Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Зәңгәр буалар ягы

    Бессоново – Тәтеш районында борынгы авыл, ул беренче тапкыр 1678 ел датасы белән телгә алынган.

    (Тәтеш, 16 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Елена КАЛАШНИКОВА, автор фотолары).   Табигатьтән көз исе аңкый, әмма көннәр элеккечә үк аяз һава торышы һәм җылы кояш нурлары белән сөендерә.

    Торак пунктка кадәр – асфальт, шуңа күрә без Бессоноводагы төп урамнарның берсенә бернинди кыенлыкларсыз килеп ирешәбез. Язу кенәгәсендә төгәл адрес юк, ләкин авыл кешеләре белән аралашу шуның белән кызыклырак булырга тиеш тә инде, чөнки көтелмәгән очрашулар шактый гына якты ачышлар алып килә.
    Үзәк урам – Стахановскийга керәбез, һәм шунда ук диярлек сулга борылабыз. Күпчелек корылмаларның тышкы күренеше күзләрне иркәли: акка зәңгәр бизәкләр төшереп ясалган тәрәзә йөзлекләре, кирпеч йорт стенасын матурлап кыргый виноград үрелеп үскән... Тынычлык, тынлык, талгынлык, нибары кайнар җил генә үләннәрне кипкән җиргә сыйпый. Территория­ләрне карап чыгарга ниятлим. Сукмак чокырга алып бара, аның икенче ягыннан өч өйне күреп була, әмма анда кадәр барырга батырчылык итмим, башка юнәлешкә борылам.

    Каршыма урта яшьләрдәге ике хатын-кыз килә, алар аш мәҗлесе булуын хәбәр итәләр, “бүген бөтен авыл шунда булачак, һәм өлкән буын белән көннең икенче яртысында аралашырга туры килер, мөгаен”, диләр. Ләкин, уйлап торгач, шуларның берсе, Любовь Солдатова сөйләшер өчен бераз вакыт таба алачак әле дигән нәтиҗәгә килә. Һәм без өчәүләп җирле кешеләрнең барысы да диярлек җыелган йортка барабыз. Капка төбендә көтеп калам, ә берничә минуттан мөлаем йөзле Любовь Степановна да чыга. Аңа – 81, Бессоновода туган, бүгенге көнгә кадәр биредә яши, дөрес, кышка балалары янына Ульяновскига китә. Яңа танышымның борынгы авылның үткәне турындагы хатирәләре белән уртаклашуын үтенәм. “Бессоново зур, 500 йорт бар иде. Кайчандыр чиркәү дә булды, әмма анда мәктәп урнашканлыгы күңелемә кереп калган. Ворошилов исемендәге колхозда төрле эшләрдә хезмәт куйдым, балакаем. Ә биредә (йорт янәшәсендәге чокырга күрсәтә) Учаев буасы иде, ул зур һәм анда балыклар йөзеп йөрде”, – дип сөйли Любовь Степановна. 

    – Сулыкны нигә Учаев дип йөрттеләр?” – дип сүзен бүлдерәм аның.

    – Бездә Иван Кириллович Учаев рәис иде, ул вакытта колхоз миллионер булды. Буаларны бик карады, 80нче елларда алар Бессоновода тагын ундүрт иде, хәзер нибары дүрт, – дип җавап бирә өлкән хатын-кыз.
    Җирле яшәүчеләр сөйләмендә торак пунктларның исемнәре кайдан килеп чыгуы турындагы юрамалар һәрвакытта миндә аеруча да кызыксыну тудыра. “Бессоново беренче күчеп төпләнүчеләрнең дошманнардан куркып, еш кына төннәрен йокламыйча, үз урыннарын сак­лауларыннан барлыкка килгән диләр”, – дип минем кызыксынуымны канәгатьләндерә Любовь Степановна. Авылда Югары Курмуш (урманга илтә торган урам), Алопе (мордва теленнән тәрҗемә иткәндә: “түбән”), Шаталовка булуы турында да сөйли ул. 
    Бессоновода Троица бәйрәмендә Овчинниковлар гаиләсе ярдәмендә күптән түгел күмәк күңел ачу үткәрелә башлаган. Озак еллар мондый күренешләр биредә бер дә булмаган. Әмма Любовь Степановна яшь чагында дини бәйрәмнәрне ничек итеп билгеләп үтүләрен яхшы хәтерли. “Беренче көнне буага бөтен авыл белән җыелып бардык, каен ботакларыннан такыя­лар яса­дык һәм аларны суга йөздереп җибәрдек: кемнеке озаграк батмый тора, шул озак яшәячәк. Ә икенче көнне “аюларны” киендердек (автор искәрмәсе: борынгы мордва йоласы), йорттан-йортка йөрдек, җырладык, ирем Петр Тимофеевич гармун уйнады. Өченче көнне Югары Тарханга бардык, анда безне инде чуашлар матур атлас күлмәкләр киеп көтеп торалар, тимер акчалардан ясалган башлыклар кояш нурында күзләрне чагылдырып ялтырый иде. Аннары барыбыз бергәләп Бессоновога кайтабыз, урамда рәхәтләнеп биибез”, – дип уртаклаша әбекәй.
    Ул чиләкләрдә тозланган гөмбәләр, уылган бәрәңгедән пешерелгән көлчәләр, һәрбер йортта үскән күп балаларның тавышыннан гөрләп торган урамнар хакында сөйли. Шул чаклардан соң күпме сулар аккан...
    Өйнең ачык тәрәзәләреннән гыйбадәт җырларының көе ишетелә: мәҗлес ахырына якынлаша, Любовь Степановна авылдашлары янына ашыга. Безгә дә кайту ягына кузгалырга вакыт.
    Менә юл буендагы кә­шәнә, тәмле алма уңышына бай бакчалар да артта кала, зәңгәр буалары һәм гасыр­ларга тиң гореф-гадәтләре булган җир­ләр офык артында югала бара...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: