Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Гөлназ Галиева: “Мин үз халкымны яратам”

Хатын-кызларның да авыл Советы һәм колхоз рәисе булган очраклары тарихта саклана.

(Тәтеш, 21 апрель, “Тәтеш таңнары”). Кешелекнең яртысын тәшкил иткән гүзәл затлар бүгенге көндә үзләренең оста җитәкче һәм хуҗалык итү сыйфатларын берләштереп, еш кына  җирлек башлыклары вазифасында хезмәт куялар. Бидәңге авылы җирлеге башлыгы Гөлназ Галиева – шундый хатын-кызларның берсе.

Ул белеме буенча педагог, егерме өч ел авыл мәктәбендә эшләгән. Бер елдан күбрәк элек аңа авыл җирлегенә җитәкчелек итүне тәкъдим иткәч, Гөлназ Җәвит кызы берникадәр икеләнеп калган. Авыл кешеләре хуплаганнар: Бидәңгедә туып-үскән кешедән гайре тагын кем була алсын да, аларны ниләр борчыганын, нәрсәләр шатландырганын кем генә белә алсын ди?

– Мин элекке җирлек башлыгы Рамил абыйның (искәрмә: Рамил Хөсәенов) башлаган эшен дәвам итәргә тырышам. Ул безнең авыл өчен күп эшләде. Уку йортында эшләү һәм җирлек җитәкчесе булу арасындагы аерма бер-берсеннән бик тә аерыла, әлбәттә. Беренче вакытта мин үземне ­океанга ташлап калдырылган мәче баласыдай хис иттем, хәтта кайда нинди мөһер куярга кирәклеген дә белми идем. Барысына да өйрәнергә туры килде. Миңа секретарь Ольга Саймуллина ярдәм итә. Аның секретарь вазифасындагы стажы унсигез ел. Ул – бик белемле. Барлык документларны тиешенчә тәртиптә тота. Мин үз халкымны яратам, мин  биредә тудым, үстем, алар янәшәсендә кияүгә чыктым, мин – Бидәңгенең төп кешесе. Бу ярдәм итә дә инде – җирлектә бер  авыл, андагы халык – үземнеке.

Авылдашларның күбесе мине “кызым” дип йөртә”, – дип елмаеп сөйли Гөлназ Җәвит кызы.
Авыл активы һәм мәктәп коллективы аңа һәрвакытта һәм барлык башлангычларда ярдәм итә, ә киңәш сорап кайчак­ларда башка җирлекләрдәге башлык­ларга мөрәҗәгать итәргә туры килә икән.
– Аларның күбесе инде тәҗрибәлеләр, белемлеләр, юридик һәм гамәли күрсәтмәләр бирә алалар, рухи яктан да булышалар. Евгений Гаврилович Курков кайгырта һәм хуплый, ә Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов җирле үзидарә мәсьәләләрен хәл иткәндә беркайчан да һәм бер нәрсәдә кире какмый, – дип уртак­лаша Гөлназ Җәвит кызы.   

Һөнәр алыштыру белән гаилә көн­күрешен дә җайга салырга туры килгән. Ире һәм өч баласы аны өйдә төштән соң сәгать өчтә күрергә күнеккән, ләкин җирлек баш­лыгының эш көне еш кына төрле вакытта тәмамлана. Һәм өйдәгеләре моңа аңлап карый.

Татар Бидәңгесендә 258 кеше исәпләнә, нигездә, өлкән кешеләр. Мәктәптә 22 бала укый, җиде сабый мәктәпкәчә яшьтәге төркемгә йөри. Төзекләндерү буенча авылда күп эшләр башкарылган: ­респуб­лика программасы буенча авыл үзәгенә кадәр 800 метр озынлыгындагы юл асфальтланган, балалар, спорт, контейнер мәйданчыклары урнаштырылган. Гражданнарның үзара салым программасы ярдәмендә Карл Маркс, МусаҖәлил, Ленин урамнарындагы юллар ремонтланган, зиратка капка һәм койма ясалган. Җирлек башлыгы вазифасында кемнәргә – ир-егетләргәме яки хатын-кызларга җиңелме дигән сорауга Гөлназ Җәвит кызы бераз уйланып торгач, болай дип җавап бирде: “Әйе, ир-атларга җиңелрәктер, мөгаен, әмма, әгәр яхшы ярдәмче – секретарь ­булмаса, хәтта аларга да кыен булачак”.

Бер ел элек, вазифага билгеләгән вакытта, ул ант биргән һәм елаган – үзенә йөкләнгән ышанычны аклый һәм вазифаларны үти алмам дип курыккан. Бүгенге көндә ул бер метр озынлыктагы юл бәясен белә һәм катлаулы төзелеш исәп-хисапларын аңлый, моның белән ул барысына да өйрәнергә мөмкин булуын дәлилли.

Әйе, Бидәңге авыл җирлегендә төп халык – өлкән кешеләр, шулай да 2021 елда биредә өч сабый туган, әле күптән түгел генә туй гөрләгән. Бу борынгы татар авылының киләчәге бар икәнлегенә якты өметләр уята.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев