Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Яңа казанышларга этәргеч

    Иоководан Андрей Овинкинның балачактан ук ветеринар буласы килгән.

    (Тәтеш, 6 февраль, «Тәтеш таннары», Лина ТИХОНОВА ). “Авыл кешеләре үз тормышларын терлекләрдән, кош-кортлардан башка күз алдына да китерә алмыйлар, бу аларның көнкүрештәге аерылгысыз өле­­ше, – ди Андрей Николаевич. – Мин мәктәптә укыган вакытта ук әти-әнигә хуҗалык эшләрендә булыштым, тер­лекләр караштым. Алар үрчегәч, сөенә идек. Мин һәркайсына назымны бирергә тырыштым, чирләсәләр борчылдым, тернәкләнеп кит­кән­дә бәхетле идем”.

    Мәктәпне тәмамлаганнан соң, яшь егет укуын ветеринария техникумында дәвам итәргә уйлый, һәм үзенең хыялын тормышка ашыра – дип–ломлы белгеч була.
    Армиядә хезмәт итеп, туган авылына кайта, анда дуңгызлар фермасына ветеринария табибы булып урнаша. “Ул чакта дуңгызларның баш саны өч меңгә якын диярлек иде, – дип искә төшерә Андрей Овинкин. – Фермада егермеләп кеше эшләде, җитештерү күрсәткечләре яхшы иде”. 

    Аннары, 2006 елда,  “Колос” агрофирмасы” ҖЧҖга ветеринария фельдшеры булып күчә, ул анда мөгезле эре терлекләр белән үз белемен һәм тәҗ­рибәсен ныгыта. Андрей Николаевич яңа урында да үз вазифаларына җавап­лылык белән алына, эшен югары дәрәҗәдә баш­кара. Җитәкчелек хезмәткәрнең тырышлыгын лаеклы бәяли, һәм ул баш ветеринария табибы вазифасына күчерелә.

    “Андрей Николаевич карантин, ветеринар-санитария профилактикасы, дәвалау һәм сәламәтләндерү чараларын башкаруны оештыру буенча зур эшләр үткәрә, – ди агрофирма директоры урынбасары Ранис Мәүлиханов. – Эшчән, максатчан, куелган максатларына ирешүдә нык тора, хезмәт коллективында абруй казанды”.
    Фермада аның белән бергә эшләүче кешеләр дә мәрхәмәтлелек, җайга сала белү осталыгын һәм эш­тә килеп чыккан четерекле мәсьәләләрне ыгы-зыгыларсыз хәл итә белү сыйфатларын билгеләп үтәләр. Андрей Николаевичның Жуково авыл җирлегендә депутат булып торуы да кешеләрнең аңа карата  ышанычлылыгын раслый. Фермадагы мөгезле эре терлекләр алты терлекчелек бинасында урнашкан, меңнән артык мал-туар исәпләнә һәм бертуктаусыз игътибар таләп итә. “Минем бурыч – көтүлекне саклауны тәэмин итү, – ди ветеринария табибы. – Безнең сыерлар ай саен кырыгышар бозау үрчеме бирәләр, бу аерым кайгыртуны таләп итә, алар нык һәм сәламәт булып үсәргә тиеш”.

    Андрей Николаевич­ның тырыш хезмәте өчен район дә­рә­җәсендәге бүләкләре бар, ә узган елны аңа “ТР муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясенең Рәхмәт хаты тапшыр­ганнар, язмабыз герое әйткәнчә, бу “яңа казаныш­ларга этәргеч бирә”.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: