Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Денис Сафиуллин тәтешлеләргә киңәш бирә

Ут сүндергеч ярдәмендә янгынны ничек сүндерергә.

(Тәтеш, 6 июль, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районының янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Денис Сафиуллин тәтешлеләргә киңәш бирә.

Әгәр янгын чыгу очрагына юлыксагыз, ул чакта ком, су, одеял яки калын җәймә кулланып, бик тиз эш йөртергә кирәк. Кул астыгызда янгын сүндергеч булса, бигрәк тә яхшы, чөнки бу ут белән көрәшү өчен башлангыч кулланылышта  иң кирәкле әйбер.
Янгын сүндергечне бик зур нәтиҗәгә ирешерлек итеп файдаланыр өчен, оста эш йөртә белү зарур, чөнки сүндергеч агымының сиптергече нибары берничә секундка гына сузыла, шул арада сезгә аны мөмкин кадәр каты итеп тотарга һәм турыдан-туры ялкын өстенә юнәлтергә кирәк. Әгәр сезнең карамакта порошоклы яки углекислоталы ут сүндергеч булса, бигрәк тә әйбәт.

Янгынны тиз арада сүндерер өчен кирәк: 
Ут сүндергечнең бикләвеч алкасын ачарга;
Агым кирәкле урынга туры килерлек, ә җил сезнең җилкә артына исәрлек итеп басарга – болай иткәндә сүндерү катнашмасы сезнең битегезгә түгел, ә нәкъ тә янгынга сиптерәчәк;
Агымны янгынга юнәл­тергә. Ут сүндергечне дөрес куллану янгынны тиз арада юк итү мөмкинлеген бирәчәк. Янгын машинасы соңарып килгәнне көткәнче, бу аеруча да әһәмиятле. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X