Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Туган якның ватанпәрвәрләре

    Район гәҗитенә ташламалы язылу ункөнлегенең беренче көнендә үк тәтешле Раиса Красноперова почтага бара һәм бәяләр түбәнәюдән файдалана.

    “Район гәҗитен 40 елдан артык алдырам, бер генә айны да аннан башка үткәргәнем юк, – ди Раиса Бәһрам кызы. – Барлык мәгълүмат та минем өчен кызыклы, шуңа күрә дә районда барган эшләр турындагы яңалыклар баганасыннан укый башлыйм. Балалар бакчалары, мәктәпләр турындагы язмаларны аеруча да яратам, чөнки мәктәпкәчә белем бирү системасында үзем дә 48 ел эшләдем.
    Тәрбияләнүчеләремнең казанышлары турында язсалар, бик сөенәм, чөнки араларында спортчылар күп һәм алар еш кына районыбыз данын гына түгел, ә рес­публика данын да яклый. Үз эшләренең чын остасы булган башка тәрбияләнүчеләр белән дә горурланам, аларның үз тәрбиячеләрен онытмаулары, сәламәтлек­ләре, тормыш хәлләре турында да сораштырып торулары күңелгә рәхәтлек бирә. 90 яшен тутырган әнием Валентина Георгиевна исә район гәҗитенең һәр санын сак­лап бара, хәзер шактый гына зур төп­ләмәләр дә җыелды инде, ул аларны караштырырга, үткәннәрне искә алырга ярата. Әле күптән түгел генә гәҗитне үзе  укый иде, ә хәзер күзләре начарланды, шуңа күрә миннән нәрсә язулары хакында сораштырып тора. Ничә яшьтә булуына карамастан, Туган илнең һәрбер ватанпәрвәре үз ягында, республикасында, илендә ниләр булганын белергә тиеш, дип саный ул”.
    Мария ХРАМОВА 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: