Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Прививкадан соң үзеңне ничек тотарга?

Яңа коронавирус инфекциясеннән вакцина ясау дәвам итә.

(Тәтеш, 14 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Вакцинациядән соң үзеңне ничек тотарга, нәрсә эшләргә һәм нәр­сәдән ­сакланырга ки­рәклеге турында безгә Тәтеш үзәк район хас­та­ханәсе баш та­би­бы­ның эпидемиология мәсь­әләләре буенча урынба­сары Алмаз Юнысов сөйләде.

– Коронавирус – бик куркыныч инфекция, ул күңелсез тәмамланырга мөмкин. Без аңа каршы прививка ясатып, үзебезне генә саклап калмыйча, шулай ук якыннарга, гаиләгә һәм хезмәттәшләргә карата да инфекция таралмасын өчен җаваплылык, игътибарлылык күрсәтәбез. 

Прививка ­ясатканнан соң кайберәүләрнең, бөтен кешедә дә түгел әлбәттә, гриппка охшаш билгеләр – хәлсезлек, температура күтәрелү барлыкка килергә мөмкин – бу гадәти күренеш. Симптом терапиясе рөхсәт ителә – югары температураны төшерә һәм салкын тиюгә каршы әйберләр кулланырга була. Аллергия, югары температура, баш яки мускул авыртулары, тын кысылу, ютәл, томау төшү, тамак авырту, бу бигрәк тә өч көннән дә артык дәвам итсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, – дип кисәтә Алмаз Фәрит улы. – Бу чирнең билгеләре булуы да ихтимал.

Вакцинациядән соң беренче өч көндә физик эшләр башкару, мунчага һәм саунага керү киңәш ителми. Акрын гына душта юынырга була, әмма инъекция урынына су тидермәскә тырышырга кирәк. Шулай ук хәмер кулланмау зарур.

Вакцина ясалгач 35-42 көндә тулысынча иммунитет барлыкка киләчәк, шуңа күрә вакцинациядән соң бу вакыт эчендә коронавирус йоктырмас өчен барлык саклык чараларын үтәргә кирәк. Иммунитет барлыкка килгән вакытта битлек киеп йөрү, социаль аралыкны, шәхси гигиена кагыйдәләрен яхшылап үтәү зарур. 
Әгәр сез инде вакцина ясаткансыз икән, үз тәҗрибәгезне дусларыгыз һәм якыннарыгыз белән уртаклашыгыз. Бәлки, нәкъ менә сезнең сөйләгәннәрегез аларга мөһим киңәш булыр һәм прививка ясатырга кыюлыгы җитмәгәннәргә ­ышаныч өстәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев