Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Кайда туган, шунда кирәк булган

    Яшьләрнең кайберләре шәһәргә омтылганда, кемнәрдер авыл тормышын күңеленә якын итә.

     (Тәтеш, 27 февраль, «Тәтеш таннары», Мария ХРАМОВА).  Кече Әтрәчтә яшәүче Рифат Ва­фин – шундыйларның берсе. Мәктәпне тәмамлагач, яшь егет алдына укуны кайда дәвам итәргә дигән сорау килеп тумый, ул терлекчелектә хезмәт куячагын катгый рәвештә белгән. Рифат Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенә укырга керә, әйтергә кирәк, әти-әнисе сукмагыннан китә – әтисе ветеринария табибы була, әнисе – зоотехник.

    Уку вакытында студент “Нур” агрофирмасы” ҖЧҖ үзенең авыл хуҗалыгы эшчәнлеген тормышка ашыр­ган туган авылында өч ел рәттән производство практикасы уза, ул агрофирмада хезмәт куеп, үзен яхшы яктан күрсәтә, алган белемнәрен генә кулланып калмыйча, шулай ук тәҗрибәле эшчәннәрдән терлекчелекне алып бару нечкәлекләре белән кызыксына. Йөкләнгән эшенә карата җаваплы мөнәсәбәте җитәкче Радик Нургалиевта яшь егеткә карата ышаныч тудыра, шулай итеп югары уку йортын тәмамлаганнан соң, дипломлы белгеч шунда ук эшкә урнаштырыла һәм инде алтынчы ел “Нур”ның баш ветеринария табибы булып тора.
    “Авылда яшь кадрларны ныгыту өчен республикада күп эшләр башкарыла, – ди Рифат Вафин. – Хуҗалыкка кайт­кач, финанс ярдәме алдым. Узган елны авыл җирлегендә эшләүче яшь белгечләр арасында үткән “Һөнәре буенча иң яхшы” Рес­публика һөнәри осталык бәйгесендә катнаштым. Безнең хуҗалык нык, күрсәткечләр яхшы, һәм Радик Галимҗан улы үземнең көчемне абруйлы бәйгедә сынап карарга киңәш итте. Беренче этапта продукцияләр җитештерү, яшь терлекләр сакланышы, ветеринария-профилактик чаралар уздыру буенча мәгълүматлар таләп ителде. Икенче этапта мин тәкъдим ителгән комиссия алдында үзенә бер төрле имтихан тоттым”. Нәтиҗәдә Рифат республика гранты алган.

    “Рифат Илсур улы “Нур” агрофирмасы” ҖЧҖда эшләү вакытында эчендә үзен җаваплы һәм эшчән белгеч буларак күрсәтте, – дип тасвирлый хезмәткәрне Радик Нургалиев. – Үз хезмәтен терлекчелектә авыл хуҗалыгы производствосы технология­ләрен камилләштерүгә юнәлтә. Безнең хуҗалыкта терлекчелек тармагы җитәкчелеген тормышка ашырып, сәламәт үрчем алуны, чирләрне дәвалау һәм профилактикалау­ны тәэмин итә, терлекләрне дөрес асрау һәм ашату буенча тәкъдимнәрен кертә, чыгымнарны түбәнәйтү һәм продукцияләрнең үзкыйммәтен киметүгә, терлекләрнең нәселлелек сыйфатын үстерүгә аерым игътибар бүлеп бирә. Коллективта хөрмәт итәләр”.

    Яшь егет үзе дә хезмәттәшләре турында ихтирам белән сөйли. 

    “Безнең агрофирма төрле дәүләт программаларында катнашырга тырыша. Алар ярдәмендә терлекчелек биналары, ашлык складлары төзелә һәм ремонтлана, техника, җайланмалар сатып алына, ахыргы нәтиҗәдә хезмәт күрсәткечләренә уңай тәэсир итә, – ди Рифат Илсур улы. – Авылда тормыш бер дә начар түгел, шәһәргә караганда, хәтта яхшырак та әле. Яшьләрнең үз вазифаларын кече ватаннарында тапсыннар иде диясе килә, чөнки бит юкка гына: “кайда туган, шунда кирәк булган” дип әйтмиләр”.

     фото Вафин гаилә архивыннан
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: