Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Үткәннәргә сәяхәт – киләчәккә юл

    Тәтешлеләрнең хис-тойгыларын уртаклашуларына сөенәбез.

    (Тәтеш, 21 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Лина ТИХОНОВА, автор фотосы). Редакциягә шушы араларда отставкадагы полковник Виталий Трофимов килде һәм Тәтеш ягының Балыкчылык тарихы музеенда йөргәндә күңелендә туган тәэсирләре хакында сөйләде. 

    “Шәһәребездә шундый музей ачылу белән горурланам, – диде Виталий Вячеславович. – Куелган экспонатлар, эксклюзив бизәлеш, комплексның һәрбер вак-төягенә кадәр уйланып ясалышы мине сокландыр­ды. Музей хезмәткәрләренең, һәм тәтеш­леләргә шундый матур бүләк ясаган һәркемнең, гаять зур хезмәте бәяләп бетергесез.

    Экскурсияне алып баручы сөйләгәндә мин балачакка, әтинең киң җилкәсенә утырып, Идел киңлекләрен карап хозурланган вакытларга кайттым. Балыкны мул тоткан балыкчылык артеленә ничек итеп, балаларча гаҗәп­ләнүемне әле дә хәтерлим. Артел бригадиры булган бабаем Петр Федоровичтан әтием тәҗрибә һәм осталыкка өйрәнде.  Ул улы Вячеслав Петровичка – РСФСРның атказанган балыкчылык хуҗалыгы хезмәткәре – осталык серен тапшырып калдырды. Мәктәптә укыганда ук аңа ярдәм иттем, һәм балык тоту никадәрле үзгәрүчән, авыр хезмәт булуына инандым. Эссегә, буранга, кар һәм яңгырга карамастан, чын ир-егетләр балык тоту буенча азык-төлек планын үтәргә тырыштылар һәм бишьеллыкны дүрт ел эчендә башкардылар. Бригада алар өчен бердәм гаиләдәй булды, анда бәхәсләргә һәм килешмәүчәнлекләргә урын юк иде, бары тик көчле дуслык һәм үзара булышлык хөкем сөрде. Әтием чал Иделне бик яратты, аның хакында зур соклану һәм хөрмәт белән сөйләде, аңардан башка, сусыз балык кебек хис итәм үземне дия иде. 

    Музей экспозицияләрендә безнең гаилә архивыннан фотографияләр бар, анда бабайны, дуслары белән әтине эшләгән чагында күрергә мөмкин, һәм аларның хезмәт тормышыннан күренешләр җанлангандай тоела. Элекке техника үткәннәргә алып кайта, ә биредә бабайның узган гасырдагы моторы, балыкчылык өчен төрле кирәк-яраклар урын алган. Хәзерге мәктәп укучыларының еракта калган еллардан хәзерге көннәргә кадәрге борынгы җирлекне үз күзләре белән күрүе, сулыкларның бай су дөньясына кызыклы экскурсия ясавы ихластан сөендерә, алар данлыклы кырпы балыгын күреп гаҗәпләнәләр, балык­чылык утарында булалар, үзләренең туган якларына  мәхәббәт уята алалар һәм бабалары кебек үк, аны яратачак­лар һәм саклаячаклар”.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: