Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Үзеңне кирәкле итеп тою мөһим

    Жуководан Павел Горшков район ­терлекчелегендә кырык елдан күбрәк хезмәт куя

    (Тәтеш, 12 октябрь, "Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова, Елена Калашникова фотосы). Ул Иске Сумароково авылында туа һәм мәктәпне тәмамлаганнан соң, алга таба кайда барырга кирәк дип уйланмый, чөнки аның күпчелек дуслары Монастырскийдагы СПТУда укып, җиңел генә эшле дә булганнар. Шулай ук ул да киң профильле механизатор булып, Жуково кырларында тракторчы булып эшли башлый.

    Павел армиядә хезмәт итеп, туган ягына кайта һәм фермада сыер савучы булып эшләргә керешә. “Сыерлар күп һәм товарлыклы-сөтчелек фермасында сыер савучылар сигезәр кеше иде, – дип искә төшерә терлекчелек тармагы ветераны.  – Хезмәт авыр, әлбәттә: саву аппаратлары булса да, кул белән дә саварга туры килде, азыкны атлар белән ташыдылар, аны кул белән тараттык, минем тәрбиядә 28 сыер исәпләнде. Савым буенча беренче урыннарны биләдем”.
    Павел Геннадьевич хезмәт юлы дәверендә, үзе әйткәнчә, барысында да бераз-бераз эшләгән, машина белән саву операторы да, атта эшләүче дә, атлар караучы да булган. Әмма нәрсә белән генә шөгыльләнсә дә, теләсә нинди эшне һәрвакыт җаваплы итеп башкарган. Аның хезмәт исемлегендә үзенең “Колос” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелегеннән бирелгән, район дәрәҗәсендәге бүләкләре бар. Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү чарасына баруы турында горурланып сөйли, анда аңа тантаналы рәвештә грамота һәм истәлекле бүләк тапшырылган. Районның агросәнәгать комплексы системасында намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен бирелгән бүләкләренә быел район бәйрәмендә тапшырылган Мактау грамотасы да өстәлгән.

    Павел Геннадьевич хәзерге вакытта – лаеклы ялда, әмма күңеленә якын коллективтан китәргә теләми, агрофирма фермасында каравылчы булып эшли. “Безнең “интернационал” бик тату, бердәм, һәркем киңәш бирә һәм ярдәм итә, – ди ул. – Бик яхшы шартлар булуга сөенәм, җитәкчелек безнең хакта кайгырта: терлекчелек биналарында якты, иркен, һәр җирдә заманча сөт үткәргечләр, азык өләшү, тирес  чистартып чыгару җайланмалары урнаштырылган. Техника нинди дәрәҗәгә җитте – хәтта каравыл һәм иминлек өчен видеокамералар бар. Шулай булгач, әле сәламәтлек мөмкинлек биргәндә коллективта булам – эшләячәкмен”. 

    Павел Геннадьевич йорт хуҗалыгындагы мал-туарны хатыны Галина белән бергә карый, яшелчә бакчасында икәүләп эшлиләр. “Ирем кыяр һәм виноградны бик яхшы үстерә, аның кулы тигәч, җиләк-җимеш тә бик уңа”, – ди хатыны. Балалары һәм оныкларының кунакка кайтуы әби белән бабай өчен гаилә бәйрәменә әверелә.  

    “Тәтеш ягы минем туган җирем булуына сөенәм, биредә кече ватаным, авылдашларым, биредә мин үземне кирәкле итеп тоям”, – диде әңгәмә ахырында язма героебыз.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: