Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтешле гомер буе районның ветеринария тармагында хезмәт куйган

    Шәһәрле Николай Сергеев безнең белән әтисе, хезмәт ветераны, үз эшенең остасы Николай Иванович турындагы хатирәләрен уртаклашты.


    (Тәтеш, 9 июль, "Тәтеш таңнары"). “Әти Иоковода крестьян гаи­ләсендә туган, – дип сөйли улы. – Ул кече яшьтән үк әти-әнисенә ярдәм иткән, ә инде Бөек Ватан сугышы вакытында ир-егетләр фронтка киткәч, 14 яшьлек үсмерне кырчылык бригадасына бригадир итеп билгеләгәннәр”. Николай аннары туган колхозында тракторчы булып эшләгән, Совет Армия­се сафларында 3 ел артиллерия гаскәрләрендә хезмәт иткән.

    Үзенең тормыш пары Мария Алексеевнаны да ул үз авылында очраткан, 1950 елда яшьләр күңелле итеп туй уздырган. Гаилә башлыгы Алабугадагы кече ветеринария фельдшерлары мәктәбенә барырга булган, чөнки ветеринария аның күңеленә хуш килгән. Уку йортын тәмамлап, колхозда ветеринария санитары булып эшли башлаган. Вакытлар узу белән ветеринария техникумын тәмамлаган.

    “Әти-әнинең ничек күп эш­ләгәнлеген без балачактан ук күрдек, әни, сүз уңаенда, ветсанитар иде, йорт хуҗалыгында мал-туарны күп асрадык, бернинди зарлануларсыз һәрвакытта ярдәм итәргә тырыштык, – ди Николай Николаевич. – Җиде-тугыз яшьтән без инде авылдашларның сыерларын көттек, яшелчә үстерү белән шөгыльләндек, 7нче сыйныфтан соң мин колхозда комбайнчы ярдәмчесе булдым. Әти танылган печән чабучы иде, 80 сутый борчакны бер көндә эшләде. Безгә, яшүсмерләргә, кечерәк чалгы бирделәр, ә өлкән ир-атлар тугызлы чалгы белән эшләде”. Николай Сергеевич үзенең хезмәт эшчәнлеге вакытында Урюм, Сумароково ветеринария пунктларында мөдир, Жуковоның участок ветеринария дәвалау йортында мөдир булган. “Элек колхозларда, шулай ук авыл кешеләренең шәхси йорт хуҗалыкларында терлекләр күп асралды, – дип искә ала Николай Сергеев. – Әтинең кул астында районның 11 торак пункты исәпләнде, әти авыл мал-туар белән яши, терлекләр сәламәт һәм нык булырга тиеш, дип әйтә иде. Ул өйдә сирәк торды, һәрчак юлда булды. Шулай да безне үзенең шәхси үрнәгендә тәрбияләргә өлгерде: көн һәм төннең теләсә кайсы вакытында кешеләргә ярдәмгә ашыкты, нәрсә генә таләп ителсә дә, һөнәри яки физик яктан булсынмы, авылдашларның гаять зур бакчаларын ат белән сөрде. Һәм безне, балаларын да, кешеләрне хөрмәт итәргә, булдыра алганча аларга булышырга кирәклегенә өйрәтте. Әти инде бу якты дөньяда юк, ләкин аның әлеге васыятен бүгенге көндә дә үтибез”.

    Николай Курков, хезмәт ветераны: “Николай Ивановичны “Авангард” колхозының партком секретаре буларак беләм, ул чын профессионал, үзенең кул астындагылар өчен ихлас­тан борчылды, кешеләр белән аралашучан, ягымлы иде, аларны хөрмәт итте”.

    Марат Фазлыев, ТР  авыл хуҗалы­гының атказанган хезмәткәре: “Николай Ивановичка теләсә кайсы сорау белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин иде. Ул мине күп нәрсәләргә өйрәтте, ул чакта мин “Авангард” колхозында агроном булып эшләдем, тыгыз элемтәдә тордык, белемле белгеч булды. Аның хакында яхшы яктан гына сөйли алам – һәркем белән уртак тел тапты, игелек­ле, чиста күңелле кеше”.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: