Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Киләчәккә планнары – гаять зур

Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте студентлары ел саен “Ворлдскиллс” (WorldSkills Russia) чемпионатында катнаша.

(Тәтеш, 18 март, "Тәтеш таңнары", Татьяна КУЗНЕЦОВА (автор фотолары)). Уку йорты базасында “Коткару эшләре” төре буенча чемпио­натның төбәк этабы даими уза, анда курсантлар һәрвакытта югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Әмма коткаручылардан тыш, абруйлы бәйгедә булачак информатиклар да, булачак физкультура укытучылары да катнаша.

Деонисий Романов – “Кулланма информатика” белгечлеге буенча соңгы курс студенты. Яшь булуга карамастан, һөнәр сайлауга аңлы рәвештә килүен яшерми. Киләчәктә белгечлеге буенча эшләргә ниятли. Ул узган уку елында “Ворлдскиллс” (WorldSkills Russia) чемпионатының төбәк этабында катнашуын, анда катлаулы булуын әйтә. Үткәннәр хакында сүз чык­кач, яхшы нәтиҗәгә ирешү өчен көндәлек ныклы әзер­лек әһәмиятле, дип саный. 

Буадан килгән беренче курс студенты Максим Ишимов көллиятне тәмамлаганнан соң, физкультура укытучысы яки тренер булачагына ышана. “Минем әни педагог, ә мин алты яшьтән – футбол, мәктәптә бас­кетбол һәм волейбол белән мавыктым. Башта “Гадәттән тыш хәлләрдә саклау” бүлегенә ке­рер­гә уйладым, ләкин шулай да физик культураны сайладым”, – дип сөйли ул. Максим – “Физик культура, спорт һәм фитнес” төре буенча “Яшь профессионаллар” VI төбәк чемпионаты катнашучысы. “Куелган барлык таләпләрне студент кимчелекләрсез үтәде. Әмма җиңәр өчен бераз тәҗрибә җитмәде. Нәтиҗә – өченче урын”, – ди Максимны әзерләү белән шөгыльләнгән көллият укытучысы Айрат Ибраһимов. 

Ирина Алентьева “Ворлд­скиллс”та (WorldSkills Russia) “График дизайны” төрендә ике тапкыр катнашкан. “Унбер яшьләр тирәсендә компьютер белән кызыксына башладым, әтинең ничек итеп компьютерда уеннар уйнавын балачактан ук күзәттем, аннары мин дә мавыгып киттем. Әгәр процессорның тышкы һәм эчке системасы белән нинди дә булса проб­лемалар килеп чыкса, аларны үзем хәл итәргә тырыштым”, – дип уртак­лаша кыз. Ул үзенең “Ворлдскиллс”та катнашуын бәяләп бетергесез тәҗрибә дип саный, ул аңа алга таба кирәк булырга мөмкин. Кызның киләчәккә планнары гаять зур: хәзер ул мөстәкыйль рәвештә япон һәм инглиз телләрен өйрәнә, читтән торып укырга һәм эшләргә тели. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев