Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Килдештә туган

    “Ул үзенең сугыш алды балачагы турында искә алырга теләми”, – ди редакциябез кунагы Татьяна Васина. Вера Глазкованың тыйнаклыгына карамастан, Татьяна Ивановна аның тормыш тарихын кыскача гына булса да яза алган. Югыйсә бернәрсәсе белән дә аерылып тормый шикелле, ләкин анда тырыш хезмәт чагыла.

    (Тәтеш, 6 октябрь, «Тәтеш таңнары», Алинә ТАРХАНОВА, фото Глазковларның гаилә архивыннан). 
    Вера Павловна 1933 елда Килдештә туа. Ботинкиннар гаиләсендә дүртенче бала була. Сигез сабыйдан бишесе исән кала: Варя, Наталья, Андрей, Вера, Николай. Калган өчесе нарасый чакта ук үлә. “Килдештә сугыш башланганчы 500гә якын йорт хуҗалыгы исәпләнгән. Әтием Павел Степанович маякчы була. Әнием Елена Трифонова мәктәптә – техничка. Мин бит бер генә көн дә укымадым, – ди Вера әбекәй. – Җеп эрләдем, оекбашлар, бияләйләр бәйләдем. Ашарга ризык, кияргә кием булмады”.

    Кулак дип сөргән вакытта әти-әни­ләренең зур йортын поселок хакимия­те тартып ала, ишле гаиләне иске, кыйшайган йортка күчерәләр.

    “Абыем Андрейның йөрәк чире бар иде. Бервакыт кыш аенда ул һәм апам күрше авылга ашамлыклар алып кайтырга бардылар. Туганым агач төбенә ял итәргә утырган һәм шунда җан биргән. Йөрәге туктаган. Апам Наташаны балалар табибы ­Софья Михайловна Никишина үз гаи­лә­сенә хуҗалык буенча ярдәмче һәм няня итеп чакырды. Наташа аңарда 7 ел яшәде”, – дип,  язма герое сөйләгәннәрне дәвам итә Татьяна Ивановна. Апамның тәкъдиме буенча Вераны үзләренә хөрмәтле һәм мәгърифәтле Ягьяевлар гаиләсе чакыра, аларның ике кызлары үсеп килә торган була: олысы Наташа 6нчы сыйныфта укый, кечесе Аня – 4 яшендә. Мидат Умерович педагогия училищесында завуч булып эшләде, Нина Ивановна – хастаханәдә хирург. Вера Павловнада Ягьяевларның гаилә учагы фоторәсеме саклана. Әлеге тату гаиләдә Вера 7 елдан күбрәк яши, алар Казанга киткәнчегә кадәр. Әмма Нина Ивановна гомеренең азагына кадәр кызлары белән ел саен Тәтешкә кайтып йөри һәм Верада һәрдаим туктала. Нина Ивановна Ягьяева Тәтештә соңгы тапкыр 84 яшендә чакта була.

    “Тормыш офыгында инде ике ялгыз – Иван һәм Вера очраша – алар тормышларын бергә бәйлиләр. Игелек­ле, ярдәмчел кешеләр, алар белән һәрвакытта җиңел һәм күңелгә рәхәт”, – дип тәмамлады үзенең сүзен якташларының язмышына битараф булмаган Татьяна Васина, хәзер инде тарихи әһәмияткә ия Глазковларның гаилә архивындагы шактый фотосу­рәтләрен күрсәтеп.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: