Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Пылау һәм макарон яраталар

    Олы Шәмәк урта мәктәбендә аш пешерүче булып эшләүче Галина Тухтаркина 57 бала, 16 педагог өчен иртәнге һәм төшке аш әзерли, ә шимбә көннәрендә алар өчен пирожкилар, кабартмалар пешерә.

    (Тәтеш, 13 февраль, “Тәтеш таңнары”, Татьяна Кузнецова (автор фотосы)). Олы Шәмәк урта мәктәбендә аш пешерүче булып эшләүче Галина Тухтаркина 57 бала, 16 педагог өчен иртәнге һәм төшке аш әзерли, ә шимбә көннәрендә алар өчен пирожкилар, кабартмалар пешерә.

    Вакыт төш чагына җитеп килә, зур кәстрүлләр өстеннән пар күтәрелә. “Сөйләшергә вакытым юк, – ди Галина Николаевна. – Тиздән балаларны тукландырырга кирәк”. Без аңа озак тоткарламаска вәгъдә итәбез һәм аш-су остасы эш арасында үзе хакында сөйли: “Егерме ел сыер савучы булып эшләдем, өч бала үстердем. Минем инде дүрт оныгым бар. Берничә ел элек ике баланы тәрбия­гә алдык. Олысы Евгений әлегә кадәр безнең белән, контракт буенча хезмәт итте”.
    Аш пешерүче кухнядагы кирәк-яраклар белән оста эш итә, ашның хуш исе тарала. “Сеңелем Раиса Французова белән бергә эшлибез. Ләкин ул бүген юк”, – дип дәвам итә сөйләвен Галина Николаевна.

    Мәктәп укучыларының беренче дәрестән соң – иртәнге аш, өченчедән соң – төшкесе. Балалар пылау, макарон, бәрәңгене өстен күрә. “Әлеге ризыкларны һәр көнне әзерләсәң дә була. Ә менә ашларны бик өнәп бетермиләр, әгәр инде бары тик борщ булса гына. Шимбә көнне бездә камыр ризыклары, пирожкилар һәм кабартмалар пешерәбез. Аш пешерүче булып эшләү ошый: балалар канәгать һәм миңа да яхшы. Еш кына болай диләр: “Рәхмәт. Бик тәмле булды”, ә миңа ихластан күңелле”, – дип уртак­лаша ­Галина ­Николаевна.

    Өйдә аш-су төрләндерергә вакыты җитмәвен, каралты-кура тулы терлек асравын әйтте. Шулай да онык­лары килүгә һәрчак пироглар пешерә икән: сабыйларга әбиләре әзерләгән ашамлыклар бик ошый.

    Галина Николаевнаның кәефе начар булмый. Ул чын күңел биреп әзерләргә кирәклегенә, шул чакта ризыклар да тәмле булуына, балаларның да, олыларның да иртәнге һәм төшке аш өчен рәхмәт әйтүдән туктамауларына ышана.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: