Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Өлкән буыннан үрнәк алып яшиләр

    Шәһәрле Марина һәм Александр Мерзловлар 19 ел бергә гомер кичерә, тормышларында иң мөһиме – балалар, дип белдерәләр алар.

    (Тәтеш, 28 октябрь, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова). “Без техникумда укыганда таныштык, бер-беребезне ошаттык, – дип сөйли Марина. – Туйдан соң иремнең гаиләсе мине үз балаларыдай кабул итте, әлеге барлык еллар эчендә шундый ук җылы мөнәсәбәтләр ­саклана”.

    Яшьләрнең йорт төзүе алар өчен ныклыкка үзе­нә бер төрле сынау булган, яшь гаилә аны лаек­лы башкарып чыккан, билгеләп үтүләренчә, ике яктан ата-аналарының да монда хезмәте шактый куелган. “Барысын да үз кулларыбыз белән эшләргә тырыштык, иремнең әти­се Геннадий Иванович – һәр нәрсәгә оста кеше, ба­рысын да булдыра һәм улын да шуңа өйрәткән, ә хәзер оныклары өйрәнә, – ди гаилә учагын саклаучы хуҗабикә. – Ремонт ясаганда күпләр бәхәсләшә дип әйтсәләр дә, бу безнең хакта түгел, барысы да үзара килешенеп, бердәм һәм күңелле эшләнә”.

    Иркен һәм уңайлы йортта һәркемгә дә урын җитәрлек, анда ярату һәм үзара аңлашу хөкем сөрә. Ата-ана раславынча, алар балаларын кирәгеннән артык иркәләргә тырышмыйлар, мөстәкыйль булырга өйрәтәләр. Олысы Данил ветеринария техникумында укый, кызлары Даша – мәктәптә, кечкенәсе Дима – беренче сыйныфта. Данил һәр нәрсәдә ярдәмче – агачлар да кисә, ышкылап тигезли дә, кар да көри, авылда печән чаба, техниканы яхшы белә. Даша китап­лар укырга ярата, өйләрне җы­ештыра, әнисенә ашар­га пешергәндә булыша, әгәр инде Интернетта кызыклы рецепт тапса – якыннарын тәмле ризыклар белән сөендерә. Дима көрәш секциясенә йөри, йорттагы дүртаяклы дусты Дымканы кайгырта, ашарына сөт яки ризыгы бармы дип күзәтеп тора, җәен яшелчәләргә су сибә, быел аның ярдәмендә кәбестәләре зур һәм татлы булып үскән.

    Яңа ел һәм ­Раштуа га­и­­ләнең яраткан бәйрә­менә әйләнгән. Бергәләп чыршы бизиләр, тәмле әйберләр пешерәләр. Шулай ук бәй­рәмнәрдә Зеленовкага, Геннадий Иванович белән Валентина Владимировна пенсиягә чыккач авылга кайтып төпләнгән кечерәк өйгә кунакка кайталар. “Аларның өендә һәрвакытта уңайлы, тыныч, тәмле пирог исе аңкып тора, – диләр яшь буын вәкилләре. – Безнең өйдә дә шулай булсын дип тырышабыз”. Ире өчен хатынының да туганнары шулай ук үз кешеләр, алар янына Кашкага кайтып йөриләр, булышалар.

    Ир белән хатын раслаганча, алар һәркайсының фикере белән килешенеп, карарны бердәмләшеп кабул итәләр, Марина  иренә таяна, чөнки аның янәшәсендә үзен ышанычлы итеп хис итә, Александр исеме грекчадан тәрҗемә иткәндә юкка гына “ке­шеләрне яклаучы” дигән мәгънәне аңлатмый шул инде. “Гаилә – олы мәхәббәт һәм ярдәмләшеп яшәү белән нык­лы”, – дигән фикерләрен белдерә күп ­балалы гаилә.  

    Фото Мерзловларның гаилә архивыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: