән торт белән чәй табыны артына җыелып, проблемалары һәм уңышлары турында сөйләргә, тормышның кызыклы мизгелләрен искә алырга, рәхәтләнеп көлергә, гаилә альбомын карарга яраталар. 
    Аларга бергә эшләү һәм бергә ял итү бик ошый.

    Безнең гаиләдә бер генә туган көн дә чәчәк бәйләмнәре һәм һава шарларыннан башка  узмый. Һәр ялны мин туганнарым һәм кадерле улларым белән очрашу өчен түземсезлек белән көтәм.  Антон Чехов: “Гаилә тормышында иң мөһиме – ул мәхәббәт”, – дип язып калдырган. Гаиләбездә нәкъ менә бер-беребезгә булган мөнәсәбәт мәхәббәткә нигезләнеп корыла, ди Инна Владимировна.

    Инна Лазарева уллары Артем һәм Роман белән./ФОТО ЛАЗАРЕВЛАРНЫҢ ГАИЛӘ
    АРХИВЫННАН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: