Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Хөрмәткә лаек

    Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Ишелев иртәгә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

    (Тәтеш, 14 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Галина ТАҖЕТДИНОВА, автор фотосы). Ул Урюм авылында күп балалы колхозчы гаиләсендә туа. Мәктәптән соң тракторчы булып эшли, ә 1942 елның язында күп кенә якташлары белән бергә Тәтеш һәм Тархан районнарыннан армиядә хезмәт итәргә китә. 

    “Башта безне Ватутинога хәрби училищега җибәрделәр, аннары Ленинградка күчерделәр, шуннан соң – Кавказга, – дип искә төшерә Павел Артемьевич. 

    Ватан сакчысы Украина, Польша, Румыния, Венгрияне азат итә, Җиңү турындагы хәбәрне Австриядә ишетә.
    Фронтовик туган йортына 1947 елда әйләнеп кайта һәм янә авылда тракторчы булып эшли башлый. Озак та үтми Павел авылдашы Прасковьяга өйләнә, эшчән ир һәм хатын үз көчләре белән йорт төзиләр, анда дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Га­иләнең дүрт оныкка һәм оныкчыкка артуына алар чын күңелдән сөенә. 
    Ишелевлар хәзер Тәтештә республика программасы буенча алган уңайлы фатирда яшиләр. 

    Кечкенә кызлары Валентина көн саен хәл-әхвәлләрен белеп тора, хуҗалык­ эшләрендә ярдәм итә, яраткан әти-­әнисен кайгырта.

    “Чәршәмбе һәм җомгада әти беренче эш итеп поч­та әрҗәсенә күз салып, район гәҗитен алып керергә үтенә, – ди Валентина Павловна. – Аңа район тормышы, үзенең якташлары хакында белү кызыклы”.

    Татарстан Республикасы көнендә ветеран “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән. Аны район башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм “ТР муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән тапшырган. Павел Артемьевич әлеге игътибарга ихластан сөенеп, лаеклы бүләген кабул иткән һәм бераз кулында тотып торгач, аны шунда ук сакчыллык белән, шундый ук хәрби батырлык һәм үз Ватанының каһарманы икәнлеген белдергән медальләр янына кадерләп алып куйган. 
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: