Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Хыялына ышанычлы адым

    Районның баш санитария табибы Олег Мазюкин 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    (Тәтеш, 29 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Галина ТАҖЕТДИНОВА  (автор фотосы)). Ул Буа районында педагоглар гаиләсендә туа. Әти-әнисе күп вакытларын эштә уздырса да, үз балаларын тәрбияләргә дә өлгергән, алар яхшы укыйлар һәм җәмгыять тормышында активистлар булалар. Яшүсмер җәйге каникулларда вакытны бушка уздырмаган – башта колхозның ындыр табагында төрле эшләрдә хезмәт куйган, өлкән сыйныфларда – тракторчы ярдәмчесе булып.

    “Бервакыт без Ульяновскидагы туганнарга бардык, аларның уллары санитария табибы булып эшли иде, – дип сөйли юбиляр. – Мин көне буе аның белән төрле объектларга бардым, һәм бу  минем өчен шундый кызыклы тоелды, шуңа да катгый рәвештә санитария табибы булырга уйладым”.

    Мәктәпне тәмамлаганнан соң, сәләтле үсмер Казан дәүләт медицина институтына укырга керә – хыялына беренче адым ясала. Ул чакларда студентларга армиягә барудан вакытлыча тоткарланып тору каралмаган була, һәм яшь егет ике ел үзенең гражданлык бурычын үти.

    Армиядә хезмәт иткәннән соң студент фән нигезләрен төшенергә кайта. Уңышлы укуын ул җәмәгать эше белән оста итеп берләштерә – профком рәисе урынбасары һәм тулай торакның студентлар советы рәисе була.
    Дипломлы белгеч 1977 елда Тәтеш үзәк район хастаханәсенә кайта һәм табиб-эпидемиолог вазифасына кабул ителә.

    Олег Алексеевич өчен киләсе ел һөнәри эшчәнлегендә юбилейлы булачак – аның Тәтеш районында санитария хезмәте җитәкчесе булып торуына егерме ел тулачак. 

    Моннан тыш, 2005 елдан ул Буа районы һәм Буа шәһәрендә ТР буенча Рос­потребнадзор территориаль идарәсенең территориаль бүлек начальнигы урынбасары вазифасын били.

    “Без канун тарафыннан каралган хокукый принциплар һәм нормаларны үтәүдә дәүләт контролен тормышка ашырабыз, санитария, гигиена, эпидемиология өлкәсендә хокук бозуларны ачыклыйбыз һәм аңа чик куябыз, профилактик чараларга аерым игътибар бүлеп бирәбез, – ди Олег Мазюкин. – Район территориясендә санитар-эпи­демиология торышы тот­рыклы, һәм бу безнең зур булмаган коллективның эшенә уңай бәя”.

    Соңгы биш елда оешма эшчәнлеге өлкәсенә кулланучылар хокукын яклау кертелүен дә билгеләп үтү зарур. “Бу безнең өчен яңа юнәлеш, эшнең асылына төшенергә тырышабыз, кешеләргә кулланучының хокукый тәрбия мәсьәләсендә мәгълүмат һәм консультация бирәбез”, – дип уртаклаша санитария табибы.

    Һөнәри белем, эшкә югары сәләтлелек, йөкләнгән хезмәт өчен зур җаваплылык, эш тәҗрибәсе Олег Алексеевичка бик яхшы белгеч һәм абруйлы җитәкче булу мөмкинлеген тудыр­ган. Хезмәттәшләре аңардагы көч-кодрәтне, үзенең уй-тәкъдимнәрен яклау осталыгын, намуслылык, кешеләргә карата игътибарлы мөнәсәбәтне хөрмәт белән билгеләп үтәләр. 

    Юбиляр гаилә башлыгы буларак үзен яраткан һәм аңлаган якыннарының кайгыртуын тоеп, аларга рәхмәт белдерә. Ул шулай ук медицина хезмәткәре һөнәрен сайлаган хатыны Наталья белән бәхетле тормышта егерме елдан күбрәк гомер кичерә, уллары Чабаксар университетын тәмамлаган, икенче югары белем ала. Халыкта әйтелгәнчә, язма героебыз чын ир-ат буларак, йорт төзегән, агач утырт­кан, егет үстергән. Һәм моңа өстәп – районның санитария җитеш­легенә зур өлеш керткән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: