Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мордва авылларында – “Кызыл таллы якшәмбе”

Һәр халыкның үз йолалары, бәйрәмнәре һәм традицияләре бар, алар тәрбияви һәм әх­лакый әһәмияткә ия һәм буыннан-буынга тапшырыла.

(Тәтеш, 4 сентябрь, "Тәтеш таннары"). “Эрьбан салмат” (“Кызыл таллы якшәмбе”) мордва йоласы турында Киртәле авыл китапханәсе китапханәчесе Галина Абраконова һәм Киртәле авылы мәдәният йорты директоры Татьяна Абраконова сөйләде.

– Мордва халкының үз йолалары бар, алар табигатькә, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә һәм бер-берләренә карата булган рәхмәт һәм хөрмәт хисләре белән сокландыра. Без мордва авылларында борынгы вакытларда билгеләп үтелгән онытылып баручы шау-шулы һәм күңелле бәйрәм турында искә төшерергә булдык. Мор­дваларда тал зур ихтирамга лаек. Риваять буенча, ул кешеләргә һәм хайваннарга сәламәтлек, тормыш көче бирү үзлегенә ия. Ял көне алдыннан кызлар һәм егетләр кемнең дә булса өендә җыелып “Эрьбань салмат”ны (“Кызыл таллы якшәмбе”) уздыралар. Борын-борыннан мордва халкы һәр мөһим эш, зур бәйрәм алдыннан мирас­ка калган шәмне кабызалар һәм үз аллалары Шкаядан хәер-фатиха сорыйлар.

Кунаклар бәйрәм табыны артына җыелалар, ә соңыннан “Кызыл тал чыбыгы” дигән уен үткәрәләр. Катнашучылар түгәрәккә басалар, ә уенны алып баручы кулына тал чыбыгы тотып йөгереп йөри һәм ул аның белән уеннарда катнашучыларга кагылып ала. Ул кагылган кеше сикереп чыгарга тиеш: әгәр өлгерми калса, шул алып баручы була. Уеннан соң барысы да ике рәткә тезелеп, алар арасыннан үтүчеләргә тал чыбыгы белән сугалар һәм мондый теләкләр әйтәләр:
“Кызыл тал кебек көчле, 
Аның тамырлары кебек  сәламәт,
Һәм Җир кебек шулай ук бай бул!”

Такмаклар җырлыйлар, бииләр. Күңел ачу төнгә кадәр дәвам итә, ә иртән яшьләр кызыл тал ботаклары белән авыл буйлап йөриләр һәм җырлар җырлыйлар. Төшкә таба бөтен авыл елга ярына җыела, анда үзенә бер төрле җыр бәйгесе башланып китә: мордва халык җырын һәркем барысыннан да ях­шырак җырларга тырыша, – ди­ләр мәдәният хезмәткәрләре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев