Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Рөстәм Сабиров: “Шатланып эшкә барам һәм сөенеп өйгә кайтам”

    Рөстәм Сабиров җитәкчелегендәге “Содружество” авыл хуҗалыгы предприятиесе авыл хуҗалыгы производствосы темпларын ел саен арттыра бара.

    (Тәтеш, 14 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”).  Совет армиясендә хезмәт итүче кайчандыр районның аграр хуҗалыкларының берсенә җитәкчелек итәрмен дип уйламаган, әмма аның язмышына шулай язылган булган, Рөстәм Хәбибрахман улы ун ел инде районның аграр тармагында хезмәт куя. 

    “Югары хәрби училищены тәмамладым, ­Украинада хезмәт иттем, күчмә ракета ба­за­сының баш инженер урынбасары булдым, әмма армия үзгәртеп корылгач башка дәүләткә ант биреп тормадым. Икенче төрле тәкъдимнәр дә булды, ләкин туган йортыма кайттым, мили­циядә эшли башладым, – дип сөйли Рөстәм Сабиров. – Аннары “Стелз-Агро-Т” авыл ху­җалыгы  предприятиесенә генераль директорның куркынычсызлык буенча урынбасары булып урнаштым. 2011 елда хуҗалык республика агрохолдингына күчте, авыр вакытлар булды, бурычлар җыелды, хәл катлаулы иде. Миңа җитәкче булырга тәкъдим иттеләр, хатыным белән киңәшләштем дә эшкә керештем”.

    Рөстәм Хәбибрахман улы әйтү­енчә, чәчү-2011 бик авыр бирелгән – беренче көннәрдә кырга нибары ике трактор чыккан, аннары запас частьләр кайтартылган, көпчәкләрне ремонтлый башлаганнар. ­Сергей Филатов һәм Евгений Маврин бер ай эчендә 4 мең гектар сабан ашлыгы чәчкән, бу уңыш алу өчен чын көрәш булган, бертуган Ивлевларның чәчү агрегаты 2100 гектардан артык чәчкән, ремонтланган төрәннәрне кайтартып кына өлгерткәннәр. Нәтиҗәдә игеннәрдән дә, ши­кәр чөгендереннән дә мул уңыш алганнар. Ул елны шикәр чөгендерен фәкать 5 декабрьдә генә төяп озата башлаганнар. “Мине хуплаган коллективыма рәхмәтлемен. 2010 елгы корылыктан соң, ярты елга якын диярлек хезмәт хакы биреп булмады, шулай да кешеләр миңа ышандылар, тырышып эшләделәр. Аллаһы Тәгалә дә әлеге хезмәтләргә әҗерен кайтарды – беренче елны ук хуҗалыкның чиста кереме 28 миллион сум тәшкил итте. Барлык 10 елда да һәрчак табышка эшләдек”, – ди Рөстәм Сабиров.

    Хуҗалыкта игенчелек культурасына зур игътибар бүлеп бирелә, сөрү җирләренең мәй­данын 10,4 мең гектардан 18,5 мең гектарга кадәр арттырдык, машина-трактор паркын һәрдаим яңарту бара, моңарда җитәкчелек авыл хуҗалыгының дәүләт прог­раммаларын тормышка ашыру төрендә республика хөкүмәтенең ярдәмен билгеләп үтә. Авыл хуҗалыгы предприятиесенең төп кереме – үсемлекчелек, аның табышы быел 36 процентка якын тәшкил иткән. Кырларга шикәр чөгендере чәчүне 1 мең гектардан 2200гә кадәр җиткергәннәр, уңдырышлылык тотрыклы – гектардан 400 центнер, 2020 елда табыш – 54 процент. Ашлык культураларыннан да керем яхшы.

    Рөстәм Хәбибрахман улы үсем­лекчелектә дә, терлекче­лектә дә хуҗалык үсеше өчен ба­ланс кирәк, дип билгеләп үтә. Планда – терлекчелек биналарын яңартып төзекләндерү, савым залы белән яңа бина кору, силос-сенаж траншеялары төзү. Шулай ук көч-куәтле, 600 ат көчле тракторлар сатып алырга кирәк, җитәкче аңлатканча, бу механизаторлар җитешмәү проблемасын хәл итәчәк һәм әле тагын хезмәт хакын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
    Рөстәм Хәбибрахман улы район башлыгы Рәмис Сафиул­ловның эш белән дә, киңәш белән дә ярдәм итүен хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре белән сөйли. “Содружество”ны алга җибәрү өчен без бизнес-план төзедек, – ди ул. – Якын араларда табышны миллиард сумнан арттырып җибәрүне максат итеп куйдык”. 

    Җитәкче әйтүенчә, моңа хез­мәт җитештерүчәнлеген арттыру, җитештерелгән про­дукция­ләрнең үзкыйммәтен киметү һәм башка уңыш өлеш­ләре хисабына арттырырга мөмкин, шулардан иң мөһимен ул, әүвәлге кебек, авыл хуҗалыгы предприя­тиесе эшчәннәре дип саный. “Коллектив хезмәт сөю­чән, бездә җаваплы, ышанычлы кешеләр хезмәт куя, мин алар белән горурланам, – дип белдерә ул. – Үзара аңлашып эшлибез, барлык йөкләмәләрне үти алабыз”. 
    Рөстәм Хәбибрахман улы шәх­сән үзе турында сөйләргә яратмый, үзең­нең хезмәт җимешен күрү­дән дә сөенечле берни юк, ди ул, өендә сирәк булса да, туганнары һәм якыннарының ярдәмен тоеп яши, әй­темдәге кебек  “Шатланып эшенә барган һәм сөенеп өенә кайткан кеше бәхетле”.

    БЕЛЕШМӘ
    “Содружество”да 12 комбайн экипажының 7се ТРда иң күп ашлык суктыру буенча президент премиясенә бирелгән.
    Хуҗалыкның 10 механизаторы республикада иң яхшы комбайнчылары дип танылган. Бертуган Ивлевлар 2020 елда бер комбайн белән беренче тапкыр 5 мең тоннадан артык ашлык суктырган.   

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: