Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Кибеткә килгәч... елмаеп каршылый

    Кушкуй авылында нибары бер кибет, анда Анна Ярмуллина эшли.

    (Тәтеш, 17 февраль, «Тәтеш таннары», Татьяна КУЗНЕЦОВА).   Зур булмаган торак пунктка без кисәтеп тормыйча гына килдек, шуңа күрә Анна Анисимовна өчен журналистлар килү көтелмәгән шатлык булды.  

    Ачыктан-ачык әйткәндә, әлеге тыйнак хатын-кызның язмышы турында без үзеннән башка гына бераз белгән идек. Кайчандыр Себердә һәм Латвиядә яшәгән әлеге ханым якыннан танышкан чакта Тәтеш районындагы кечерәк авылга ничек килеп чыгуы хакында тулырак итеп сөйләде. Ул Омск өлкәсендә туа, кулинар-сәүдә техникумын тәмамлый. Әмма гаиләгә кайгы килә: әтисе үлә. Әнисе, биш баласын алып, иренең кече Ватаны Прибалтикага, Лиепая шәһәренә китә. Анна Анисимовна биредә хәрби кешегә кияүгә чыга. Әмма бәхете озакка бармый: ире хезмәт вазифаларын үтәгәндә һәлак була. Аларның уртак кызлары аның үлеменнән соң туа.

    Берничә ел үткәч, туганнарында кунакта булган чакта, Анна Геннадий белән таныша, ул кызны туган авылы Кушкуйга алып кайта. Аңа, шәһәрдә яшәгәнлектән, авыл тормышына күнегүе читенрәк була. Күрше Чинчуринода яшь гаиләгә яхшы хәлдәге төзек йорт бирәләр, биредә уллары якты дөньяга аваз сала. “Бервакыт “Авыл тормышы” дигән гәҗиттән Самара өлкәсендәге Яңа Павловка авылындагы колхозга сыер савучы таләп ителү хакындагы игъланны укыдым. Мин хат яздым: әгәр без күчеп килергә риза булсак, ул чакта машина җибәрәчәкләрен әйтеп җавап килде. Көчебез белән җыелган милкебез әллә ни күп түгел иде, диван, карават, телевизорны төядек тә киттек. Ирем тракторчы, мин сыер савучы булып эшләдем. Баракта яшәдек. Яшь вакытта һәрчак җиңел генә күченә идек, беркайда да эшсез калмаячагыбызны белеп тордык. Аннары  Яңа Павловкадан Прибалтикага күчендек. Бервакыт ирем отпуск вакытында Кушкуйга кайтып китте һәм аннан кире киләсе килмәде. Мин дә аның артыннан кайттым. Бу вакытта улыбыз мәктәпкә керде, ул безнең латышча да, русча да, чуашча, татарча да сөйләште”, – дип сөйли Анна Анисимовна.

    Җиңел генә уйлап эш йөрткән ир белән хатын янә бер урында утырып тормыйлар, балаларын алып Самара өлкәсендәге Кряж поселогына китәләр. Биредә аларның тагын бер кызлары дөньяга килә. Кызлары үз гаиләләрен коргач, 2007 елда Кушкуйда бөтенләйгә төп­ләнәләр.
    Ире алты ел элек бакыйлыкка күчкән, хәзер әлеге ханым берьялгызы яши һәм кайчакларда, балалары янына яшәргә китәргә дип тә уйлый. Әмма әлегә төпле карарга килеп бетә алмыйча, болай ди: “Мин монда күнеккән, кешеләр дә ошый. Барысы да бер-берләрен беләләр. Мин әлеге еллар эчендә чуашча өйрәнә алмасам да, шулай да һәркемне аңлыйм. Кибеткә бит товар өчен генә түгел, кайчакларда сөйләшергә дип тә киләләр”. Моны дәлилләгәндәй ишек ачылды һәм өлкән яшьтәге ир-ат килеп керде, әйбер сатып алырга түгел, киңәш һәм җылы сүз ишетер өчен...
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: