Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Күңелле җырлар яңгыраячак

    “Киң күңелле, ярдәмчел, актив, эше һәм киңәше белән һәрвакытта булышырга әзер”, – диләр туганнары, якыннары һәм танышлары Богдашкино авылында яшәүче Клавдия Роткина турында.

    (Тәтеш, 15 август, "Тәтеш таңнары", Солтан Мантов, фото гаилә архивыннан). Клава сугыш башланырга ике ел алдан туган һәм әтисенең аны кулында ничек итеп тибрәткәнен хәтерләми. Ул Ярухиннар гаиләсендәге дүрт сабыйдан иң кечкенәсе була. Әтисе фашист илбасарлары илебезгә һөҗүм иткәннең беренче көннәрендә үк фронтка китә. 1943 елның декабрендә хәбәрсез югала. Ачлык-ялангачлык беркайчан да онытылмый, хәтта бүген дә, күңелгә хуш килгән бөтен әйбер булган заманда да, авыр хатирәләр кайчакларда исенә төшеп йөрәген әрнетә. Әнисенә берьялгызы балаларын аякка бастыру ничек авыр булганлыгын, сүз белән генә аңлата торган түгел.

    Апасының килүен ул кар күмеп киткән тәрәзәдән ничек итеп түземсезләнеп көткән. Анысы беренче сменада укыган, ә Клава икенчедә; укучылар ул чакта күп булган – бер сыйныфта 25-30ар бала. Мәктәпкә бик тә барасы килгән, әмма кием икесенә бер булган, шуңа да апасы белән аралашырга да вакыты калмаган, тиз генә алмашып киенгән дә  карлы сукмак буйлап бер чакрым йөгергән. Белемгә тартылу көчле булган, ләкин җидееллыкны тәмамлаганнан соң, кызга алга таба укырга мөмкинлек булмый. Клава, үзенең күп кенә яшьтәшләре кебек, фермага эшкә бара. “Ул чакта безнең ­колхоз Сталин исемен йөртте. Сарык­лар, дуңгызлар фермасы, хәтта кошчылык фермасы да бар иде, – дип исәпләп чыга Клавдия Павловна. – Мөгезле эре терлек күп асралды. Колхоз алдынгылар исәбендә йөрде, бездә халык эшчән”. 

    Авылдашы Илья Роткинга кияүгә чыга һәм чирәм җирләрне аякка бастыр­ганда аның белән Казахстанга китә. Тракторчылар курсын уза һәм, ире кебек, тимер ат рычагы артына утыра. Беренче урын өчен акчалата премияләр алганнар. Ләкин озакламый өлкән яшьтәге каенанасын тәрбияләргә кирәк була, шуңа да туган якларына кайтырга туры килә, аларны янә колхозда сөенеп каршы алалар. Ире механизатор булып эшли, ә Клавдия Павловна гомерен терлекчелеккә багышлый. Күпчелек кешеләр кебек, 2-3әр гектар чөгендер эшкәртә, очсыз-кырыйсыз кырларда борчак та, люцер да чаба. Пенсиягә кадәрге соңгы елларда ясалма орлыкландыручы була. “Сыерлар ике көтү иде. Эш җитәрлек булды, безнең колхоз базасында авыл хуҗалыгы терлекләрен ясалма орлык­ландыру буенча белгечләр белән район семинарлары күп тапкырлар үткәрелде”, – ди горурлык белән хезмәт ветераны.

    “Ике ул һәм кыз үстерделәр. Клавдия яшьли ирсез калды, әмма ул көчле хатын-кыз. Хуҗалыкны да таркатмады: бакчасы яхшы, яшелчәне күп үстерә. Үрдәкләр, тавыклар асрый. Кышын да тик утырмый. Кул эшләре белән шөгыльләнә: эрли, төрле келәмнәр, барлык туганнары өчен носкилар бәйли, кыскасы, ямансуламый, – дип сөйли туганы Зинаида Роткина. – Аның оныклары, оныкчыклары бар. Җәен туган йорт гөрләп тора, читтәгеләр ял итәргә кайталар. Клавдия Павловна бик тәмле пешерә, якыннарын пироглар, коймаклар белән сыйлый, ә хуш исле икмәге иң тәмлесе!

    Олы улы Петр Ильич якында гына яши, ул, әтисе кебек, механизатор. Килене Ирина сыер савучы булып эшләгән. Аларның уллары Илья һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итә һәм үзенең яраткан әбисенә кайнар сәлам юллый.
    Клавдия Павловна тиздән юбилей табынында кунакларны каршы алачак. Һәм бу көнне һичшиксез күңелле җырлар яңгыраячак, чөнки ул җырларга бик ярата”.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: