Почтальон алыштыргысыз, почтальон кирәкле
Почта әрҗәсеннән яраткан гәҗитне яки башка корреспонденцияне алганда, без хат ташучының хезмәте күзгә күренми торган, әмма шулкадәрле кирәкле икәнлеге турында уйлап та карамыйбыз.
(Тәтеш, 7 декабрь, "Тәтеш таңнары, Ирина Ефимова). Бүген без шәһәрдәге почтальоннарның хезмәте хакында сөйләрбез. Тәтешнең почта эшкәртү һәм ташу цехы начальнигы Наталья Щербакова хәбәр иткәнчә, шәһәр 15 илтү участогына бүленгән, аларга 16 хат ташучы хезмәт күрсәтә.
Почта хезмәткәрләре үзләренең эш көннәрен сәгать сигездә башлый. Төрле корреспонденцияләрне таратыр алдыннан алар башта килгән почтаны тәртипкә китерә. Ә аннары, иртәнге сәгать 10нар тирәсендә, үз участоклары буенча барлык корреспонденцияләрне таратырга өлгерер өчен, шәһәр урамнарына чыга. Әгәр үтелгән юлны уртача алып исәпләсәк, хат ташучы гәҗит-журналлар белән бергә 3тән алып 6 кило авырлыктагы сумканы күтәргән килеш йөри һәм якынча 4-5 сәгать вакытын сарыф итә.
“Почтальоннарның коллективы дус, – ди Наталья Николаевна. – Людмила Борисова, Гүзәл Гәзизуллина, Иван Зиновьев, Галина Клементьева, Нина Матина, Наталья Пронина кышкы бураннарда һәм җәйге эсселәрдә үзләренең хезмәтләрен берничә дистә елдан артык алып бара. Әгәр берәрсе чирләп китсә, кешеләрне корреспонденцияләрсез калдырмас өчен, аның участогына бөтен коллектив чыга”.
Алар үзләре йөри торган урамнардагы һәркемне дә диярлек исеме һәм әтисенең исеме белән генә түгел, хәтта алар тормышындагы кайбер мәгълүматларны да беләләр. Пенсионерлар өчен почтальон – “үз кеше”. “Шундый чаклар була, пенсия яки хат китерсәң, аралашмыйча һич кенә дә китеп булмый, – дип уртаклаша хат ташучылар. – Ягымлы итеп каршы алган өйләргә керү дә күңелле”.
Баш мөхәррир Инга Сәфәровадан призлар белән “Авангард” гәҗите редакциясе тарафыннан һәр ярты еллыкта уздырыла торган район күләмендәге почтальоннар бәйгесе матур гадәткә кертелде. Абунә кампаниясен билгеләнгән планнан арттырып үтәү – төп шарт. Светлана Филиппова (рәсемдә: икенче рәттә уңнан беренче) агымдагы ярты еллыкта “Тәтеш шәһәренең иң яхшы почтальоны” номинациясендә җиңүче булды. “Үземнең участокта ике күп фатирлы йортны йөреп чыгам, ә калганнары – шәхси сектор, шулай итеп барлыгы өч йөздән күбрәк адресат булып чыга. Үз көчемне тигез файдаланыр өчен, почтаны әйләнеп кире кайтмаслык итеп таратырга кирәк. Шундый маршрут буйлап мин 11 ел йөрим, – дип сөйли Светлана Васильевна. – Элек “Авангард” басылып чыккан көндә шулкадәрле чакрым узуымны уйламаган да идем, ә хәзер сәламәтлек беләзеге күрсәткече буенча белдем – 15 чакрым. Зарар юк, бары тик тәтешлеләр генә гәҗитне рәсмиләштерсен иде, чөнки районның ничек яшәвен һәркемгә белү зарур”.
Аның әйтүенчә, аңа хәзер сирәк килә торган бәйрәм открыткаларын һәм күптән көтеп алынган хатларны хуҗаларына тапшыру, моңа җавап буларак рәхмәт сүзләрен ишетү һәм елмаюлы йөзләрне күрү икеләтә күңелле. Ә безгә елның теләсә кайсы вакытында почта әрҗәләребезгә килгән гәҗитләрнең яңа саны һәм хатлар өчен почтальоннарга рәхмәтне ешрак әйтергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев